«Җенләнерсең әле!» – дип каргады ул мине
Булмас димә.
Мин тупас, дорфа һәм эчкече әтиле гаиләдә үстем, шуңа ир-егетләрдә иң беренче чиратта йомшаклыкны, игътибарлылыкны һәм спиртлы эчемлекләргә битарафлыкны өстен күрдем. Ләкин, ачыклануынча, йомшаклыкны җебеклек белән бутарга ярамый икән, эчмәүче кеше дә яхшы кеше дигән сүз түгел әле!
Кәбир әтиемнең капма-каршысы иде, миңа шул да җиткән, күрәсең: гашыйк булганымны сизми дә калдым, озакка сузмыйча өйләнешеп тә куйдык. Без, әгәр тырышып карасак, бәлки, бәхетле дә була алыр идек, ләкин монда төп мәсьәлә бездә түгел, ә бик холыксыз бианамда иде: атлаган саен безнең тормышыбызга кысылды, кимсетергә яратты. Кәбир исә иркә булып үскән «әнисе малае» булып чыкты, аның фикеренчә, хатын-кыз ирен хезмәтләндерер өчен генә яратылган, шуңа да бөтен хуҗалык эшләре миңа өелде. Юньле-рәтле акча алып кайтмаса да, көн саен яңа гына пешкән «первый, второй һәм компот» таләп итте. «Аның каравы, синең әтәң кебек эчми, сиңа диванага кул да күтәрми!» – дип кабатларга яратты бианам.
Арытаба да болай яшәп булмый иде, мин аерылышырга гариза бирдем. Әнә шунда башланды! Кәбир әле генә акыра, әле генә шыңшып йөри, әнисе көн саен килеп җәнҗал куптара... Ләкин мин нык тордым: ир кисәгенең әйберләрен пакетларга тутырдым да ишек төбенә китереп өйдем. «Әнә бара юлың!» (без миңа картәнидән калган бер бүлмәле фатирда яши идек). Калган әйберләрен җыештырырга Кәбир, әлбәттә, әнисен чакырды. Анысы исә ишектән килеп керү белән ниндидер кара чүпрәкне битемә ыргытты һәм: «Нәрсә, кәнтәй, ир ошамадымы?! Куып чыгардым да рәхәтләнеп яшәрмен дисеңме? Яшәми генә тор әле!» – дип кычкырды. Аннары яныма ук килеп: «Җенләнеп котырачаксың әле, элмәккә үреләчәксең, кара елан!» – дип «ысылдады».
Моны көтмәгәнлектән, мин теге чүпрәктән читкә тайпылып кала алмадым: ул башымда асылынып торды да иңемә шуып төште. Ул чүпрәктән тирә-якка сасы ис таралды, ачуым килеп, аны бианама кире ыргытыйм дигәндә, алар инде фатирдан чыгып тайган иде. Ул кара чүпрәкне чүп савытына ыргыттым да бу хакта онытырга тырыштым...
Ләкин кич җитүгә үк үземне начар хис итә башладым: баш әйләнә, һава җитми, йөрәк чыгардай булып тибә, күз аллары караңгылана. Үз-үземне белештермичә ярсып, фатир буйлап йөрендем, менә-менә үләрмен кебек тоелды. Шул кичтән бөтен тормышым бозылды...
Мондый өянәкләр миндә көн саен күзәтелә башлады: өйдә дә, урамда да, еш кына эштә дә. Коллегаларым исә миңа матчасы киткән кешегә караган кебек карый башладылар, табибка күренергә киңәш иттеләр. Минем үземә дә матчам киткән кебек тоела башлаган иде инде, колагымда бианамның: «Җенләнеп котырачаксың әле, элмәккә үреләчәксең, кара елан!» дигән сүзләре даими чыңлый иде.
Психиатрга күренергә киңәш иткәч, шунда киттем. Ниндидер дарулар язды, ләкин аларның файдасы тимәде, күңелне баскан шом, паника бетмәде. Һаман җенләнеп йөри торгач, хәлем начарайды гына. Табибка тагын барып, чиратта утырганда бер хатын белән сөйләшеп киттек. Бераз тыңлап утыргач, ул: «Бу очракта сиңа табиблар ярдәм итә алмаячак. Мондый хәл белән очрашканым булган иде, шуның өчен иң дөресе – Мөршидәгә бару булачак», – дип, миңа бер телефон номеры язып бирде.
Мөршидә әби им-томчы булып чыкты. Авылдан килгән булса да, бик заманча карчык икән үзе, хәтта каһвә тәкъдим итте. Матур гына өстәл артында шуны эчеп утырганда мин үз тарихымны сөйләп бирдем.
– Синдә кара, җенләнү бозымы, балам, – диде ул тыныч кына. – Ул акрынлап акылдан яздыра, чыннан да җәфалый-җәфалый җенләндерә. Бу бозым кара әйберләр белән генә ясала. Әйе, синең очракта ул нәкъ менә теге кара чүпрәк булган. Бозымны алмасак, ул синең сәламәтлегеңне тәмам бетерәчәк һәм ахыр чиктә үз-үзеңә кул салу белән тәмамланачак...
Карчыкның бу сүзләреннән соң мин эсселе-суыклы булып киттем, чираттагы өянәгемнең иң көчлесе менә-менә башланачак иде. Шулвакыт әбекәй бер кулымны кысып тотып алды да кырыс кына итеп: «Миңа кара! Тирән итеп сулыш ал!» – диде. «Бу бозымны алып буламы?» – дип сорадым, бераз һушыма килгәч. «Була, – дип тынычландырды ул мине, – өйрәтермен...»
Кыскасы, моның өчен шундый ук кара чүпрәк һәм 12 яңа энә кирәк булды (тәфсилләп язып тормыйм). Мин барысын да Мөршидә әби кушканча эшләдем һәм шулай итеп башыма төшкән бәладән котылдым. Өянәкләр дә бетте, җаным тынычланды, тормышка яңадан сөенеп яши башладым.
Бу вакыйгалар минем өчен бәхетле тәмамланды: тормыш сабагы алдым, сынаулар аша үттем, яшәүгә көч һәм үз-үземдә ышаныч тойдым. Ә менә элекке ирем турында алай дип әйтә алмас идем. Мин аны былтыр бер генә тапкыр очраттым һәм, дөресен генә әйткәндә, башта танымадым да – кыяфәте бик шәптән түгел иде. Күптән түгел әнисен җирләгән, анысы соңгы айларында бик нык чирләгән икән, хәтта якыннарын да танымый башлаган. Мөгаен, Мөршидә әби өйрәткәнчә эшләгәч, аңа үзенең бозымы кире кайткандыр...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
Фото ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев