Сихерче картәти
Кыргый җанварлар – бүреләр, аюлар, кабан дуңгызлары, шулай ук агулы еланнар тулы урманда аңа бернинди дә куркыныч янамавын картәнием белеп торган, шуңа аның өчен борчылмаган да...
Картәтием Степан Васильевич гомер буе урманчы булып эшләде. Алар картәнием Анна Павловна һәм булачак әтием Иван белән авыл читендәге йортта өчесе генә яшәгәннәр. Урмандагы һәр агач, һәр сукмакны картәтием биш бармагы кебек белгән. Куе урманга, чытырманлыкка берничә көнгә бер ялгызы чыгып китеп тә, берни булмагандай кайтып кергән. Кыргый җанварлар – бүреләр, аюлар, кабан дуңгызлары, шулай ук агулы еланнар тулы урманда аңа бернинди дә куркыныч янамавын картәнием белеп торган, шуңа аның өчен борчылмаган да…
Картәти белән авыл халкы бик дуслашып бармаган, чөнки аннан шөрләгәннәр, күзенә карап әйтмәсәләр дә, аны «сихерче» дип йөрткәннәр. Ул, чыннан да, башкалар белмәгән бик күп нәрсәләрне белгән, бүтәннәр булдыра алмаганны эшли дә алган. Үзе сәламәтлеккә туймаса да (гел таякка таянып йөри иде), авыру кешеләрне дәвалаган, әлбәттә, үзе янына килергә курыкмаганнарны. Сөйләүләренчә, ул урман ияләре белән дус булган, алар белән куе урманда ялгызлыкта калып кына аралашкан. Әнә шулай үз кеше булганлыктан, ул урман ияләре аңа дәвалау сәләте биргән, ләкин моның өчен үзенең сәламәтлегенең бер өлешен алып калганнар, менә шуннан бирле ул, имеш, аксый башлаган.
Ничек кенә булмасын, аннан бик курыксалар да, ярдәм сорап килүчеләр булган. Башка барыр, мөрәҗәгать итәрлек белгечләр дә, табиблар да булмагандыр инде. Ә ул беркемне дә дәвалаудан баш тартмаган, кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Болардан тыш, авылда яшәүчеләр яхшы белә: еш булмаса да, мал кайтмау, югалу очраклары да булып тора. Мондый чакларда да халык ярдәм сорап аңа килгән, ә ул югалган мал-туарның кайдалыгын һич ялгышусыз әйтеп бирә торган булган.
Бала чагымда мин картәти таянып йөргән таякның гади генә булмавына, ә чын-чыннан тылсымлы таякчык булуына ихлас ышана идем. Бу хакта авылдашлар да бик яхшы белә иде. Барысыннан да бигрәк, кешеләр картәтинең кемгәдер ачуы килеп, шул кешегә таягы белән төртеп күрсәтүеннән курка иде. Шулай итсә, ул кешегә бәла киләчәген көт тә тор!
Ләкин картәти бик сирәк очракларда гына болай эшләгән, кешегә һәрвакыт төзәлергә мөмкинлек бирә торган булган.
Кечкенәдән шулай сөйләүләре дә истә калган: ул улын (булачак әтиемне) фронтка озатыр алдыннан ихатада теге таягы белән боҗра сызган да, аны шуның эченә кертеп бастырган, аннары аның аяклары янында җирдә һәм башы тирәсендә һавада бик озак нәрсәдер сызгалаган. Картәти башка авылдашларын да әлеге йоланы үткәрер өчен чакырган, ләкин күпләр килергә курыккан, чөнки гайбәт сүз таратканнар: имеш, карт шулай итеп башкаларның көчен һәм уңышын алып, аны үз улына тапшырыр өчен өшкергән. Ләкин соңыннан күпләр килмәгәнлекләренә үкенгән, чөнки әтием кебек йола үткән ир-егетләр сугыштан барысы да исән кайткан.
Әтием сөйләгәннәрне һич онытасым юк: яу кырында миналар янәшә шартлаганда иптәшләре кырылган, ә ул хәтта яраланмаган да! Аның сугыштан киеп кайткан шинеле өйдә бик озак эленеп торды, ул пулялар тишегеннән теткәләнеп беткән иде. Берничә тапкыр дошман пулясы аның пилоткасын да тишеп үткән, куенындагы су фляшкасына да тигән, ә үзенә берни дә булмаган.
Сугыш вакытында һәм аннан соңгы беренче елларда, аеруча кышкы салкын айларда, бик күп авылларда ачлык хөкем сөрә. Азык-төлек кешеләргә генә түгел, кыргый җанварларга да җитми. Бүреләр исә авыллардагы йорт хайваннарына өере белән һөҗүм итә. Мескен малларны хәтта абзар-кураларга ябып кую да ярдәм итми, әллә кайлардан кереп буып чыгалар – ачлык үзенекен эшли. Шулай итеп, халык янә зур хафага төшә: бердәнбер туендыручылары булган сыер-кәҗәләрсез дә калсалар, үзләре дә ачлыктан кырылачак!
Нәкъ шул вакытта Степан Васильевич кич җиткәч үзенең тылсымлы таягын ала да шуның белән йорт-курасы тирәсендәге кар өстеннән чик ясап сызып чыга, күршеләренең хуҗалыкларын да игътибарсыз калдырмый. Ә төн буе, шул сызыкны үтә алмыйча, ач бүреләр улашып утыра торган була, берсе дә шул чикне атлап чыга алмый. Менә шулай итеп, картәтием авылдашларын ач үлемнән һәм башка хәвеф-хәтәрләрдән саклап калган. Бу хакта соңрак миңа әтием дә, картәнием дә сөйли торганнар иде. Бу хәстәрлекләре өчен, әлбәттә, аңа медальләр бирмәгәннәр, ләкин, ничек кенә булмасын, авылдашларымның балалары, оныклары һәм туруннары әлеге көнгә кадәр картәтиемне иң яхшы, җылы сүзләр белән генә искә ала…
Бүген инде картәтием дә, әтием дә исән түгелләр. Хәер, үземә дә инде күп калмагандыр. Ләкин исән чагымда, гомеремнең соңгы көннәренә кадәр мин үземнең сихерче картәтиемне иң җылы хисләр белән искә алачакмын…
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
Фото ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев