Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Эсседә бакчадагы үсемлекләргә суны ничек сибәргә?

Җиләк-җимеш агачларына су сибүнең үзенчәлекләре бар.

Эссе вакытта бакчадагы үсемлекләрне карау тәртибе үзгәрә. Һава температурасы  үсемлекләрнең иммунитеты кими, алар авырырга мөмкин. Җимешләр вак була, декоратив үсемлекләр дә ямьсезләнә. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына биология фәннәре кандидаты Маһинур Сәмигуллина сөйләгән.

Көндез су сибәргә ярамый, яфракларга тигән тамчылар линза кебек була һәм үсемлекне яндыра. 

«Иң яхшысы иртән-иртүк — 5-6 сәгатьтә, кич белән алтыдан соң, кояш горизонттан киткәч, бераз суытып җибәргәч. Үсемлек төбен йомшартыгыз, кипкән кабык барлыкка килмәсен, кислород узу җиңел булсын», — ди биолог.

Еш су сибә алмасагыз, сирәк сибәргә була. Бу очракта суны бик күп итеп һәм озаклап сибеп тору кирәк. Җиләкләр, помидорлар һәм чәчәкләр төбендәге туфрак кимендә 0,5 сантиметр, агачлар астындагы туфрак 1 метр чамасы тирәнлектә чылансын.

Салкын су сипмәү хәерле. Тамырлары өстә булган үсемлекләр температура үзгәрешеннән дә һәлак булырга мөмкин.

Үсемлекләр төбенә мульча салып, коткарып калып була. Су сипкәч, җиләкләр, помидорлар һәм кыярлар янындагы туфракны махсус япма — вакланган материаллар — мульча белән каплагыз. Нигездә мульча — ул туракланган чирәм, торф, черемә, пычкы чүбе, ылыслы агач ботаклары. Япма 5-20 см калынлыкта булырга мөмкин. Мульчага җыела торган чык та туфракны өстәмә дымландыра.

Теплициаларны җилләтеп торырга кирәк. Даими су сибеп торыгыз, артык дымлылык теплицада температураны киметергә ярдәм итәчәк.

Җиләк-җимеш агачларына су сибүнең үзенчәлекләре бар. Агач төбенә уемтык ясап, суны шунда салу хәерле. Өстенә туфрак сибеп, чирәм, пычкы чүбе белән капларга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш