Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Җимеш бирә торган агач-куакларны кышкы сезонга ничек әзерләргә?

Куаклар җиргә иелеп калырга тиеш. Аларны кыш көне кар тулысынча капларлык булсын.

Күп белгечләр бакчадагы агач ботакларын язын гына кисәргә киңәш итә. Әмма моны көзен дә эшләргә була. Тик дөрес итеп башкару кирәк.

Алмагач һәм грушаның ботакларын кәүсәдән чыккан өлешеннән үк кисәргә кирәк. Ботакның төбе калмасын. Кискән урынга бакча сумаласы сыларга һәм кибетләрдә сатыла торган махсус буя сөртеп куярга кирәк.

Чия һәм сливаның бер сантиметрдан кимрәк диаметрлары сабакларын кисәләр һәм эшкәртмиләр. Әгәр ботаклар юанрак икән, алда әйтелгәнчә сылап куярга кирәк.

Шулай ук карлыган, крыжовник, кура җиләгенең дә карт, иске ботакларын кисәләр. Кура җиләген никадәр күбрәк киссәң, киләсе елда җиләге шулкадәр эрерәк булачак. Кура җиләгенең калган ботакларын акрын гына җиргә таба бөгәргә һәм шул килеш көлтәләп бәйләргә кирәк. Куаклар җиргә иелеп калырга тиеш. Аларны кыш көне кар тулысынча капларлык булсын.

Ботакларын кискәннән соң агачларны агартырга һәм төпләренә су сибәргә кирәк. Һәр агачның төбенә якынча 8-10 чиләк су сибәләр.

Кышка әзерләнүне төгәлләгәндә агачларның төпләренә туфрак өяргә кирәк. Бу юка кар катламы аркылы зәмһәрир салкыннар вакытында агачларның тамырлары өшемәсен һәм зарарланмасын өчен эшләнә. Төпләрен өйгәннән соң, агач янында хасил булган уентыкларга черемә таратырга була. Ләкин истә тотыгыз, сырганакның тамырлары өстә ята, шуңа күрә төбенә ком чәчәргә кирәк. Ул кислородны яхшырак үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт