Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бәрәңгегез чериме?

Бөтен авырулар дым белән килә. Безнең климатта яхшы үссен, черүдән саклансын өчен бәрәңгене буразналап утыртырга кирәк.

«Бәрәңге нык череде. Сезнеке дә шулаймы соң?» дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә быел. Элек-электән икенче икмәк дип йөртәләр бәрәңгене. Бәрәңге булса, ачтан үлмәбез дигәнне дә ишеткән бар. Ачлык елларны, сугышны үткән әби-бабайлар белми әйтмидер. Чыннан да, бәрәңге – иң кирәкле ризакларның берсе. 

Шулай да күпләр бәрәңге җирен киметте. Авылларда моннан 10-15 ел элек икешәр бакча бәрәңге утыртсалар, хәзер аны бергә калдырып бетерделәр. Анысын да тутырмыйлар, яртысына үлән чәчәләр. Чөнки мал асрау кимеде. Аннары, хәтерлим, безнең әниләр иртә өлгергәнен – бер бакчасын сата да иделәр. Ул чакта бәясе дә кыйбатрак иде. Бәрәңгенең ел да мул булганы истә, үзебезгә һәм бер абзар малга кыш чыгарга рәхәтләнеп җитә иде. Күп чыгасын әти берәр рәт казып карау белән аңлап ала иде. Бәрәңге саткан акчага безгә мәктәпкә барырга кием-салым, кирәк-ярак алына. Шуны белеп, тырыша-тырыша бәрәңге чүплибез инде…

Бәя дигәннән, чыннан да көзгә таба бәрәңгенең бәясе сизелерлек төшә. Чөнки ул күп. Күпме хезмәт куеп үстерелгән бит дип уйлау юк. Кибетләрдә дә күп: җаның ниндиен тели, шуны ал. Шуңа инде күпләр интегеп утыртмый да башлады. Очсызга берничә капчык алып куя да, кыш буе тынычлап ашый.
Әмма кабат җиргә кайтучылар да күп. Сатылмый яткан шәһәр яны бакчалары бетеп бара диләр. Илдә вәзгыять катлаулы, алда ни буласын беркем белми. Үзебездә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешнең җитәрлек булуы да икеле. Күпләр моны аңлап, алдын-артын кайгыртырга ашыга. Нәрсә генә пешерергә алынсаң да бәрәңге кирәк бит. 

Ә ул чери! Берничә шәһәрдәшебез белән сөйләшеп алдык. Ничек уйлыйлар икән, нишләп чери бәрәңге? Нинди сорт утырталар? Ничек үстерәләр һәм кайда саклыйлар? Сүз уңаеннан, күпләр бәрәңгеләренең сортын белми.

Эльмира Нуретдинова, хуҗабикә:
– Авылда утыртабыз. Алганда ук череге күп булды. Инде базда да череп ята. Белмим, нинди хәл икән бу? Узган ел бер дә череп карамады. Кыш буена бер тапкыр гына баздагысын бераз аралап ала идек тә, шуның белән бетә иде. Быел базга салгач инде берничә тапкыр араладык. Берсе чери башласа, бөтенесен черетә бит ул. Сортларын белмим, елдагыча кызыл һәм сары бәрәңге утыртабыз.

Венера Гайнанова, завод эшчесе:
– Тукай районында әниләрдә утыртабыз. Бернинди чаралар да күрмәдек, барысы да гадәттәгечә. Тик быел алганда ук черек бәрәңге күп иде. Болай ук булганын бер дә хәтерләмим. Алып берничә көн торгач ук базга төшеп череген җыеп мендек. Хәзер ничектер, эч пошып тора. Шунысына игътибар иттек, тышы болай яхшы гына кебек, ә эче черек, буш. Коры черек диләр инде.

Наталия Миңнәхмәтова, эшмәкәр:
– Әҗмәкәйдә өй алып, икенче ел шунда бәрәңге утыртабыз. Беренче елны яхшы гына булды. Череге чыкты-чыгуын. Тик быел шаккатмалы! 18 капчык бәрәңгенең барысын да чүплеккә илтеп түктек. Утырып еладым. Җәй буе карап үстергән җан кебек бер бакча бәрәңгебез бөртегенә кадәр череп бетте, үлеш. Әллә җир тигез булганга, яңгыр суы беркая да агып китми микән дибез, туфрак гел дымлы булып тора. Аннары быел августта ике атна туктаусыз яңгыр яуды бит. Икенче елга утыртасы да килми.

Лилиана Арсланова, җитәкче ярдәмчесе: 
– Бөтен кешенеке черегәндә, Аллаһка шөкер, безнеке черемәде. Актанышта әниләрдә утыртабыз. Күпләр агулап та утыртып карады быел, без агуламадык. Утау, төбен өю, кортын агулау кебек гадәти процедуралар үткәрдек. Невский дигән сорт безнең. Сары бәрәңге ул. Бераз кызыл бәрәңге дә утырткан идек, анысы да уңды, эре.

Белгеч сүзе:

Минталип Миңнеханов, КФХ җитәкчесе, озак еллар бәрәүге үстерүче: 
«Чери дигән сүз ишетелгәли. Бу очракта башта нәрсәне тиешенчә эшләмәдем икән дип эшеңне анализларга кирәк? Августта яңгыр күп яуды диючеләр туфракның артык дымланып, кислород керүгә комачаулавын әйтәдер. Аннары, бөтен авырулар дым белән килә. Безнең климатта яхшы үссен, черүдән саклансын өчен бәрәңгене буразналап утыртырга кирәк. Ул очракта төрле яклап җилли, артык дым җыелмый. Орлыгың әйбәтме? Авыру түгелме? Җирне эшкәрттеңме? Һәрвакыт дым күп икән, туфрагын дәваладыңмы? Шуларны тикшерергә кирәк.
/ Сәрия Гарипова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев