Барыбыз да Аллаһ кулында...
«Бер күңелсез хәл турында языйм әле. Кемгәдер сабак булыр, бәлки...
Безнең коллегабыз 70 яше якынлашып килгәндә кинәт вафат булды. Йөрәк, диделәр. Балалары читтә. Алар кайтып җиткәнче мәетне хәстәрләргә кирәк бит инде. Тегесе кирәк, монысы. Туганнары, без – коллегалары, күрше-тирә йөгерешәбез, ирләрне әле бер, әле икенче әйбер алырга җибәрәбез.
Шул чакта күршедә яшәүче олы гына яшьтәге бер апаның килене: «Кайнәм, үлемтекләреңне әзерләп куй. Без шулай интегерлек булмасын», – диде. Тын өйдә бу сүзләр ничектер куркыныч булып яңгырады. Каенана кеше баш каккан булды, һәркайсыбыз эчтән генә уйланып алдык. Барыбызга да киләчәк көн бит инде. Әмма ул урында бу сүзләрне әйтергә кирәкмәс иде. Бәлки, килен кеше йөгерә-йөгерә арыгандыр, бәлки, уйламый әйткәндер.
Бу хәлдән соң күп тә үтми шул киленнең үлүен ишетеп шаккаттык. Ничек инде, яшь бит! «Тромб», – диделәр. Кайнәсенә үлемтек әзерләргә кушкан килен үзе китте дә барды. Барыбыз да Аллаһ кулында. Ул гына белүче шул...»
(Язма https://kiziltan.ru сайтыннан алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев