Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Чаллы тарихы

Чаллы музеенда 55 меңнән артык экспонат бар

Музейда иң кызыклы экспозицияләрнең берсе – радио эшенең барлыкка килү тарихы.

1969 елның 13 декабрендә Яр Чаллыда дөньядагы иң зур автогигант төзелә башлый. Тарих чаллылылар күз алдында, чаллылыларның куллары белән эшләнә. 1972 елның 10 апрелендә Яр Чаллы шәһәр Башкарма комитетының 135нче номерлы карары нигезендә шәһәр тарихы музеен булдыру турындагы карарга кул куела. Музейның беренче директоры итеп Эльвира Климкина билгеләнә. 

Чишмә башы
Музейда башта нибары өч кеше хезмәт куя, җәмәгатьчелек ярдәме зур була. Шул елларда музей янында актив тормыш позициясе алып барган сугыш һәм хезмәт ветераннарыннан ярдәм советы оештырыла. Алар арасында туган якны өйрәнүче, тарихчы, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны Василий Лапочкинны һәм шәһәрнең беренче комсомолларының берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Гринчукны аерым билгеләп үтәргә кирәк.

1973 елның 17 апрелендә Гидротөзүчеләр бистәсенең Есенин тыкрыгында урнашкан тулай торакның беренче катында музейның төп бинасын тантаналы төстә ачалар. Еллар үтү белән музейның исемнәре дә үзгәрә: Яр Чаллы туган якны өйрәнү музее, Яр Чаллы шәһәренең тарих музее. 2005 елның ахырында шәһәр хакимияте музей бинасы итеп 1970 елда ук төзелгән «Чулпан» кинотеатрың бинасын билгели. 

2005 елның октябреннән башлап 2008 елның январена кадәр музейда реконструкцияләү эшләре алып барыла. Музей экспозициясен булдыруда фәнни хезмәткәрләр көч куя. Әйтергә кирәк, музейдагы бизәү-матурлау эшенә «Россия рәссамнары союзы»ның Чаллы бүлеге рәссамнары җәлеп ителә. 2008 елның 26 апрелендә музейны тантаналы ачу бәйрәмендә илебезнең һәм республиканың атаклы кешеләре катнаша.

2010 елның январенда шәһәр тарихы музееннан «дәүләт» статусы алына һәм ул «муниципаль автоном мәдәният учреждениесе» булып кала. 2014 елның 17 сентябрендә экология һәм табигатьне саклау музеен берләштерү сәбәпле, шәһәр музее тарих-туган якны өйрәнү музее итеп калдырыла.
Чаллы шәһәре музее республикада иң эре музейлардан санала. Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләре итеп фәнни-тикшеренү, фәнни-фондларны карау, фәнни-экспозиция, күргәзмә, фәнни-методик, мәдәни-белем бирү, өйрәнү һәм саклау, мәдәни мирас объектлары санала. 2023 елга музей фондында барысы бергә 55 меңнән артык экспонат теркәлә, шуларның 39 меңе – төп фонд экспонатлары.

Экспозицияләр һәм бүлекләр
Музейның төп экспозициясе бинаның 2,5нче катында урнашкан. Музейның 1нче катында «КАМАЗ» төзелеше тарихына багышланган, Яңа шәһәр һәм Чаллының бүгенге торышына юнәлдерелгән экспозиция урын алган. «КАМАЗ»ның 50 еллык юбилеена музейда махсус күргәзмә дә барлыкка килә: биредә «КАМАЗ» машинасының заманча моделе, ягъни «КАМАЗ-2020» кабинасы макеты һәм «ШАТЛ-1221» пилотсыз гына йөри торган пассажирлар электробусы урнаштырылган.
Музейның икенче катында урнашкан экспозициядә шәһәрнең борынгыдан башлап 1930 елларга кадәр тарихы чагылдырылган. Археология бүлегендә исә палеолит чорыннан башлап XIII-XIV гасырларда шәһәребез җирлегендә табылган экспонатларны күрергә була. Биредә шул елларда бик популяр булган гончар, ювелир, бронза кою кебек җитештерү эшләре күрсәтелгән. Барлык экспонатлар да шәһәр территориясендә һәм аның җирлегендә урнашкан бистәләрдән табылган.

Музейдагы үзәк урынны төбәкнең этнография бүлеге биләп тора. Биредә төрле халыклар арасында крестьяннарның көнкүрешен-яшәешен чагылдырган кызыклы имитацияләр тәкъдим ителгән. Монда крестьян ишегалды, коеп эшләү бүлмәсе, байлар лавкасыннан эспозицияне карарга була. Бу күргәзмәләрдә көнкүрештә кулланылган чын предметлар һәм муляжлар кулланылган. 

«Алтын келәт» («Золотая кладовая») бүлегендә музейга килүчеләр ювелир эшләнмәләр, татарларның һәм чуашларның бизәнү әйберләре белән танышырга мөмкиннәр. Моннан тыш, биредә патша чорыннан калган тәңкәләрнең зур коллекциясе, совет акчалары, истәлекле һәм юбилей тәңкәләре тәкъдим ителгән.
1,5нче катта урнашкан экспозициядә Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы, шәһәр тарихы, халкы, геройлары, Ватан сугышында катнашучылар, 1950-60 елларда тыныч тормышны торгызу, Түбән Кама ГЭСын төзү, Каманы ябу турында сөйләнелә. Монда төрле елларда «кайнар нокта»ларда хезмәт иткән Ватанны саклаучылар турында махсус стендлар да урнаштырылган. Экспозициядә фотолар, солдатларның шәхси әйберләре, документлар, сугышчы-интернационалистларның медальоннары да бар. Хәзерге вакытта СВОда катнашучылар турында мәгълүмат туплана. 

Музейда иң кызыклы экспозицияләрнең берсе – ул радио эшенең барлыкка килү тарихы турында бүлек. Биредә якташыбыз, радиомастер С.Хәсәншин тарафыннан җыелган һәм 1997 елда музейга бүләк ителгән радио-видео һәм телеаппаратураның зур коллекциясе тәкъдим ителә. 

1999 елда шәһәрдә төзелгән экология һәм табигатьне саклау музее 2014 елдан тарих-туган якны өйрәнү музееның аерым бүлеге булып тора. Музейның дүрт бүлеге бар. Аларның һәрберсе Кама буе үсемлек һәм хайваннар дөньясының үзенчәлеген ачып тора. Флора бүлегендә кызыклы экзотик үсемлекләр, «Туфрак һәм минераллар» бүлегендә төрле файдалы казылмаларны күрергә мөмкин. «Фауна»да төбәгебездә яши торган күпсанлы хайваннар тәкъдим ителгән. Экология бүлегендә исә әйләнә-тирә мохитне саклау турында бай мәгълүмат тупланылган.

Шәһәр музеенда шулай ук «Кама буе хайваннар дөньясы» дип исемләнгән бүлек бар. Биредә удмурт милли музееның профессионаллары эшләгән 75 хайван һәм кошның таксидермик скульптурасы тәкъдим ителгән. Ел саен Яр Чаллы шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее 40-50 күргәзмә үткәрә. Музей диварларында вакытлы күргәзмәләр дә оештырыла. 

Экскурсияләр
Музейда экскурсияләр татар һәм рус телләрендә алып барыла. Шәһәребез яшүсмерләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен «Поповтан алып Стахеевка кадәр», «Кырыгынчы еллар һәм сугыштан соңгы Чаллы», «Бөек төзелеш тарихы», «Рус һәм татар йорты» һәм башка шундый экскурсияләр дә үткәрелә. Күркәм традиция буенча, музейда бәйрәм даталарына билгеләнгән махсус акцияләр һәм ачык ишекләр көннәре дә уза. 

Балалар туган шәһәрләрен һәм аның тарихын күбрәк белгән саен үзләре өчен билгесез тарихи урыннарны ачалар, моңа гаҗәпләнәләр, аларга тарих кызыклы була башлый. Шул максаттан музей хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең Үзәк урамы, Гидротөзүчеләр урамы, Муса Җәлил проспекты буенча җәяүле экскурсияләр, иҗтимагый киңлекләрдә викториналар һәм күргәзмәләр оештырыла. Мәктәп укучылары еш кына шәһәр буйлап һәм Элеватор тавында урнашкан «Кама икмәге музеена» автобус экскурсияләре уздыру буенча мөрәҗәгать итәләр.

Шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары арасында истәлекле урыннар буенча велоэкскурсияләр һәм велоквестлар, шулай ук кичке экскурсияләрдә катнашу да популяр. Соңгы ике елда декабрь-январь айларында мәктәп укучылары өчен трамвай идарәсе ярдәме белән махсус экскурсияләр дә оештырыла. Мәктәп укучылары Яңа ел трамваенда йөри ала.   

Музейга кызыксыну чүлмәкчелек буенча мастер-классларга йөрү аша да арта. Шулай ук шәмнәр ясау, сквишлар, кумихимо техникасында беләзекләр бәйләү мастер-класслары да оештырыла. Музей тарафыннан үткәрелгән чаралар «Pro-мәдәният» һәм «ВМузей» сайтларында урнаштырыла, бу килүчеләр санын арттырырга, яшүсмерләрнең мәдәни чараларга кызыксынуын һәм активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. 

Проектлар
Музей хезмәткәрләре Сабантуй милли бәйрәмендә дә анда актив катнаша. Әле шунысы бар: Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы паркында үткәрелгән бәйрәмендә дә музей тарафыннан әзерләнгән «ХХ гасыр башы татар йорты интерьеры» дип аталган интерактив-күргәзмәсе дә тәкъдим ителә. Ел саен әлеге композицияне 25 меңнән артык кеше карап китә.

2004-2007 елларда тарих музее базасында Чаллының төп китабы – «Чаллы шәһәре энциклопедиясе»н булдыру буенча эшләр башланып китә. 2007 елның декабрендә китап Казанда 5000 данә тираж белән басыла. Ә китапны тантаналы рәвештә ул вакыттагы мэр Илдар Халиков Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда тәкъдим итә. Китап басылып чыккач ук энциклопедиянең 2нче басмасын булдыру өстендә эш башлана. 

Юлия Капитова директор вазифасына килгәч, музейда проект эшчәнлеге аеруча актив алып барыла башлый. Татарстан Хөкүмәте грантлары акчаларына музейда күп төрле проектлар тормышка ашырылды. Шулар рәтендә «Тарихи урыннар буенча велоквест», «Мин Россиядә яшим», «КАМАЗ – ярты гасыр бергә» дигәннәре бар.

2021 ел нәтиҗәләре буенча тарих-туган якны өйрәнү музее «2021 елгы мәдәният учреждениесе» номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Шулай ук «Россия халыкларының этносы һәм мәдәнияте» күргәзмә проекты өчен «Ел проекты» номинациясендә җиңүче булды.

Музейның күргәзмәләре, үткәргән чаралары турында мәгълүмат белән «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә, музейның веб-сайтында танышырга мөмкин (https://museum-chelny. com), шулай ук бар мәгълүмат Pro.Мәдәният.РФ сайтында (https://pro. culture.ru) да урын алган. 
Наталья Микрюкова, шәһәр музее фондларын саклаучы баш белгеч. 

Гөлия Ибатуллина тәрҗемәсе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих музее