Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Орлыклар күпме саклана?

Ел саен орлыкларның күпмедер өлеше артып кала. Берничә ел сакланган орлыкларны чәчәргә ярыймы? Алар тишелеп, уңыш бирәме?

Орлыкларның һәркайсының – үз саклану вакыты. 

Кыяр, ташкабак, патиссон, карбыз, кавын, кабак орлыгын 6-8 ел сакларга мөмкин. 
* Помидор, кәбестә – 4-5 ел; 
* Борчак, фасоль – 5-6 ел; 
* Редис, торма, шалкан, чөгендер – 4-5 ел; 
* Кишер, салат, шпинат – 3-4 ел;
* Петрушка, суган, борыч, кузгалак – 2-3 ел; 
* Сельдерей, пастернак 1-2 ел саклана.
Орлыкларны, кәгазь яки тукымага төреп, коры, салкынча урында сакларга кирәк.

Чыныкмыйча тишелмиләр

Кайбер орлыклар салкында чыныктырмыйча, ягьни стратификация уздырмыйча тишелми. Чыныктыруны январьда эшли башларга кирәк. Стратификацияләү өчен орлыкларны кар астына яки туңдыргычка куялар. 

Стандарт стратификация – орлыкларны 1 атна җылыда, аннан 6 атна салкында тоту. Орлыкларны январьдан да соңга калмый әзерли башларга кирәк. Моның өчен капкачлы пластик савытлар яхшы. Клещевина, примула, кыңгырау чәчәк, миләүшә, башка күпьеллык чәчәкләрнең, җиләк-җимеш агачларының орлыкларын шулай чыныктырырга була. 

Каен җиләген орлыктан үстерергә була? 

Каен җиләген январьда ук чәчә башларга мөмкин. Болай ул җәй башында ук жиләк бирерлек булып үсеп җитәчәк. 
Җиләкнең орлыгы вак, аны туфрак өстенә генә сибәләр. Кышын үсентеләргә табигый яктылык җитми, 12 сәгать ясалма яктыртырга туры килә. 

Каен, җир җиләгенең орлыгы тишелешен бик тиз югалта, яңа орлыклар алырга тырышыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев