Табиб Светлана Емекеева: «Грипп агрессив»
Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш терапевты вируслардан саклану чаралары турында сөйләде.
Югары температура, хәлсезлек, каты ютәл... Кайбер шәһәрдәшләр хәтта пневмония белән хастаханәгә эләкте. Чаллыда вирус йоктырып авыручылар саны һаман арта. Каникуллардан соң табибларга 2500 кеше мөрәҗәгать итсә, узган атнада 1000 кешегә арткан. Өйдә дәваланучыларны исәпкә алсаң, күрсәткечләр тагын да күбрәк. Табиблар вирус февраль-мартта гына чигенәчәк, дип фаразлый.
Вирус эләктермәс өчен нишләргә соң? Чирләгән очракта җиңел генә котылу чарасы бармы? Без 4нче шифаханәнең медицина профилактикасы бүлеге мөдире, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш терапевты Светлана Емекеевага мөрәҗәгать иттек.
- 4нче шифаханәдә йогышлы инфекцияләр белән авыручыларны күп кабул итәсезме?
- Шифаханәдә көн саен 50-60 кеше кабул итәләр. Моннан тыш, табиблар фатирлар буенча йөреп, 60ка якын кешегә медицина ярдәме күрсәтә.
- Чаллыда берьюлы ОРВИ, грипп һәм коронавирус таралуы турында сөйлиләр. Аларны ничек аерырга?
- Грипп тизрәк башлана, тән температурасы кинәт күтәрелә, 5 көн һәм аннан күбрәк тора. Агрессив. ОРВИ бераз җиңелрәк. Ләкин аның да парагрипп, аденовирус кебек 200дән артык төре бар. Коронавирус барыбызга да таныш. Исегездә булса, кемдер аны бик авыр кичерде, икенчеләре сизмәде дә. Һәр вирус кешедә төрлечә чагыла. Иммун системасы ныклыгына карый. Грипп вакытында бер препаратлар, коронавирус вакытында икенче дарулар кулланыла. Шуңа күрә аны башта ачыкларга кирәк.
- Вирусларны ничек ачыкларга соң?
- Экспресс-тест ярдәмендә. Һәр шифаханәдә респиратор инфекцияләр белән авыручыларны аерым кабинетта кабул итәләр. Шунда ук грипп, ковидка тест та уздыралар. Ул берничә минут эчендә әзер була. Күпләр үзләре өйдә дәвалана башлый, препаратлар эчә. Хәле җиңеләймәсә генә табибка мөрәҗәгать итәләр. Тест үткәргәндә андый кешеләрдә нинди вирус икәнен белү кыенлаша, чөнки кулланган дарулар бөтен картинаны чуалта. Нәтиҗәдә дәвалану курсы да дөрес бирелмәскә мөмкин. Шуңа күрә үзеңне начар хис итү, тән температурасы югары күтәрелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Хәзер табиблар графигыбыз тыгыз диләр. Аларны кайсы очракта өйгә чакыртырга була?
- Өлкән яшьтәге, авыр хәрәкәтләнүче пациентлар һәм тән температурасы 38дән югары булган шәһәрдәшләр табибны өенә чакырта ала. Симптомнары ул хәтле көчле булмаган яшьләргә яшәү урыны буенча урнашкан шифаханәгә килергә кирәк. Аларны да тикшереп, дәвалану билгеләячәкләр. Өзлегүләр булса, стационар дәвалануга җибәрү каралган. Шуны искәртәсем килә: туп-туры йогышлы авырулар хастаханәсенә барырга кирәкми. Анда авыр хәлдәге пациентларны кабул итәләр.
- Респиратор вируслар нәтиҗәсендә нинди өзлегүләр булырга мөмкин?
- Иң куркынычы - вируслы пневмония. Аннан башка синусит, отит кебек һ.б. өзлегүләр дә була. Иң мөһиме - үз белдегең белән өйдә дәваланырга ярамый. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өзлегүләр булса, яңадан дәвалану курсы билгеләнәчәк.
- Вирусларга каршы ничек торырга?
- Респиратор этикет булдырырга кирәк. Чирли торган кешеләр белән аралашмый торырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә, хроник авырулары булган шәһәрдәшләргә, бәби көтүче әниләргә кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә. Мөмкин булмаса, битлек кияргә кирәк. Кулларны ешрак сабынлап юарга, я салфетка, антибактериаль спрейлар кулланырга кирәк. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару сорала: дөрес туклану, саф һавада йөрү. Вакытында гриппка каршы вакциналар ясату да хәерле. Прививкаларны августтан декабрьга кадәр ясыйлар.
- Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы битлекләр кертү турында сөйли.
- Иң беренче чиратта респиратор вируслар йоктыру куркынычы астында булган кешеләр үзләрен сакларга тиеш. Җәмәгать урыннарында битлекләр киеп йөрергә киңәш итәр идем. Алар барыбер әзме-күпме инфекцияләрдән саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев