Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчачы Лилия Мортазина: «Майда помидор ашыйбыз»

Помидор уңышын иртәрәк алу өчен нишләргә? Һәвәскәр бакчачы Лилия Мортазина тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Лилия ханым, бакча белән күптәннән кызыксынасызмы? 

– Мин үзем Түбән Кама шәһәрендә туып үстем, бүгенге көндә Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшим. Кечкенәдән әби-бабай бакчасына еш бара идем. Аларның участогы урман янында, үрдәкләр йөзеп йөри торган күлле, матур урында урнашкан. Бабай сортлы помидорлар үстерә иде, мин шуны күреп үстем. 

– Ә сез помидорның нинди сортларын яратасыз? 

– Январь уртасында Батяня, Тяжеловес Сибири, Краса Сибири дигән сортларны утыртам, май ахырында өзеп ашыйбыз. Икенче партияне соңрак, ачык грунтта, каплап куя торган материал астында үстерер өчен утыртам. Өченче партия үрентеләр - ачык грунт өчен. Төрле сортларны алам. 

– Туфракны ничек эшкәртәсез? 

– Туфракны сатып алмыйм, әби-бабайларым кебек җәен кычыткан үскән җирдән алам. Кыш көне шуны үрентеләр өчен кулланам. Ул җиңел була, бар нәрсә котырып үсә. 

– Орлыкларны әзерләү турында да сөйләгез әле. 

– Орлыкларын банкага салып, су өстим. Алар өстендә күгәрек элпәсе чыккач, саркытам, агып торган су белән юам, кәгазьгә куеп киптерәм. Күгәрек помидор орлыгын саклый, ныгыта, иммунитет бирә дияргә була. Гомумән, орлыкларны кәгазьдә саклыйм, чөнки кәгазь сулый. 

– Үрентеләрне туфракка ничек күчереп утыртасыз? 

– Орлыкларны үтә күренмәле пластик стаканнарга утыртам. Тамыры бөтен стаканны биләп алгач, күчереп утыртам. Моның өчен ике көн су сипмим, аннары туфрагын ватмыйча гына, ипләп, чиләк биеклегендә киселгән 5 литрлы пластик су савытына күчерәм. Ике атнадан һава торышын чамалап, көннәр җылыта башлагач (минус 2, 3 градус тирәсе ярый) савытлары белән теплицага чыгарам. Көндез теплицада урамга караганда кызурак була, шуңа тәрәзәсен ачып җилләтәм. Ә  төнлә температура теплицада да , урамда да бер була. Урамда температура 10 градус җылыдан түбәнрәк төшсә, теплицага җылыткычлар куябыз, юкса үрентеләр үсүдән туктый, салкын аларга зыян салырга да мөмкин. Теплицада, кояшта үрентеләр матураеп китә, яфраклары караңгырак төскә керә. 

– Теплицага ничә төп помидор утыртасыз? 

– Минем теплицам кечкенә - 3 кә 6 метрлы. Шуның өчтән ике өлешендә -помидор. Батяня, Тяжеловес Сибири, Краса Сибири дигән сортларның яфраклары сирәк, аларны 1 квадрат метрга 5 төп утыртырга була. Мин 40 төп тирәсе утыртам. Теплицада җир җылынгач, савытындагы туфрагын ватмыйча гына,казылган чокырга күчереп утыртам. 

– Помидор үстергәндә нәрсәләрне истә тотарга кирәк? 

– Миннән «Теплицага утырткан идек, помидоры булмады, ни өчен?» дип сораучылар бар. Теплицада кызу булганда шулай. Температура 30 градустан югары булганда помидорның чәчәге стерильләшә, ул чәчәген ташлый, җимешкә әверелә алмый. Әйтик, былтыргы кызу җәйдә теплица өстенә каплагыч материал җәйдек. Теплицаның ике ягында да ишек, форточка булсын. 
Сортның безнең төбәккә туры килгәнен, уңышны иртә аласыгыз килсә, иртә өлгерә торган, уңыш бирә торганын сайлагыз. Позднийны сорттагысын  иртәрәк утыртырга кирәк. Утыртканда яхшы ният белән, Аллаһка тапшырып эшлибез.

Әңгәмәдәш – Сәрия Гарипова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар