Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Лимон төшеннән агач үстерү өчен нишләргә?

Тәрәзә төбендә биш ел чамасы үскәннән соң, лимон агачы җимеш бирергә мөмкин.

Башта өлгергән лимон сатып алабыз. Аның эченнән иң зур орлыкларын сайлыйбыз.

Лимон төшен туфракка утыртканчы, үстерә торган махсус сыеклыкка салып торыгыз. Аларны бакчачылар өчен кибетләрдә саталар. Туфракны да кибеттән алсаң яхшы. Анда «цитруслылар өчен» дигән язу булырга тиеш. Төш утыртылган стаканнарны пленка белән каплап, җылы урынга куеп тору хәерле.

Туфрактан яшел шытым күренүгә үк, аңа дөрес итеп су сибәргә кирәк. Үсентене суга чумдырырга ярамый, ләкин ул коры туфракта да торырга тиеш түгел. Парник эффекты өчен пленканы әлегә алмый торыгыз. Ләкин үсентене көн саен җилләтергә онытмагыз. Ике көнгә бер тапкыр су сибегез. Су фильтр аша узган булырга тиеш.

Үсенте 3-4 см булгач, аның 2-3 нык яфрагы була. Бер ай үскәннән соң, орлыктан чыккан үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.

4-6 ел узгач, өйдә үскән лимон агачы чәчәк атып, җимеш бирергә мөмкин. Моны тизләтү өчен прививка ясарга була. Лимон агачы — озын гомерле үсемлек, ул утыз еллап үсеп торырга мөмкин. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар

2
X