Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Безнең бакча

Июнь аеның шифалы үләннәре

Бака яфрагыннан кайнатма ясаганыгыз бармы? Ул бик күп файдалы үзлекләргә ия.

Бер ай элек газетабызда май ае үләннәренең файдалы үзлекләре турында язган идек. Бүген сезнең игътибарга июньнең шифалы үләннәрен, файдалы да, тәмле дә рецептларны, киңәшләрне тәкъдим итәбез. 
Җәй буе кешеләр бакчаларын, йорт тирәләрен чистартып, утап кына торалар. Һәр өзгән үләнне чүп дип ташлыйлар. Ә бит «чүп үләннәренең» күбесе дәвалау үзлегенә ия. 
Әрекмән
Умартачы әрекмәннән искиткеч бал җыеп була дип әйтер. Кулинар аны салатларга, шулпага өстәргә һәм эчемлекләр ясарга була, ди. Әмма әрекмәнне куллану мөмкинлегенең иң «файдалы» исемлеге халык медицинасында булачак. Ул В, С, Е витаминнарына, магний, калий, фосфор, кальций, тимер һәм башка бик күп файдалы матдәләргә бай. Дәвалау максатында аның тамырын, яфрагын, чәчәген һәм орлыгын кулланалар. Үсемлекнең төп чималы – тамыры. Бер еллык әрекмәннең тамырлары иң файдалы булып санала. Аларны кышкы йокы алдыннан – сентябрь-октябрь айларында җыярга киңәш ителә. Ә җимешләрен – июль-август айларында, ягъни өлгереп җитүенә карап. Яфракларын июнь аеннан алып сентябрьгә кадәр җыялар. Бу вакытта аларда файдалы матдәләр, эфир майлары һәм лайлалар аеруча күп. Әрекмән яфрагыннан ясалган төнәтмәне ашказанының функциональ эшчәнлеге бозылганда, тән температурасы булганда эчәләр, ә яңа гына чыккан яшь яфраклар бактерияләргә каршы чара. Шулай ук әрекмән яфрагының һәм чәчкәсенең согы яисә төнәтмәсе халык медицинасында яраларны һәм тире яман шешен дәвалау өчен кулланыла.
Әрекмән мае (репейное масло) рецепты
75 гр яшь әрекмән яфрагын юарга, вакларга һәм бер стакан үсемлек мае салырга, тәүлек буе төнәтергә. Аннары 15 минут кайнатырга һәм сөзәргә. Әлеге майны баш тиресенә яхшылап сөртергә, 60 минут узгач юарга. Мондый процедура чәчләрне ныгыта.
Әрекмән яфрагыннан салат
Кирәк: 150 гр яшь яфрак, 50 гр яшел суган, 30 гр керән тамыры, 20 гр куе каймак, тоз.
Яфракларны 1-2 минутка кайнар суга салып тотарга, сөлге яки салфетка белән киптерергә, ваклап турарга, угычта кырылган керән (хрен), туралган яшел суган, каймак, тәменчә тоз өстәп, яхшылап болгатырга. 
Әрекмән яфрагыннан кабымлык
Кирәк: 2 яшь әрекмән яфрагы, 1 аш кашыгы майсыз эремчек, 2 аш кашыгы катык, 1 чи кишер, 1 баш суган, бераз сыр, 5 тузганак чәчәге.
Яфракларны юарга, корытып, тигез шакмаклар яки өчпочмаклар формасында кисәргә. Эремчекне туралган кишер, суган, уылган сыр белән кушарга, кефир кушып болгатырга. Әлеге массаны яфракларга тигез күләмдә салып чыгарга. Тузганак чәчәге белән бизәргә була.
Каен
Каенның шифасы турында язып бетергесез. Каен яфраклары – чыннан да файдалы табигый биохимик компонентлар, витаминнар, микро һәм макроэлементлар хәзинәсе. Аскорбин кислотасы, ягъни С витамины, каен яфракларында гөлҗимеш яки лимоннан да күбрәк икәнен бик азлар беләдер. Ә сирәк үсемлектә генә очрый торган никотин кислотасы организмга матдәләр алмашын контрольдә тотарга ярдәм итә. Каен яфрагыннан ясалган төнәтмәләр тын юллары ялкынсынуын, ютәлне дәвалый, кан тамырларын, иммунитетны ныгыта, организмдагы бактерияләргә, микробларга, паразитларга каршы көрәшә, токсиннарны чыгара, канны чистарта, эч китүне бетерә, гомумән, эчәкләрнең, ашкайнату системасының, бавырның эшчәнлеген яхшырта, сидек бүлү системасы эшен активлаштыра. Шулай ук антисептик үзлеккә ия, тәндәге тирән яраларны төзәтә һәм чәч тамырларын ныгытып, коелуын бетерә.
Каен яфрагыннан төнәтмә
Моның өчен 30 грамм яфракны 400 миллилитр суга салып, 15 минут талгын утка куярга. Шуннан соң бер чәй кашыгы сода өстәргә. Көнгә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчәргә. Әлеге төнәтмәне үт һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар, шулай ук, примочка ясап, тәндәге яраларны да дәвалап була.
Бака яфрагы
Дәвалау максатларында үсемлекнең яфракларыннан һәм орлыгыннан файдаланалар. Алар ялкынсынуга, аллергиягә каршы, йоклата, авыртуны баса, кандагы холестеринны киметә, яраларны төзәтә торган чара. Шулай ук диарея, геморройны дәвалау үзлегенә дә ия. Бака яфрагы орлыклары лайлаларга, майлы кислоталарга һәм плантеоз углеводларына бай. Ә яфракларында пектин, гликозид аукубин, флавоноидлар (байкалин, скутелларин), полисахаридлар, каротиноидлар (ксантофилл), иридоидлар, сапониннар, кремний, олеан, цитрин һәм аскорбин кислоталары, К витамины, минераль тозлар, цинк бар.
Бака яфрагы согын консервлау
1 кг юып киптерелгән бака яфрагын иттарткычтан чыгарырга. Бүленеп чыккан сокка 1 кг шикәр комы (яисә 1,5 кг бал) һәм 1 литр су кушарга. Катнашманы талгын утта куерганчы кайнатырга һәм банкаларга тутырып, салкынча урында сакларга. Тәүлегенә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә. Әлеге кайнатма канны чистартканда, сидек куыгы зәгыйфь булганда, геморрой, анемия, астма, малярия һәм үпкәләрдә туберкулез вакытында файдалы.

Үләннәрне табиб белән киңәшләшеп куллану зарур.

Алинә Баһаветдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт