Бу кызык

Себер энҗесе

Байкал күлен Себернең энҗесе дип атыйлар. Аңа 336 елга коя.

Тик заманча тикшеренүләр башка саннар күрсәтә. Хәтта аңа агып керүче елга һәм инешләрнең саны 500дән артып китәргә мөмкин. Моны төгәл ачыклауга вакытлыча һәм су асты кушылдыкларының күп булуы комачаулый. Шунысы да кызык, күлнең үзеннән нибары бер елга – Ангара агып чыга. 

Байкал күле Евразия материгының нәкъ уртасында урнашкан һәм тар ярымай формасында. Аның озынлыгы 636 км. Киңлеге 24 метрдан 79 метрга кадәр. Сулыкның максималь тирәнлеге – 1642 метр. Ул планетаның иң тирән күле.
Максималь тирәнлек күрсәткече картага 1992 елда кертелгән һәм 2002 елда Байкал күленең биометрик картасын төзү буенча Бельгия-Испания-Россия уртак проектында да расланган.

Байкалның яр буе озынлыгы 2000 км тәшкил итә. Суның үтәкүренмәлелеге 40 метрга җитә. Күл февраль аенда ката, аның бозы да үтәкүренмәле.Байкал табигый территориясе Россия Федерациясенең өч субъектын колачлый (Бурятия Республикасы, Забайкалье һәм Иркутск өлкәсе). Әлеге территориядә 2,4 миллион кеше яши, яр буйларында – 140 мең кеше. Ел саен Байкалны күрергә 1,5 миллион турист килә.

Россия өчен Байкал күле стратегик яктан мөһим! Ул безнең чиста төче су запасының 80 процентын тәшкил итә. Аның суын эчәр өчен дә, халык хуҗалыгында шул килеш – чистартмыйча кулланырга була. Бүген дөньяда чиста суга кытлык арту күзәтелә, шул сәбәпле зур масштабларда ташландык территорияләр күбәя. Ә безнең илнең табигый чиста су резервыбыз – Байкал бар, ул ерак перспективага чиста су куркынычсызлыгын тәэмин итүче кыйммәтле байлык булып санала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БАЙКАЛ

Нет комментариев