«Бакчачы Рәмзия» тәҗрибә уртаклаша
Үренте орлыкларын ничек зарарсызландырырга? Нинди ашлама кулланырга? Күпме су сибәргә? Болар турында социаль челтәрләрдә «Бакчачы Рәмзия» буларак танылган блогер Рәмзия Әхмәдуллина сөйләде.
– Рәмзия ханым, быелгы авыр елда бакча үстерү һичшиксез кирәк.
– Әйе. Шәһәр читендәге ташландык бакчаларыбызга кире кайтып, тернәкләндерик, җанландырыйк. Яшелчә-җимешләрне үзебез үстереп ашар вакыт җитте. Бүген генә кибеттә күрдем, бәрәңгенең килограммы 60 сум. Бер килограммга алты бәрәңге керәдер. Бу бит туйганчы ашый алмау дигән сүз. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, иренмичә, бернәрсәдән дә курыкмыйча эшлик. Бакча эшен белмәүчеләргә интернетта хәзер барлык төр киңәшләрне табып, тәҗрибәле бакчачылардан сорап була, теләгең генә булсын.
Бакчада казыну, нидер үстерү – минем яраткан хобби. Шуңа күрә мин аны авырлыкка санамыйм, киресенчә, бу эшемнән тәм табам. Белгәннәремне кешеләргә өләшү, тәҗрибәм белән уртаклашу – минем максатым.
– Орлыкны үзегезнекен утыртасызмы, әллә кибеттән сатып аласызмы? Ничек сайлыйсыз, нәрсәләргә игътибар итәсез?
– Ел да утырта торган 3-4 сорт помидорны үзем алган орлыктан үстерәм. Баклажан, борыч орлыкларын сатып алам. Бер генә еллык гибрид яшелчәләр бар, аларның орлыкларын алып булмый, ел да кибетнекен утыртырга туры килә. Яңа сорт орлыкларны утыртып, сынап карыйм, яхшы үскәннәренең орлыкларын алып, билгеләп куям. Помидор сортларына килгәндә, «Бычье сердце», «Бабушкин секрет», «Батяня» – болар инде мул уңыш бирә торган сортлар. «Сибирская тройка», «Дамские пальчики», «Черный принц» һәм башкалар… Кемгә нинди ошый. «Изумрудный» яшел сорт помидор аллергик кешеләргә дә ашарга яраклы. Кыярның бик ышанычлы өч төрен – «Кураж», «Герман» һәм «Сибирская гирлянда» дигәнен утыртам.
– Сез әйтеп үткән сортлар иртә утырта торганнармы? Аларны теплицага яки ачык грунтка утыртасызмы?
– Помидор, борыч, баклажанның мин иртә өлгерә торганнарын теплицага да, ачык грунтка да утыртам. Чөнки җәйнең нинди буласын белеп булмый, җылы яктагы сыман озын җәйләр килми бездә. Шуның өчен күбрәк кояш астында кызарып пешә торган, түтәлдән өзеп алып ашый торган сортларны сайлыйм. Орлыкларны сатып алганда да игътибар белән карап, укып алам. Алар төрле булырга мөмкин: үзе серкәләнә торганнары – теплицага, бал кортлары серкәләндергәне ачык грунтка гына утыртыла.
– Сезнең бүгенге көндә нинди үрентеләр бар?
– Яшелчә үрентеләре бик күп. Чөнки сатарга да заказларым шактый. Помидорның гына 15ләп төре бар. 7 төр борыч, баклажаннар берничә төрле. Быел беренче тапкыр «Эксибишен» дигән суган утырттым. Бу кара орлыктан бер елда өлгерә торган сорт. Аны март башыннан алып 10 апрельгә кадәр үренте итеп чәчәргә мөмкин. Май аенда җир җылынгач, бакчага чыгарып утыртабыз. Бик эре суган үсә. Шулай ук чәчәк үсентеләре дә шактый.
– Хәзер нәрсә дә булса утыртырга мөмкинме әле, әллә соңмы инде?
– Юк, соң түгел. Хәзер бик иртә өлгерә торган сортлы помидор орлыгы утыртырга була. Әлегә кыярның «Балконное чудо» дигән сортын заказ булганга гына чәчтем. Үзебезгә дигән кыярны, яз соңарып килү сәбәпле, 10 апрельдән соң утыртырмын дип торам. Көннәр җылыну белән теплицага, җылы парникка чыгарып утырту өчен кыяр орлыгын апрельнең икенче яртысында чәчсәгез, таман гына булыр. Ачык һавада үсә торганын утыртырга иртә әле. Чөнки ул бик тиз тишелеп чыга. Өйдәге коры һавада саргаеп, кибеп кенә бетәчәк.
– Рәмзия ханым, иртә өлгерә торган орлыклар турында сөйләдегез, ә бит яшелчәләрне күбрәк көз җитүгә кышкылыкка әзерләп калдыру өчен утырталар. Ул сортка бәйлеме?
– Әлбәттә бәйле. Кышка әзерләр өчен бер генә сортны киңәш итеп булмый. Мәсәлән, кемдер кыяр белән помидорны кушып тозлый, салатлар әзерли. Болар өчен «Сибирская тройка», «Дамские пальчики» сорт помидорлары яхшы. Кемдер аларны бөтен көе тозлый, моның өчен «Санька», «Белый налив» сортлары бара, чөнки алар каты, изелми торган помидор бирә.
– Бүгенге көндә үрентеләр белән бәйле нинди эшләрне башкарып өлгерергә кирәк?
– Мин үзем орлыкларны утыртыр алдыннан ук 3 процентлы водород перекисенә 5-10 минутка салып зарарсызландырам. Бу орлык тишелеп чыгу өчен дә әйбәт. Ашлаган җир генә аш бирә дип әйтәбез бит. Шуның өчен үрентеләрне төрле ашламалар белән тукландырып торам. Күбрәк здравень, биогумус дигән органик ашламалар кулланам. Шулай ук 3 литр суга 2 тамчы йод тамызып, болгатып сибәм. Авыруларын күрсәм дәвалыйм. Чөнки телә, белокрылка кебек бөҗәкләр нык, сәламәт яшелчәгә түгел, киресенчә, авыру, зәгыйфь яшелчәләргә киләләр. Аларга каршы фитоверм һәм фитоспорин дигән дарулар ярдәмгә килә. Туфрагы күгәрсә, эпин препараты белән эшкәртәм. Әйтеп үткән ашламаларны, даруларны орлыклар сатыла торган кибет бүлекләрендә алырга була. Суны күп сибү дә үрентеләр өчен зарарлы. Чөнки артык дымлы туфрак аларның тамырларын черетә. Суны туфрак кибә башлагач кына сибәргә киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев