Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Бу кызык

«Бер сәгатьтән акчалы буласың...»

1994 ел иде...

Без яшь гаилә. Соңгы тиеннәребезне җыеп, Мамадыштан Чаллыга барып яңа шкаф сатып алдык. Ирем кайтып китте, мин кибетләрдә йөрергә дип калдым. Бала туарга ике айлап кына вакыт калган иде.
Чаллы автовокзалына төшүгә, бер төркем чегән хатыннары тирә-ягымны урап алды. Кулда юл чыгымнарына дип алган акчам бар иде – әле Мамадышка, аннан авылга кадәр җиткерергә кирәк. Алар: «Акчаңны бир, югыйсә бала табарга бик авыр булыр», – дип куркыттылар. Шул сүзләрдән каушап, бөтен акчамны бирдем. Алар моның белән генә чикләнмәделәр, сумка төбендә калганны да сорый башладылар: «Синдә тагын бар, курыкма, исән-имин кайтып җитәрсең, сәгать эчендә үзеңә акча керә», – диделәр. 
Автовокзалдан чыгып, юл кырыена бастым да, үтеп барган «КАМАЗ»га утырдым. Мамадышка җиткәч, бер дус кызым янына кердем – авылга кадәр кайтырга акча сорап торырга дигән идем. Ул мине күрүгә гаҗәпләнде: «Ярый килдең, сиңа бит отпуск акчаларыңны күчергәннәр!» – диде. Ул заманда акчалар тоткарланып килгән вакыт иде, мин хәтта җәй көне дә бу акчаны алырмын дип өметләнмәгән идем, чөнки декабрьдә эштән киткән идем. Уйламаганда килеп чыккан бу акча миңа авылга кадәр кайтырга гына түгел, башка ихтыяҗларыма да җитте. Чегәннәр әйткәнчә, акча чыннан да бер сәгать эчендә «килеп тә җитте».
Бу хәлдән соң ирем гел көлде: «Сине ялгыз гына урамга чыгарырга ярамый, барыбер бөтен акчаңны чегәннәргә өләшеп кайтасың», – дип шаярта иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә