Зөһрә Вәлитова автор яңалыклары
-
Әнәс Шәрәфетдинов: «Ярты пенсиям күгәрченнәргә китә минем» - ФОТОЛАР
Чаллының 27нче бистәсендә яшәүче Әнәс Шәрәфетдиновның 200ләп күгәрчене бар. Ул алар өчен 2 катлы биек читлек дә төзеп куйган. Беренче катта биек оча торган Пермь, Сарапул шәһәрләреннән кайтарылган гади күгәрченнәр яши. Икенче катта - шаян, каурый аяклы күгәрченнәр.
-
Ремонтны бер елга иртәрәк ясыйлар
Шәһәрдәшебез Оксана Алеева 62нче комплекста 25 ел яши. Аны үз комплексында яңа йортларның күпләп төзелүе һәм шуның аркасында ишегалларында уңайсызлыклар барлыкка килү борчый.
-
Рәилә Хәйруллина: «Физик хезмәт картаерга ирек бирми»
Рәилә Хәйруллина 30 ел буе шәһәрнең 2нче комплексында җыештыручы булып эшли. Күпкатлы йортның тугыз подъездына ул берүзе хезмәт күрсәтә.
-
Әнәс Шәрәфетдинов: «Ярты пенсиям күгәрченнәремә китә»
Шәһәрдәшебез Әнәс Шәрәфетдинов 55 ел күгәрченнәр тота. – Үлеп яратам аларны. Кечкенә вакытта тартмада тота идем. 46 ел элек, 27\05 йортына күчкәч, балконыма 20гә якын күгәрчен алып килдем. Хәтерлим, әле үзебез күченеп тә өлгермәдек, ә күгәрченнәремне китереп куйдым инде, – дип искә ала Әнәс Ибраһимович.
-
Исерек Чаллы шоферы баланы бәрдерде
Бу хәл Тукай районының Бәтке авылында булды.
-
Татарстанда кызу булачак
Синоптиклар июнь ахырына кадәр Татарстанда бик җылы булачак, дип хәбәр итә.
-
Рамил Фәсхетдинов: «Бакчамда үскән чүп үләне дә файдалы»
Шәһәрдәшебез Рамил Фәсхетдинов «Бриз» бакчачылык ширкәтендә урнашкан участогында яшелчәләрдән тыш файдалы үләннәр дә үстерә. Бүген аның 17 сутый бакчасы урманны хәтерләтә. Нинди генә үләннәр юк анда! Үләннәр генәме соң әле? Нарат агачына кадәр үсә биредә. Бу кадәр үлән ни өчен кирәк Рамилгә? Нәрсә ясый ул алардан? Болар турында Рамилнең үзе белән сөйләштек.
-
Иртә карбызны ашарга ярыймы? - ФОТОЛАР, ВИДЕО
Быел карбызны җәй башында ук сата башладылар. Күпләр аны августта гына өлгерә дип саный. Бүгенге карбыз өлгергәнме, аны ашарга куркыныч түгелме? Без шәһәр базарларының берсендә әлеге сорауга җавап эзләдек.
-
69нчы мәктәпнең «Бушидо» командасы - беренче!
Казанның «Олимп» спорт комплексында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча инвалид балалар өчен Россия махсус олимпиадасының бөтенроссия спартакиадасы ярышлары узды.
-
Чаллыда бер кыз бала тәрәзәдән егылып төшеп вафат булган
Фаҗига якшәмбе көнне булган.
-
Сабан туеның матур мизгелләре - ФОТОЛАР
Бәйрәмнең төп мәйданында «Туган җирем – назлы бишегем» дип аталган театраль тамаша узды.
-
Чаллының төп мәйданында бәйрәмгә килгән олы кунакларны каршы алдылар
Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстанның сәнәгать министры Олег Коробченконы, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдиновны, шәһәр мэры Наил Мәһдиевны Сабан туе гүзәлләре каршы алды.
-
Сабантуй башланып китте. Халык милли уеннарда катнаша - ФОТОЛАР
Чаллының төп мәйданында Сабантуй бәйрәме башланып китте.
-
Чаллының 62нче мәктәбенә сайлап алу ни рәвешле башкарылачак?
Чаллыда 1нче июльдән 69нчы комплекста урнашкан 62нче санлы яңа мәктәпкә документлар кабул итә башлыйлар. Бу турыда мәктәп директоры Марс Гафуров хәбәр итте. Гаризаларны 42нче мәктәпнең 109нчы кабинетында кабул итәчәкләр.
-
Ришат Камалов: «Көрәшчеләргә машинаны җирәбә белән уйнатсыннар иде»
Иртәгә шәһәребездә Сабантуй бәйрәме. Аны милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Көрәш элек-электән Сабантуйның күрке булган.