Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Җиңелчә тозланган кыяр рецепты

Бик тәмле, телеңне йотарлык, сынап карагыз!

Бакчаларда кыяр өлгерде. Туйганчы ашап та, кышын сыйланыр өчен әзерләп тә калыйк, дуслар.

3 литрлы банкага яшел тәмләткечләр, әче кызыл борыч, сарымсак салып, кыяр белән тутырырга. Банкага салкын су салып (моның өчен алдан 10 литр суга 60 грамм тоз салып кайнаталар һәм суыталар), өстен марля белән каплап куялар. 2-4 көн тотканнан соң, марляны алып, банканы капкач белән каплыйлар. Аннан аны 20-25 минут кайнап торган суда тотып алалар.

Банкалар ярылмасын өчен аларны җылымса суга утыртып, аннан суны кайнатып чыгарырга, ә савыт төбенә тукыма җәяргә кирәк булыр.

3 литрлы банкага 2 кг. кыяр, 50 грамм укроп, 5 имән яфрагы, 10 грамм керән, калак очында әче кызыл борыч, бер баш сарымсак һәм 80 грамм тоз алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев