Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

«Моргта эшләве җиңел, дисезме?..»

Булмас димә.

Пенсионер Екатерина Ивановна, күршесенең үгетләвенә бирелеп, моргка эшкә урнаша. Күршесе анда санитар булып эшли икән.
Екатерина Ивановна берүзе яши, ире дә, балалары да юк, туганнары да аңа бик булышмый. Шуңа күрә ул үз көченә генә таяна. Аның вазыйфаларына мәетне шлангтан юып, тәнен сөртеп, аннары туганнары китергән киемне кидерү керә. Беренче һәм икенче көннәрдә Екатерина мәетләрне күргәч калтырый, бераз курка да. Хәзер Екатерина Ивановна исеменнән язам:
«Башта мәетләрнең ялангач тәненә карау куркыныч булды. Аннан соң хәтта аларны жәлли дә башладым. Уйлана башладым, философ шикелле. Мәсәлән, мин 20 яшьләр тирәсендәге егеткә карыйм. Йөзе кыйналган, ләкин ул барыбер шундый яшь һәм чибәр. Уйлыйм: менә кеше үлде, ул гаилә кора алыр иде, балалар үстерергә мөмкин иде. Ә хәзер кабергә күмәчәкләр, һәм шуның белән барысы да тәмамланачак. Ә хәзер аның әнисенә ничек? Шулай уйлыйм да елыйм. Ә үзем аны шлангтан су сиптереп кенә юмыйм, ә кулларым белән юам, барысы да кешечә булсын өчен. Чөнки ул кеше бит, эт түгел.

Миндә барлык мәетләргә карата шундый кызгану хисе уянды. Күршем миңа әйтә: «Син нормаль түгел. Башта алардан курыктың, ә хәзер аларны җәлләп елыйсың, – ди. – Менә кара, кайберләренең туганнары хәтта күмәргә дә алмый, отказ язалар. Күмәргә акчалары юк. Ә син чит кешеләр өчен газапланасың...» Мин аңа бернәрсә дә әйтмәдем, ә нәрсә әйтергә, һәркемнең үз җаны бар.

Бервакыт безнең моргка бер кызны китерделәр. Ул беркемгә дә кирәк булмыйча озак ятты. Һәм аны, гадәттә, андый очракларда дәүләт хисабына күмәргә әзерләделәр. Ә бу, аны ничек туры килә, шулай күмәләр, дигән сүз.
Ни өчен икәнен белмим, ләкин мин аның өчен шулкадәр нык кайгырдым, әйтерсең лә үз кызым. Ә ул шундый чибәр: чәчләре, керфекләре озын, курчак кебек инде менә. Мин аны үз хисабыма күмәргә уйладым. Начальствога барып, ризалык сорадым. Башта каршы килделәр, аннары миңа аны күмәргә рөхсәт иттеләр. Мин аңа матур күлмәк, туфли сатып алдым. Күмдем, чиркәүгә барып искә алдым. Дөресен әйткәндә, без аның исемен дә белмәдек, чөнки ул билгесез мәетләрдән иде бит. Ләкин Ходай барысын да белә…

Якынча бер айдан мин бер төш күрдем: мин күмгән кыз минем ишек төбенә килгән дә мине исемемне дәшеп чакыра. Мин аны керергә чакырам, ә ул: «Сез монда, ә мин теге якта. Миңа сезгә керергә ярамый». Мин аны тыңлыйм, бер дә курыкмыйм. Ә ул миңа: «Баба Катя, син иртәгә бер көнгә һәм бер төнгә өеңнән чыгып кит. Һәм, һичшиксез, барлык акчаңны үзең белән ал. Бер генә төнне берәр җирдә кунып чык, яме». Шулай диде дә юкка чыкты. Иртән мин тордым. Бу көнне минем ял көнем иде. Мин әзерләндем дә дустым янына киттем, барлык акчамны да үзем белән алдым.

Бер тәүлектән соң фатирга кайтсам, минем барлык нәрсә өсте-аска әйләндерелгән. Караклар, күрәсең, кыйммәтле нәрсә эзләгән. Акча эзләгәннәр, ә акча юк иде, чөнки пенсия бик аз, ә барлык акчаны күмүгә тотынган идем, калганы үземдә иде.

Алар мине үтергән булыр иде, монысы хак. Мине ул кыз, кызганып, үзен кешечә җирләгәнгә шулай коткаргандыр, дим. Мин аңа бик рәхмәтлемен...»

Гөлия Мөгаллимова, https://kiziltan.ru сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә