Сыерчыклар турында кызыклы фактлар
Белә идегезме?
Кара каргалардан соң сыерчыклар да кайта башлый. Язын беренче булып ата сыерчыклар килә икән. Алар булачак гаиләләренә «өйләр» карап куя. Ә бераздан, якынча берәр атна узгач, ана кошлар да кайта.
Ата сыерчык үзенә пар тапкач, алар сайлап куйган йортларын кора башлыйлар. Ялан-кырлардан, бакчадан агач ботаклары, салам бөртекләре, яфраклар, тамырлар, мүкләр, кош каурыйлары, йоннар, баулар, җепләр, чүпрәк корамалары ташыйларлар.
Сыерчыклар җирдән сикереп түгел, ә атлап йөри, кешедән дә курыкмыйлар.
Алар төрле тавышлар да чыгара ала икән. Мәсәлән, башка кошларның сайравын кабатларга сәләтлеләр. Хәтта эт өргән, песи мияулаган, бака бакылдаган тавыш та чыгара алалар, телефон чыңын да кабатларга мөмкиннәр.
Бу кошлар бакчага да файда китерә. Сыерчыклар төрле бөҗәкләрне: май коңгызы һәм аларның личинкаларын, каты корт (проволочник), кигәвен, сукыр кигәвен, суалчан, чебен ашыйлар. Яз-җәй чорында бер пар 8 меңгә якын май коңгызын юк итә икән. Сыерчык гаиләсе юкка чыгарган бөҗәкләрнең гомуми массасы 6 килограммга якын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев