Ураза яман шеш күзәнәкләрен дә үтерә
19 февральдән мөселманнар уразага керде. Бу чорда туклану режимы үзгәрә, организм озак вакыт ач тора. Бик көчле детокс, ягъни чистару процессы башлана.
Фәнни телдә аны «аутофагия» дип атыйлар. Аның тәэсирендә организмнан зарарлы күзәнәкләр чыга, тәнебез үзеннән-үзе савыгу, сәламәтләнү процессын башлый.
Ураза яман шеш күзәнәкләрен дә үтерә, кан басымын нормага сала, вицераль майны (эчке органнар тирәсендә җыелган артык май) киметә, баш авыртуларыннан дәвалый, ялкынсыну процессларын баса.
Шулай ук бу арада ашкайнату системасы ял итә, организмдагы токсиннар, холестерин күләме, артык авырлык кими. Ураза деменция, Альцгеймер авыруларына каршы да бик яхшы профилактика булып тора, хәтерне дә яхшырта. Әмма ач тору хроник авырулары булган кешеләргә килешеп бетмәскә дә мөмкин. Андыйларга иң элек табиб белән киңәшләшү зарур!
Организмга артык авырлык килмәсен һәм аңа савыгу юлында киртәләр булмасын өчен дөрес итеп туклана белергә кирәк.
Иң элек, сәхәр вакытындагы туклануга игътибар бирү мөһим. Кояш чыгарга ике сәгать кала ашау көн буена энергия биреп торырга тиеш. Тәлинкәдә углеводлар күбрәк булса, алар тиз үзләштереләчәк һәм энергия җитмәячәк. Шуңа күрә менюны баланслы итеп төзү шарт, төп урынны аксымлы ризыкларга бирү шарт. Мәсәлән, ит, эремчек, балык, йомырка һәм дерелдәвеккә (холодец). Алар янына парда, суда пешкән яки чи яшелчәләр өстәргә була. Яшелчәләр организмны витаминнар белән тәэмин итәчәк.
Сыйфатлы терлек майлары кушу да яхшы булыр. Сыер, ат мае, сары май, сыр – әнә шулар. Туклыклылык хисе озаграк саклансын, кандагы шикәр күләме нормада торсын өчен катлаулы углеводлар да өстәү шарт. Глютенсыз ярмалар булса да әйбәт: карабодай, борай, тары, борчак, ясмык, арпа. Ашагач, 15-20 минуттан соң үлән чәе эчәргә була.
Авыз ачканда су, хөрмә җимеше кабып кую яхшы. Су организмдагы метаболик процессларны көйләп җибәрсә, хөрмә җимеше, гликемик индексы югары булу сәбәпле, бик тиз хәл кертә, энергия бирә. Ләкин аның белән бик мавыкмаска кирәк! Авыз ачканнан соң 20-30 минут үткәч кенә тагын берничәне ашарга була.
Ифтарны озак кайнаган сөяк шулпасыннан башлау яхшы булыр. Ул аксымга, майга, файдалы аминокислоталарга бай. Көн дәвамында чистарынган эчәклек өчен менә дигән ризык булачак. Аннан соң яшелчә салаты, җиңел үзләштерелә торган аксым кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, балык, йомырка, тавык ите. Бавыр, субпродуктларга да өстенлек бирү мөһим. Алар организм өчен кирәкле тимергә, цинкка, бакырга, А, Е, D, В төркеме витаминнарына бай.
Ифтарда да файдалы майлар турында онытмау зарур. Зәйтүн, авокадо, чикләвек майлары файдалы булыр. Камыр ризыкларыннан баш тарта алмаган очракта, аларны ахырдан гына ашарга киңәш ителә. Беренчедән, кандагы шикәр күләме тиз күтәрелмәячәк, икенчедән, башка ризыклар белән туклангач, күп ашау ихтималы кими. Табында пробиотикларга бай ризыклар да булсын: әчетеп тозланган кәбестә, өйдә ясалган йогурт, кефир. Шулай ук яшел үләннәр турында да онытмаска кирәк.
Шуны да истә тоту шарт: ашаган вакытта ризыкларны яхшылап чәйнәргә кирәк. Моннан тыш ашыкмыйча гына ашау һәм ашказанының 1/3 өлешен генә ризык белән тутыру яхшы. Анда суга да, һавага да урын калырга тиеш.
Чәйне, югарыда телгә алганча, ашагач 15-20 минут үткәч эчү файдалы. Баллы ризыклардан, газлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга кирәк, чөнки алар хәлне ала. Баллы ризыкларны җиләк-җимешләр белән алыштырырга мөмкин.
Ифтар ашаганнан соң бер сәгать узгач, су эчә башлау мөһим. Ач торган вакытта токсиннар бүленә, аларны организмнан чыгарырга ярдәм итү өчен сыеклык кирәк. Шуңа күрә кимендә 1,5-2 л чиста, җылы, кайнамаган су эчелергә тиеш.
Сәхәр ашар алдыннан да, авыз ачкач та, ашказанында җәрәхәтләр булмаса, 1 калак табигый алма серкәсе салынган 2 стакан су эчү дә яхшы булыр. Суның калган күләмен ифтардан соң сәхәргә кадәр әз-әзләп эчеп торырга була.
Ашаган ризыкларыбыз сәламәт булсын! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын! Шул вакытта Рамазан ае безнең җаныбызга да, тәнебезгә дә сихәт өстәр.
Чулпан Мөхлисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев