Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Талпаннар апрельдә үк активлашырга мөмкин

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.

Любовь Авдонина фаразлавынча, быел Татарстанда иксод талпаннары гадәттәгедән иртәрәк активлашачак һәм аларның саны да күп булырга мөмкин. 

Белгеч әйтүенчә, яз җылы килсә, талпаннар апрель аенда ук активлаша башлый. Гадәттә алар +1…+5 градус җылылыкта «уяна», ә һава температурасы +10 градуска җиткәч, актив фазага күчә һәм кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркынычка әйләнә.

Шуңа күрә төбәк хезмәтләре паркларны һәм ял итү зоналарын гадәттәгедән иртәрәк эшкәртә башларга тиеш. 

Любовь Авдонина талпан боррелиозы йоктыру куркынычы югары булуын кисәтте. Шуңа күрә кар эреп бетү белән табигатькә чыкканда репеллентлар кулланырга, ябык кием киергә, йөреп кайткач тәнне тикшерергә киңәш итә.

Табиблар талпаннардан саклану өчен прививка ясарга киңәш итәләр. Вакцинацияне көзен башламаганнар беренче прививканы мартта ясатырга тиеш. Вакцинация 2 тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал – 1 ай. Вакцинациядән соң  кимендә 2 атна узгач иммунитет барлыкка килә, шуңа күрә прививка ясату курсын – 2нче прививка ясатуны  табигатькә киткәнче кимендә 2 атна алдан тәмамлау зарур. 

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Яшәү өчен инфрастурктура» илкүләм проектык сак булыгыз: талпаннар