Әле дә исән калганбыз
Равил Әминов: «Мин капка астында калдым, селкенеп тә булмый».
Әй, авылкай... Әй балачак... Якты хатирәләргә, истәлекле мизгелләргә бай чаклар. Нинди генә күңел ачу җаен тапмый идек инде үзебез. Әле дә исән калганбыз.
Хәтерлми, 5 яшь вакытта үземә кызык уен таптым. Безнең ике якка да ачыла торган зур капкабыз бар иде. Аның бер ягындагысын ачканнан соң ычкындырып җибәрсәң үзе ябыла иде. Мин капканың шул сыйфатыннан файдаланырга булдым. Капканың шул үзе ябыла торган ягын ачам да, аскы брусына менеп басам. Ычкындырганнан соң капка үзе шыгырдап, акрын гына ябылганда, мин капкага басып барам. Миңа бу ошап китте. Ничә мәртәбә капка ачылып ябылгандыр, бераздан капка тупсасыннан ычкынып китте дә, шапылдап җиргә килеп төште. Ә мин капка астында калдым, селкенеп тә булмый. Ярый әле өйдәгеләр капка аугандагы тавышны ишетеп йөгереп чыктылар да, мине капка астыннан чыгардылар. Минем бер җирем дә сынмады, ә авыртуны куркудан сизмәгәнмендер. Әгәр дә өйдәгеләр күрмәгән, ишетмәгән булсар, бу уенның ахыры минем өчен бик күңелсез тәмамланыр иде.
Равил Әминов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев