Машиналар әсирлегендә
Күп булулары бер хәл, күбесе кайчак айлар буена да урыннарыннан кузгалмый бит.
Шәһәребезнең ишегалларындагы җиңел машиналарның күплегенә гаҗәпләнерлек. Күп булулары бер хәл, күбесе кайчак айлар буена да урыннарыннан кузгалмый бит. Шулай инде, йөрсәң дә, йөрмәсәң дә җиңел машина булдыру бер модага әйләнде кебек, чөнки машинасы булмаган кеше үзен башкалардан ким кебек хис итә торган заманда яши башладык. Билгеле, әгәр дә автокредит бирү кертелмәгән булса, шәһәрдәге машиналарның яртысы да булмас иде. Җитмәсә хөкүмәт һәр ел саен машиналар сатуны арттыра баруны кайгырта. Тик менә үзебезнең илдә эшләнгән машиналарны сату эше генә бик сүлпән бара, ул чит ил машиналарын кайтарып тутыру нигә кирәк булгандыр. Әллә ни мактамыйлар инде чит ил машиналарын да, бигрәк тә компьютер системасы еш кына киреләнеп тә ала икән.
Илебездә сатылган җиңел машиналарның һәр ел саен арта баруы, уйлап карасаң, җитди проблема. Шәһәребез йортлары янында инде болай да машиналар куярга урыннар җитми. Гадәттә һәр ел саен илебездә 1,33-1,55 млн машина сатарга планлаштырылса да, быел, мөгаен, 1,5-1,55 млн машина сатылыр дип көтелә. Димәк, торак йортлар янында торучы машиналар саны да артачак. Әлегә экология турында борчылучылар юк шикелле, ә бит шәһәребез урамнарыннан бертуктаусыз машиналар ташкыны агыла, алардан һавага күпме зарарлы матдәләр чыгуын күз алдына да китерәлмибез.
Сирәк кенә булса да кирәге чыкканга күрә машина тотарга мәҗбүр кешеләр өчен автомобильләрне прокатка бирү пунктлары проблемасы хәл ителсә яхшы булыр иде. Бу исә шәһәрдә машиналар санын киметергә мөмкинлек тудырыр иде дигән сүз.
Хөкүмәт яңа машиналар сатуны арттырып кына калмас, мөгаен, ничәдер ел йөргән машиналар санын киметү ысулларын да уйлап тапмый калмас. Югыйсә, ул кадәр күбәйгән машиналарны кая куймак кирәк. Җитмәсә, ел саен үзебездә җитештерелгән, чит илдән кертелгән машиналарны да ничек тә булса сатып бетерергә кирәк бит. Машиналар әсирлегендә яшәү котылгысыз шикелле, күнегергә туры киләчәк.
Җәүдәт Харисов.
/ Фото Татар-информ сайтынна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев