Чаллы күз алдыбызда үсте
Үзәк урамда янгын депосы да (Хәзер бу урында кабер ташлары ясыйлар) булган. “Башта ат арбасына агач бочкага су тутырып янгын сүндерергә китә иделәр, соңрак “Зил” машиналары йөри башлады. Без аларны күзәтә идек”, - ди Фәния апа.
- “Шәһри Чаллы” газетасын әнием Гышкия яратып укый иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ислам дине канунары буенча яшәгән әниемә бездә һәм оныкларында татар теленә мәхәббәт уятканы өчен рәхмәтлебез. Газетада шәһәр тарихына багышланган язмаларны аеруча яратып укыйм, чөнки Чаллы безнең күз алдыбыз да үсте, - ди укучыбыз Фәния Әхмәрова.- Мин дә истәлекләрем белән уртаклашасым килә”, - дигәч аның белән очрашып, сөйләштек.
Чулман буендагы матур шәһәр Фәниянең күз алдында үсә. Аларның гаиләсе Пушкин урамында үз йортлары белән яшәгән. “Әти алтын куллы кеше иде. Ул йортны үзе төзегән. Йортның нигезе бүген дә исән. Шул урамнан узганда аны күреп, йөрәгем һаман да телгәләнә. Гомеребезнең иң матур мизгелләре шунда узды бит”, - дип Фәния апа үзенең хәтирәләрен яңартты.
- “Хитрый” базарга барып көнбагыш сатып ала идек. Көнбагыш сатучылар капчыклары белән биектә басып тора иделәр. Берәү алдый, берәү алданганга күрәдер инде базарны хитрый дип йөрткәннәр. Үзәк урамда “Галантерея” кибете бар иде. Анда җеп, инә, хушбуй, сабын ише кирәк-яраклар сатыла иде. Барысы да очсыз. Аннан узып, ипи заводы эшләде. Аның зур тәрәзәләре җиргә батып тора, зур чаннарда камыр болгаталар... Аннары тирә-якка ипинең хуш исләре тарала. “Каменный” кибеттә тәмле ипи һәм башка тәм-томнар саттылар.
Без хәзерге базар биләмәсенә каршы якта яшәдек. Ремесленное училищеда укучы булачак комбайнерлар, тракторчылар, тулай торак булмаганлыктан бездә тордылар. Базар ягындагы колонкага суга йөрдек. Үзәк урамда бәз фабрикасы эшләде. Анда эшләүчеләр хәзерге ГЭС базары мәйданындагы баракларда яшәделәр. “Северный” кибетендә тукымалар, марлялар саттылар. Ул вакытларда үзәк урам гөрләп тора иде. Нинди генә кибетләр юк иде анда.
Универсамга каршы яктагы Петруха бакчасында алмагач, карлыган һәм башка бик күп агач, куаклар үсә иде. Без шуннан алмалар, карлыганнар җыя идек. Бакчаны Петруха бабай саклады. Билгеле инде без аңардан качып кына алмалар җыя идек. Эләксәң, беттең дигән сүз бит.
Таш кибеттә бик тәмле сөт ризыклары сатканнар. “Ул сөтнең тәмлелеге хәзер дә тел очында тора. Шешәләрне 15 тиенгә кире тапшырып, сөт ризыклары ала идек, - ди Фәния ханым. - Үзәк урам белән Пушкин урамы киселешендә Ирек мәйданы, хәрби комиссариат бар иде. Мәйданда Ленин һәйкәле торды. Парадлар, зур бәйрәмнәр шунда узды, егетләрне армиягә дә шуннан озаттык.”
Тарихи үзәк урамда зур шарлы колонналы банк, “Огонек” кинотеатры, клуб, зур китапханә эшләгән. “Уку залы булган китапханәне бик ярата идем. Шундагы китапларны укып үстек”, - ди әңгәмәдәшем. Шуннан ерак түгел, тагын бер зур азык-төлек кибетеннән балалар шакмаклы чәй алып, чәйнәп йөргәннәр...
Үзәк урамда янгын депосы да (Хәзер бу урында кабер ташлары ясыйлар) булган. “Башта ат арбасына агач бочкага су тутырып янгын сүндерергә китә иделәр, соңрак “Зил” машиналары йөри башлады. Без аларны күзәтә идек”, - ди Фәния апа.
Гагарин урамында почмакта бала тудыру йорты булган. “Монда биек наратлар үсеп утыра торган бик матур парк та бар иде. Аннан тирә-якка нарталарның хуш исләре таралды. Без үскәндә Муса Җәлил урамы бик тар иде. КАМАЗ төзелеше башлангач, аны киңәйтеп проспект иттеләр”, - ди Фәния ханым. Гышкия белән Мирзагабдуллага да Пушкин урамындагы нарат йортларын калдырып китәргә туры килгән. Шәһәр фатирына күчкәч, бер көнне Фәниянең энесе төнлә елап уянган. Әнисенең “Улым, саташасың бугай, борылып ят”, диюенә: “Өебезне сагынам”, - дип җавап биргән. Шуннан соң әтиләре “Миләшкәй” бистәсеннән йорт сатып алган. “Әти бу өйне бик матурлап эшләсә дә, Пушкин урамындагы без үскән йорт түгел инде. Анда урамнарда ком иде. Җылы яңгыр явып узгач, ялан тәпи йөрүләр бик рәхәт иде. Монда яз-көз пычрак булды”, - ди Фәния апа.
Ул ГЭС бистәсендә Мулланур Вахитов исемендәге икенче татар мәктәбендә укыган. Татар теле укытучысы Анна Солтанова-Бустрякованы бик ярата торган булганнар. “Бик авыр еллар булса да, әти-әниебез безне чын кеше итеп тәрбияләделәр. Пөхтә булырга, хезмәтне, туган телне яратырга, динне хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Аллаһка шөкер, әниебез гомеренең соңгы көненә кадәр диндә булды, уразасын калдырмады. Оныкларын татарча сөйләшергә өйрәтте. Минем кызым Лилия татарча камил белә, оныкларым Камилә белән Кәрим дә татар телен яраталар, тәртиплеләр. Туган телен яраткан бала тәрбияле була диюләре хак икән. Оныкларыма карап, моның шулай икәнлегенә инандым,”- ди Фәния Мирзагабдулла кызы.
Туры сүзле, чиста, пөхтә, тыйнак Гышкия апа ире белән балаларын чын кешеләр, үзләренең дәвамчылары итеп үстергәннәр. Фәния Казан төзелеш-инженерлар институтын, хисапчылар курсын тәмамлаган. Ислам дине кануннары буенча яши. Намаз укыган саен әти-әнисенең рухына дога кыла. Закир гаиләсе белән Новотроицк бистәсендә үз йортында матур итеп, кешеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Буада балыклар үрчетә, табигатьне, матурлыкны яратучы олы җанлы ир апасы Фәниягә булышып яши. Чулман буендагы гүзәл шәһәр менә шундый тырыш, кешелекле, туган телебезне һәм Ислам динен хөрмәт иткән, аларны үз балаларында да тәрбияләгән кешеләре белән данлы да, шанлы да.
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев