Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Хатлар яздым утырып

Диспансеризация көне

Поликлиникадан диспансеризация үтәргә чакырдылар.

Киттем, сәгать сигезенче яртыда барып җиттем. Бөтен җирдә диспансеризация үтү турында игъланнар язып элгәннәр. Тиешле кабинет янына килеп бастым. Мин беренче идем. Әкренләп халык җыела башлады.
Бераздан ишек аша: «Керегез», – дигән тавыш ишетелде. Полисны күрсәттем, мине компьютер аша эзләп тапты табибә хатын-кыз. «Хәлегез ничек?» – дигән сорау бирмәде алай. Вак кына хәрефләр белән язылган дүрт-биш битле кәгазь тоттырды. Өч тапкыр исем-фамилиямне, адресны яздым. Компьютерда бөтен мәгълүмат та бар, ләкин дәфтәргә дә язып куйдылар.
Буйны, авырлыкны сорап язды, кан басымын үлчәде, прибор белән күзне тикшереп, язып куйды. Эреле-ваклы кәгазьләр белән өстәле тулган. Анализлар бирергә юлламалар алып чыгып киттем. ЭКГ кабинетына чират алдым. Халык күбәя башлады, берьюлы берничә кабинетка чират алалар. Китте буталыш, ләкин барыбер халык тыныч иде. Матур гына киенгән, күбрәк пенсия яшендәге кешеләр. Авыру кеше күрмәдем мин. Бар да чип-чибәр, ир-егетләр киң җилкәле, тап-таза кешеләр сабыр гына чиратта басып тора бирделәр.
Анализларны биреп бетергәч, участок терапевтына чират алдым. Кешеләр алдан язылып килгәннәр. Диспансеризация үтүчеләр язылмый. Военкоматтан килүчеләр бөтенләй чиратсыз үтә. Чиратта: «Табибларга язылып булмый», – дигән сүзләр ишеттем. Күп кеше анализлар сорап килгән.
Шәфкать туташы чыгып-кереп йөри, сорауларга җавап бирә, аңлата. Шулай кереп-чыгып йөри торгач, ишек бикләнеп калды. Көчкә ачтылар, соңыннан маска белән бәйләп куйдылар. «Үзебезгә төзәтергә туры килә», – дип офтанды икенче шәфкать туташы.
Үткән ял медицина хезмәткәрләре көне иде. Врачымны котлап булса да чыгармын дип, һаман көтеп утырам. Бик күптәннән эшли ул. Бик сабыр, ягымлы, кеше хәленә керә торган табиб ул. Шәфкать туташы да шундый!
Чират һаман җитми, сорадым. Полисны алып кереп китте, бераздан чыгып: «Сезгә кереп тормасагыз да ярый, анализлар әзер булгач килерсез», – диделәр. Мин башка диспансеризация үтмәскә булдым, врачларны жәлләдем. Бер кешегә булса да эшләре ким булсын!
Кайтып киткәндә, бер кешенең коляскада килгәнен, икенчесенең бер аяксыз килеш атлаганын күрдем. Исән-сау кешеләрне тикшергәнче, врачлар шундый кешеләрнең өйләренә бара алырлар иде, дигән уйлар белән кайтып киттем.
Алсу Х.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш диспансеризация