Эт асраучыларга карата кануннарны катгыйлатырга кирәк
Безгә язалар.
Айдар Сафин, пенсионер:
– Мине зур этләрне борынчаксыз урамда йөртүләре борчый. Ял көннәрендә оныкларым белән Табеев исемендәге Яр буена төшкән идем. Зур этләрне борынчаксыз, хәтта бауга бәйләмичә дә йөртәләр. Шунда ук балалар йөри. «Ник борынчаксыз йөртәсез? Куркыныч бит», – дигән идем. 40-45 яшьләрдәге ханым: «Ул тешләми», – дип җавап бирде. Этнең нәрсә уйлаганын белеп булмый бит.
Узган ел Казан янында бер хатынны этләр талап үтерде. Күптән түгел генә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә бер баланы харап иттеләр. Кыз бала авыр хәлдә хастаханәдә ята. Җан ярасы өстенә, ул күпме психологик травма алды. Кире үз халәтенә кайтса ярый да...
Җитәкчеләр эт асраучыларга карата катгый кануннар кабул итсеннәр иде. Хайваннарны түгел, кешеләрне сакларга һәм якларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев