Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыяр үстерүче Шиһаповлар: «Көненә 900 килограммга кадәр уңыш җыйган булды»

Берәүләр нинди кыяр орлыгы утыртыйк дип баш ватканда, Тукай районы Сәмәкәй авылында яшәүче Шиһаповлар гаиләсе беренче уңышларын җыя башлаган. Яшелчәләр үстерү белән алар өченче ел шөгыльләнә. Теплица җирләре 2000 квадрат метр мәйданны били. Яшь гаилә Әлфия белән Рифат әтиләренең эшен дәвам итәргә уйлаган.

– Әлфия, бу эшкә ничек алындыгыз? Гадәттә, бакчага олыгайгач тартылалар.

– Монда кайнатамның роле зур булды. Рифатның әтисе кыяр үстерүгә 14 ел гомерен багышлады. Тукай районында тамчылап су сибү ысулын да ул беренчеләрдән уйлап тапты, элек барысы да шланг белән сиптерә иде. Әле хәзер дә ул техник яктан булышып тора, күп процессларны автоматлаштырырга ярдәм итте. Кызганыч, әти җитди сәбәпләр аркасында үз эшен дәвам итә алмады. 2019 елда, гаилә белән сөйләшеп утырганда, без кыяр үстерүне яңадан башлап җибәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Мин моңа кадәр коммерция өлкәсендә эшләдем, ирем йөк ташулар белән шөгыльләнде. Бөтенесен дә яңадан өйрәнергә туры килде. Әмма бергә эшләү безгә ошый. 

– Башлап җибәргәндә нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

– Без бу адымга җитди карадык. Су һәм туфракның күрсәткечләрен лабораториягә җибәреп өйрәндек. 2-3 атнага бер тапкыр агроном килеп үзенең киңәшләрен биреп китә. Ул төрле сортларның уңышын тикшерә, су һәм туфрак күрсәткечләрен контрольдә тотарга ярдәм итә. Ярдәмчеләр бар, белгечләр булыша, эшләргә дә эшләргә. Шулай да проблемалар туып торды. 2020 елда коронавирус аркасында сатып алучыларның акча янчыклары тарайганын бөтенесе белә. Сораучылар әз булгач, бәяне дә түбән куярга туры килде. Шул ук елны көчле җил теплицаның яртысын алып очырды. Төзекләндерүгә тагын күп кенә акча чыгарасы булды. Табигатьнең мондый шаяруларына каршы торыр өчен без каркасларны тагы да ныгыттык. 2021 елның салкын февралендә теплицадагы үсентеләр үлде, яңадан утыртырга туры килде. Җылылык генераторлары тулы көченә эшләп ватылдылар. Энергиягә бәяләр арту да безнең файдага булмады. Шулай да без бу сынаулар алдында туктап калмадык. 

– Бүген дә сәяси һәм икътисади вәзгыять тотрыксыз. Бу сезне борчуга салмыймы?

– 1-2 елдан нәрсә буласын без әйтә алмыйбыз. Әмма халык ашамыйча тормый. Без яңа үсеш нокталары эзләргә тиеш. Яшелчә үстерү импортка алай бәйле түгел. Халык үзебездә җитештерелгәнне күбрәк сайлый. Өстәвенә, сыйфат та яхшы, экологик чиста урында үстерелгән нитратсыз помидор һәм кыяр читтән кайтарылганнан тәме белән дә аерылып тора. 

– Шулай да киләчәккә нинди планнар корасыз?

– Бизнесны үстерәсе килә. Идеяләр күп. Әлегә помидор һәм кыяр гына үстерәбез, киләчәктә башкаларын да утыртып карыйсы килә. Хәзерге вакытта иң мөһиме – туктап калмаска. 

– Беренче уңышны җыя башладыгыз инде. Сатып алучылар бармы?

– Мин социаль челтәрләр аша клиентлар табам. Ирем шәһәргә ишек төбенә кадәр илтеп бирә. Кибетләр, сәүдә нокталары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Кыярларны иртән иртүк җыям, пакетларга үлчәп тутырам. Алдан җыеп куеп булмый. Кыярны елына ике тапкыр утыртабыз. Беренче сезон март азагыннан июнь азагына кадәр, икенче сезон август уртасыннан октябрь азагына кадәр. Быел 3500 төп кыяр, 300 төп томат утырттык. Һәр квадрат метрдан 25-30 килограмм кыяр, 15 килограмм помидор җыя алырбыз дип өметләнәбез. 

– Социаль челтәрләр дигәннән, бакчачы алып бара торган блог нәрсәсе белән аерыла?

– Язылучылар биргән сорауларга интернетта җавап бирергә тырышабыз. Кайберәүләр бәяләрне кыйбатсына, шуңа күпме чыгым, хезмәт киткәнен аңлатабыз. Беренче уңышның нинди шатлык китерүен күрсәтәбез. Яңа җыеп кергән кетердәп торган кыярларны да яратып карыйлар. Әлбәттә, киңәш сораучылар да күп, аларны да игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Клиентларның җылы сүзе, мактаулары безгә алга таба үсәргә көч бирә.

Гүзәл Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев