Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Без кая эләгербез микән?

Трамвай көткәндә каяндыр авылдан килгән бер ир белән сөйләшеп киттек.

 Уразага керәме, юкмы икәне белән кызыксындым инде. «Булмастыр, – ди авыл агае, – сәламәтлек шул бераз гәүдәне йөртерлек кенә калды бит, элек колхозда зарарлы эшләрдә эшләдем».
Мәчетләре дә, муллалары да бар икән югыйсә.

«Безнең районда хәзер муллалар элеккеге партия оешмасы секретарьләре кебек бит, – дип сүзен дәвам итте агай, – барлык чараларга чакыралар аларны, алгы рәткә утырталар. Авыл клубындагы, мәктәптәге чаралар да алардан башка узмый. Сүз бирсәләр, тормышны дин белән бәйләп аңлатырга тырышалар. Кыямәт көне белән дә куркытып алалар. Уйлап утырасың инде – без кая эләгербез микән: оҗмаһкамы, әллә тәмугкамы, дип».

Оҗмаһ белән тәмуг кешеләрне күптән кызыксындыра инде. Мин үзем дә дин кешеләреннән аларның кайда урнашканлыгын сораштыргалыйм, төгәл җавап бирүче генә юк. Мин кечкенә чакта әткәй бабаларыннан калган кайбер китапларны кычкырып та укый торган иде, тик без, бала-чагалар, аңа колак салмагандырбыз инде. Шулай да бер шигырьнең берничә юлы истә калган, әле дә онытылмый:
Җиде кат җир астыннан, ди,
Чыгар зәһәр заман, ди.
Имансызларны җир йотар,
Җәһәннәм төбенә китәр.
Шул кечкенә чактан бирле тәмуг җир астындадыр кебек тоела миңа. Ә оҗмаһның кайда икәнен күз алдына китереп булмый. Хәер, елына дистәләрчә тапкыр чит ил курортларында ял итеп ятучыларга оҗмаһ шунда инде. Урлап, талап алынган байлыклары өчен кыямәт көнендә җир йотып, җәһәннәм төбенә китәрләрен дә уйлый белмиләр үзләре.
Теге авыл агае кебек, мин дә, оҗмаһ белән тәмуг тормышы чын булса, мин кая эләгермен микән, дип баш ватам. Бер акыл иясе әйткәнчә, хикмәт бит синең намаз укуыңда, ураза тотуыңда гына түгел әле, җирдә яшәгән вакытта нинди гамәлләр кылуыңа да бәйле. Ә ул гамәлләр Алаһы Тәгаләнең бизмәнендә кайсы якка авышыр берәү дә күз алдына да китерә алмый.
Кыямәт көне белән куркытып, оҗмаһ белән ымсындырып, халыкны тынычландырып торуның бер зыяны да юк. Әмма динне хөкүмәт белән артык берләштерү кирәкмидер.

Минем бер таныш әйтә: «Ул чакта халыкка тынгылык бетәчәк, чөнки дини җитәкчеләр «тиеш тә тиеш» дигән сүзне усалрак итеп кабатлый башладылар, салым инспекциясеннән дә хәтәррәк булулары бар», – ди.
Ураза аена керү уңаеннанмы, телефонга кемнеңдер бер язмасы килеп төште әле. Биология фәннәре докторы Пётр Гаряев тикшеренүләре турында ул. П. Гаряев кешенең ДНК-сын тикшерү буенча экспериментлар үткәрү белән шөгыльләнгән. Язма бик озын. Гаряев кеше тормышы, язмышы, сәламәтлеге, гомер озынлыгы ДНК-га бәйле икәнен дистә еллар буе экспериментлар үткәрү юлы белән ачыклаган. Аныңча, ДНК барлык нәрсәне аңлый, кирәк булса, организмны үзе дәвалый, иң мөһиме – үлемнән курыкмаска гына кирәк. «Мин арыдым, мин авырыйм, мин картаям, мин бернәрсәне дә хәл итә алмыйм», – кебек зарланулар исә кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый икән.
Гаряев фикеренчә, кеше тарафыннан әйтелгән һәр сүз, кылынган гамәл галәмнең мәгълүмәтләр кырына язылып бара. Дингә ышанасыңмы, юкмы – догаларны чын күңелдән уку мәгълүматлар кырыннан күп тапкырларга көчәеп үзеңә энергия булып кайтачак, дип исбатлаган ул.
Гаряев үз янындагы якыннарын, хезмәттәшләрен, дусларын кешенең гәүдәсе генә үлә, ә аңы мәңгелеккә галәмнең мәгълүматлар кырында кала дип инандырган. Барыбызга да тормышта дөрес яшәп, мәңгелек дөньяга күчкәч шул мәгълүмәтләр кырында очрашырга язсын.
Җәүдәт ХАРИСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш дин һәм тормыш ураза