Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

«Гөлкәйләрем чирләсә, үзем дә чирли башлыйм» - ВИДЕОлар

«Искитәрлек әллә нинди чәчәкләрем дә юк бит минем. Аларны үзем өчен генә үстерәм», – дип каршы алды мине Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшәүче Гүзәл Мирҗанова. Баксаң, искитәрлек кенә түгел, шаккатмалы икән мондагы матурлыкка.

– Чәчәкләрсез – тормышым ямьсез. Бик яратам чәчәкләр үстерергә. Әйтик, петуниянең генә 50дән артык төре бар миндә. Санасаң озакка китә. Бер үсентедән метр-метр ярым була торган чәчәкләр инде. Петуниянең «Тайдал ред велюр», «Тайфун» сортларын үскән саен сындыргалап торам. Шулай иткәндә генә петунияләр куакланып, кабарып үсәләр. Петунияләрне этаплар утыртам. Былтыргы көздән калган чәчәкләрнең чыбыкча ялгап утыртканнары да, әле яңа гына туфракка төрткәннәре дә бар. Шулай ук январь аенда утырткан чәчәкләрем дә бихисап. Аннары колеусларның (кычыткан гөле) 12 төрен утырттым. Хризантемаларны (аеруча «Мультифлора» төрен) бик яратып үстерәм. Кыска булып үсә торган астраларны бик яратам. Аларны яз көне сукмаклар, бордюрлар кырыена утыртам, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Гүзәл ханымның өе чын оранжереяны хәтерләтә. Андагы чәчәккә, шул чәчәкләрнең һәр сортын белгәненә, аңлап, барысын да җентекләп сөйләвенә шаккатарлык.

– Гөлкәйләремне махсус парникта тотам да, тамырлангач, аларны күчереп утырта башлыйм. Көздән үк чәчәкләр семьялыгыннан бер «әнкә» калдырам. Алар үсә барган саен чыбыкча ялгыйм. Шул үсентеләрне аерып утыртып куям. Үстерү өчен махсус стимулятор (корневин яисә HB-101) кулланам – ансыз булмый. Ашламаны гөлләр төбенә әкрен генә агызам. Петунияләр, әйтик, бик нечкә сабаклылар. Шуңа күрә бу эштә саклык, игътибар кирәк. Чәчәкләрне шулай ун көн саен тукландырып торам, монда калий монофосфаты, плантафол, осмокот кулланам. Шулай этаплап эшләгәндә гөлләр үтә дә матур булып һәм кабарынкы булып үсәчәкләр һәм чәчәк атачаклар, – дип аңлата уңган ханым.  

Хризантема һәм петуния чәчәкләренең ни рәвешле үсүен тикшереп, сынап та караган Гүзәл Мирзянова. Моңа дүрт ел вакыт кирәк булган. Чәчәкләр бер мәл терелеп киткән сыман булган, әмма барыбер үлгән.

– Ташламадым! Төбенә кадәр төштем. Барыбер үстерергә өйрәндем бит! Күп мәгълүматны интернеттан карый идем, махсус бакчачылар форумында утырдым. Хәзер тәҗрибәм бар. Чәчәкләремне күп кеше сорап ала, Чаллыдан килеп алучылар күп. Акча өчен дә сатмыйм мин аларны, күп булганлыктан, кая утыртырга аптыраганнан гына! Хәзерге вакытта 120 төп петуниям генә бар, Чаллыдагы олы кызым Диананың фатирында да шуның кадәр бардыр. Үземнең урын җитми башлагач, кызымның өенә барып үстерә башладым шулай. Атнасына бер тапкыр Чаллыдагы чәчәкләрем янына барып кайтам, анда минем хризантемалар үсә. Бу чәчәкләрнең 25 сортын утырттым быел. Төркия канәференең күп сортлары үсә. Лилияләрнең 50гә якын төре, гладиолус, вербена, үрмәләп китүче дихондра, люпин, дельфиниум, калибрахоа, пион, спирея чәчәкләре, куаклап үсә торган гөлләр, розаның 40тан артык төре, лалә, флоксларның 25 төре бар. Бөтен өемдә матурлык хөкем сөрә, ничек рәхәт! – дип шаккаттыра мине әңгәмәдәшем. 

Гүзәл ханым – биш бала әнисе. «Ничек өлгерәсез, арыйсыздыр бит?» – дигән соравыма:

– Юк. Тормыш иптәшем Фәнилгә дә чәчәк «җене кагылган» минем. Ул үзе дә шул чәчәкләр белән мәш килеп йөри. Миңа һәрчак булыша. Балаларыбыз да матурлыкны күреп үсәләр – шуңа сөенәм. Безнең ихатада сукмактан кала бөтен җирдә чәчәк, – дип җавап кайтара.

– Орлыкларны Голландиядән кайтартам. Социаль челтәрләрдә бакчачылар төркемендә ун еллап торам мин. Шундагы хатын-кызлар белән бергәләшеп җыелышабыз да, орлыкларга заказ бирәбез. Мин ел да үземдә булмаган чәчәк төрләренә заказ бирәм. Гомумән, ел әйләнәсе шушы гөлләр белән мәш киләм, – ди әңгәмәдәшем.  

Сөйләшкән арада тагын бер олы гына тартмага игътибар иттем. Баксаң, бу 104 (!) урынлык махсус чәчәк касетасы булып чыкты. Гүзәл ханым монда төрле төстәге 12 төр астра утырткан.

Менә шулай чәчәккә күмелеп, гүзәллеккә төренеп яшиләр Мирҗановлар. Якыннарын шатландырып, күршеләрен сокландырып, авылдашларны таң калдырып гомер кичерәләр.    

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев