Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Безнең бакча

Түтәлдә калдырыргамы, үрмәләтергәме?

Кыярны ничек үстерү отышлы?

Түтәлдәме, әллә инде баулар буенча өскә үрмәләтепме? Бу сорау һәр бакчачыны кызыксындырадыр.
Түтәлдә үскәндә кыяр тиз арада барлык мәйданны каплап ала, хәтта сукмакка да үрмәли. Уңыш чорында кыярны еш җыярга туры килгәнлектән, үсемлек сабаклары, тапталып, моннан зыян күрә. Нәтиҗәдә, күпсанлы авырулар барлыкка килү, зыян килгән сабакларны «дәвалау» өчен көч түгү сәбәпле уңыш кими.
 
Әгәр яшелчә сабагын бау буйлап үрмәләтсәң, уңыш җыю шактый җиңеләя һәм үсемлек тә азрак зыян күрә. Шулай ук, кыярларга яктылык һәм һава да күбрәк үтеп керә, ул да бик әһәмиятле! Җепләр никадәр югарырак булса, уңыш та шулкадәр күбрәк була.
 
Билгеле, мул уңыш алу өчен, кыярларны яхшылап тукландырып тору да мөһим. Моның өчен, чүпрә кушылган махсус катнашма ясарга кирәк. Аны түбәндәгечә әзерлибез: 50 г шикәр, 1 кечкенә коры чүпрә кабы, 10 литр җылы су алабыз. Барлык ингредиентларны кушып, эреп беткәнче болгатабыз һәм җылы урында 3-4 сәгатькә калдырабыз. Аннары бу составны 1 литр эремәгә 6 литр су нисбәтендә җылы су кушып сыеклыйбыз. Килеп чыккан эремә белән кыярларның тамырларына су сибәбез. Бер зур куак кыярга 500 мл сыекча исәбеннән. 

Моны иң элек үсентеләрне күчереп утыртканда башкаралар. Бу аларның тамыр системасы ныгуын тизләтә.
Моннан соң ашламаны 1,5-2 ай чамасы вакыт узгач, алдагы процедураның нәтиҗәлелеге кимегәч, кертергә туры киләчәк. Бу вакытта кыяр чәчәк атарга һәм җимешкә бөреләнергә мөмкин.
Өченче тукландыру сортның озак вакыт дәвамында уңыш биргән чагында үткәрелә. Ул, гадәттә, август аена туры килә.

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев