Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Балачак исләре

Балачак сагындыра

Әни исе… И, сагынып көтеп тора идем әнинең эштән төшкәнен. Кайтуына чишенгәнен дә көтеп тормый, кочаклап ала идем. Ул иснең тәмлелекләрен язып кына аңлатырлык түгел. Чынлап әйтәм. Энекәшем белән: «И, синнән тәмле ис килә», – дип, икәү бергә сарыла идек. Аннан бераз дару, бераз шифаханә һәм әни исе килә иде. 
Ул безнең үпкә авырулары диспансерында эшләде. Безнең авылдан якынча 3 км ераклыкта урнашкан. Ә анда тәүлек буе эшләтәләр, әнине юксынуны Бибигайшә әби бераз басып торгандыр инде. Һәммәбезне ул барлап үстерде. Аңа исә урман, җиләк, кукы һәм мичтә пешкән төш исләре сеңгән иде. Кукыны Әхмәтҗан бабай аланыннан җыя иде бугай, чөнки без туры юлдан менеп, Башбайга таба бара идек. Урман кукысын хәзер бер дә күргән юк дисәм, Васига чишмәсе буенда үсә бугай.
Кетердәп торган хуш исле ипине икесе дә җиренә җиткереп, чыпырдаган күәсен салып, камыр калайны тутыра башлагач, алагаем зур голландский мичкә тыгып пешерәләр дә, өстәлдәге кунага салып, шадра тастымал белән каплап куялар иде. Вәйт, аның исе, малай, вәйт! Минут та үтми, кискәндә пычакка ябыша, берничә ипинең сөйдергеч башы да, көйдергеч башы да безнең корсакларга кереп утыра. Әле повидло, әле кайнатма ягып, әле яңа аерткан каймакка писүк сибеп, урамга чыгып, дуслар белән бүлешеп ашый идек шуны.

Әни көн аралаш диярлек сепарат аера иде. Тиз дә, әкрен дә әйләндерәсе түгел – тужы урталыгы бар. Әйе, әле рәхәтләнеп тәлинкә ялый идек, аның тәмлелекләре... Юган шикелле ялт иттереп куя идек. Ай-яй! Бу урыннары бигрәк озынга китте, нокта куеп булмый хәтта. 

Әбекәем, балакаем, урманга бер сәбәпсез дә менгәләде, гөреҗдә дигән гөмбә дә җыеп төшәргә мөмкин иде. Аны элек авылда әче булганга бер дә җыймыйлар иде шул. Безнекеләр эмаль чиләккә керәнләп, яфраклап тозлап бастырып куялар да, тәмле исе тарала башлауга кетердәтә башлыйлар иде. Нигәдер пешереп тозламадык без аны. Әби хушы китә, ди торган иде. 

Балан бәлеше дә үзенчәлекле – әчкелт-төчкелтем исен таратып, мәмрәп кенә төчегә пешерелә иде. Ә эчлеген әни, әтинең әнисеннән, Зарифа әбиемнән ясарга өйрәнгән. Аны ясап, кайнатырга куюга авыздан сулар килә, ашыйсы килә генә түгел, әзрәк тәмләп тә куя идем инде мин. Әни генә шулай тәмле итеп ясый белә иде балан эчлеген. Шуңа да балан пирогы дип түгел, ә балан бәлеше дип аталгандыр. Ит бәлеше сирәк, көттереп килгән кунак шикелле генә табында урын ала иде. Күбрәк Коръән ашы белән Гает көнне коймак пешергән мичкә тыгып куйганнары истә.
Балачакның күңелне эретә торган исләре бихисап шул аның. Китап язарлык. Шулай да ахыры уйландыра башлады. Безнең киләчәк буын уйландыра.
Тәнзилә Нуриева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат балачак Безгә язалар