Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Ишегалдыбыз ялт итеп тора

Халык әйтсә...

Гомерем буе Яңа шәһәрнең 2/07 йортында яшим. Аллаһка шөкер, идарә итү компаниябездән уңдык. Безнең йортны, ишегалларын Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Минхәеров җитәкчелегендәге «Энтузиаст»лар идарә итү компаниясе тәртиптә тота.
Коллектив «2021 елны ТРда күпфатирлы йортлар белән идарә итү тармагында иң яхшы оешма» бәйгесендә беренче урын алып, республика буенча иң алдынгыларның берсе дип танылды. Бу юкка гына түгел – «Энтузиаст» һәрвакыт үсеш юлыннан атлый. Коллектив белән 14 елдан артык торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен үзенең биш бармагы кебек яхшы белгән тәҗрибәле белгеч Фәргать Сабир улы җитәкчелек итә. Ул компания эшен торак йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен искә алып оештыра. Шуңа күрә хезмәткәрләре халыкның үтенечен бервакытта да җавапсыз калдырмыйлар. Эшне һәрвакыт сыйфатлы итеп башкаралар.
Быел кар күп яуды. Шуңа карамастан, безнең ишегалды гел чиста. Җәяүлеләр дә рәхмәт әйтеп йөри. Машина йөртүчеләр дә канәгать. Ул гына түгел, безнең кебек әбиләргә уңайлы булсын өчен, аның хезмәткәрләре эскәмия асларын да кардан чистарта. Фәргать әфәндегә Аллаһның рәхмәте яусын. Безне шатландырган өчен гомере буе рәхәттә яшәсен.
Нәкыя Хәбибуллина,
2/07 йортында яшәүче хезмәт ветераны
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш кар чистарту «Энтузиаст» УК