Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кардиолог Айгөл Фасыйхова: «Холестерин югары булса, өстәмә тикшеренү яхшы»

Кан анализы холестеринның югары булуын күрсәткән кешеләргә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Холестерин күләме ни сәбәпле күтәрелә? Кан анализында күләме зур булса, борчылырга сәбәп бармы? Бу очракта нинди өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк? Әлеге сорауларга Чаллының 5нче хастаханәсе кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Айгөл Фасыйхова җавап бирде.

– Айгөл Рәдисовна, кан анализы холестеринның югары булуын күрсәткәндә борчылырга сәбәп бармы?

– Пациентның яшен, башка авырулары бармы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Әгәр ул яшь һәм җитди авырулары юк икән, артык борчылырга кирәкми. Бу очракта йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче сәбәпләрнең булу-булмавын билгеләү мөһим. Сүз артык авырлык, зарарлы гадәтләр – алкоголь, тәмәке тарту, хәрәкәт җитмәү турында бара. Тулаем алганда холестерин организмга кирәк. Аның 75 проценты кешенең бавырында эшләп чыгарыла. 15 проценты ризык белән керә. Холестериннан бөер өсте бизләре, җенес гормоннары, үт кислоталары ясала, ул күзәнәкләр өчен төзелеш чималы булып тора, баш мие дә шуннан тора. Яшь кешенең холестерины күп булса да, ул аны кулланып бетерә. Ә инде яшәү рәвеше сәламәт булмаса, өстәмә тикшеренү яхшы.

– Сүз нинди тикшеренүләр турында бара?

– Диспансеризация вакытында холестеринның гомуми анализы ясала. Ул югары булса, липид спектрын ачыкларга кирәк. Шул вакытта халыкта яхшы һәм начар дип йөртелгән холестерин нисбәте күренә. Икенчедән, атеросклероз булу-булмавын тикшерү өчен муен тамырларына УЗИ үткәрү яхшы. Атеросклероз вакытында холестерин кан тамырларына эчке яктан ябышып, бляшкалар барлыкка килә. Өченчедән, калкансыман биз гормоннарының күләмен тикшерү мөһим. Әйтик, гипотериоз (калкансыман бизнең эшчәнлеге түбәнәю) вакытында да холестерин арта. Дүртенчедән, бавырга да УЗИ үткәреп, бавырның симерүе юкмы икәнен ачыклау яхшы. Шулай ук кандагы шикәр күләмен (гликированный гемоглобин) дә карарга кирәк. Бу диабетка якын хәлне алдан күрү өчен эшләнә.

 

Нинди билгеләр холестеринның югары икәнен күрсәтә? Бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Аерым билгеләр юк, тик моңа китерүче авыруларга игътибар итәргә була. Атеросклероз нәтиҗәсендә күп кешенең кан басымы күтәрелә. Баш миендә бляшкалар барлыкка килү инсультка яки инфарктка китерергә мөмкин. Кызганычка каршы, бу диагнозлар хәзерге көндә яшьләргә дә куела.

– Яшьләр кан басымының югары икәнен белмәскә дә мөмкин. Нинди очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Баш авырту, баш әйләнү, сәбәпсез арыганлык, хәл тиз бетү, хәтер начараю күзәтелсә, игътибарны туплау авыр булса.

– Холестерин югары булганда диета ярдәм итәме?

– Мин аны дөрес туклану дияр идем. Балачактан сәламәт гадәтләр кертү мөһим. Кайвакыт йомырка, майлар ашарга ярамый дигәнне ишетәм. Алай түгел. Колбаса, ысланган ризыклар, фаст-фудтан тыелырга кирәк. Башлангыч стадиядә бу ярдәм итә.

– Нинди дә булса даруларны профилактика өчен эчәргә буламы?

– Препаратларны бары тик табиб кына билгели ала. Чөнки һәр очрак үзенчәлекле һәм бик күп факторларны истә тоту мәҗбүри.

– Кайберәүләр статиннарга карата тискәре фикердә.

– Чыннан да, пациентлар бавырда холестерин ясалуны туктата торган бу препаратлардан курка. Кызганычка каршы, алар интернеттан күп мәгьлүмат алып бутала. Мин аларга витамин инструкциясе белән танышырга тәкъдим итәм. Күпләр аңа әһәмият бирми, ә укып, зыян китерү мөмкинлеген белсә, бәлки эчмәс тә иде. Статиннарны бөтен кешегә дә билгеләмиләр, бары тик катгый күрсәтмәләр булганда гына. Икенчедән, кайвакыт, әйтик, инфаркттан соң, стент куйган очракта аларны эчү мәҗбүри. Чөнки мондый саклык чарасы күрелмәгәндә бер елдан пацентның хәле кабат катлауланырга мөмкин. Бу очракта статиннарны курс белән түгел, даими эчәргә кирәк. Аннары пациентлар арасында алкоголь кулланучылар, тик моны яшерүчеләр бар. Статиннар куллана башлагач, алар бавырларына зарлана башлый. Тик бу очракта дарулардан түгел, алкогольдән баш тартырга кирәк. Ә кешеләргә бу авыр бирелә.

– Холестерин дәрәҗәсе нормада булсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

– Алкоголь, тәмәкедән тыш, соңгы арада киң кулланыла торган электрон сигаретлардан баш тартырга. Көн саен ким дигәндә 10 мең адым ясарга, чөнки мускуллар хәрәкәтләнгәндә артык холестерин «яна». Авырлыкны нормада тотарга. Җитәрлек ял итәргә, ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга. Чөнки арыган кеше күбрәк ашый һәм, нигездә, зыянлы ризыклар куллана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек