Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчачы Сәлмә Әхмәтгәрәева орлыкларны чәчер алдыннан аларны кайнар су белән пешекләп ала - ВИДЕО

Бу көннәрдә уңган бакчачылар орлык сайлау һәм үсентеләр утырту белән мәшгуль. Тиздән аларның иң мәшәкатьле чоры – бакча сезоны башлана. Киләсе елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан, үсентене үстерү шартларыннан тора. Шәһәрдәшебез Сәлмә Әхмәтгәрәева үрентеләр (рассада) әзерләүнең барлык серләрен дә белә. Һәвәскәр бакчачы белән без дә очраштык.

– 15 февральдә борыч чәчтем. Аны иртәрәк утырталар, чөнки ул озак шытып чыга. Болай эшләсәң, борычлары күп була һәм вакытында җитешә. Гадәттә, мин кызыл борыч утыртам. Шунысы да мөһим: орлыкларны төртер алдыннан җирне кайнап торган су белән пешекләргә кирәк. Шул рәвешле җирдә булган кортлар үлә һәм борыч яхшы чыга, – ди Сәлмә Әхмәтгәрәева.  

Тәҗрибәле бакчачы орлыкны берәм-берәм утырта. Бу махсус, шытымнарны сирәкләмәү өчен эшләнә. 

– Сирәкләгән вакытта үсемлекләргә зыян килә, аларның иммунитеты какшый, ди ул. Сәлмә әби араларын 6 см калдырып, бер тартмага 1,5 см тирәнлектә 30-35 төп ясый. 

– Утырткач, ике кат пленка белән яхшылап каплап куям. Үрентеләр өчен 25-28 градуслы урын кулай.  Мондый шартларда рассада дүрт көн эчендә тишелеп чыга. Тишелә башлагач, пленканы алам. 3-4 данә шытым күренә башлады икән, якты урынга куярга кирәк. Әгәр бер тәүлек соңга калсагыз, үрентеләр сузылып үсә, файдалы булмый. Алар үсә барган саен җир өстәп торырга кирәк, – ди Сәлмә әби. 

Аның сүзләренчә, яшел шытымнар барысы бергә дәррәү тишелеп чыкканчы, су сибәргә кирәкми.  Пленкага тамчылап пар җыела. Шуны селкетеп җибәрсәгез, шул җитә.  Туфрак дымлы килеш, су сибелә икән, рассада авыруга бирешә икән. 

Зөһрә Вәлитова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев