Чаллыга ничә яшь?
Федор Попов җитәкчелегендәге крестьяннар төркеме Чаллы елгасы Камага кушылган борында (Мыс) төпләнә.
Безнең Көнчыгыш Кама буе чал тарихка ия. Борынгы заманнардан ук Чаллы җирләрендә төрле кабиләләр яшәп килгән, төрле халыклар берсен-берсе алыштыра торган, бу – фин-угырлар, сарматлар, болгарлар, башкортлар, ногайлар, татарлар, славяннар һ.б. Урман һәм дала, Урал тавы итәге һәм Кама аръягы киңлекләре чигендә урнашканга күрә бу төбәк арадаш территория булып торган. Биредә мөһим коры җир һәм су сәүдә юллары узуы да халыклар күчешенә китергән. Шул рәвешле безнең якларда төрле халык үз эзен, үзенчәлекле матди һәм рухи һәйкәлләрен калдырган. Моңа археологик табылдыклар дәлил.
Идел-Кама болгар дәүләте чорында – 9-13 гасырларда – хәзерге Яр Чаллы һәм Тукай районы территориясендә болгар бабаларыбыз яшәгәнлеге мәгълүм. Безнең шәһәрнең борынгы язмаларда беренче тапкыр телгә алынган исеме дә –Чалнинский починок – болгарлардан калган атама булырга мөмкин. Уфа губернасында исеме төрки чыгышлы рус авыллары булуы турында 19нчы гасыр галимнәре үк язып калдырган. Алар белдерүенчә, әлеге атамалар бу урында элегрәк булган төрки шәһәр-авылларыннан калган яисә авылга шундагы елга яки инеш исеме бирелгән. Әлеге фикерне күренекле якташыбыз, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин да ассызыклый. «Чал тарихлы кала» тапшыруын әзерләгәндә минем аныӊ фикерен беләсем килде. Казанның меңьеллыгын исбатлауга зур өлеш керткән археолог белән әӊгәмәнеӊ бер өлешен сезгә тәкъдим итәм.
– Фаяз Шәрипович, Чаллыга 1626 елда нигез салынган дигән фикер еш ишетелә. Сез бу дата белән килешәсезме?
– Сорау кызык, әмма кыен, чөнки тарихчыларның үзләренең дә төпле фикерләре юк. Элек җиңелрәк иде. Беренче тапкыр Чаллы тарихы документларда кайчан телгә алынган – шул датаны нигез салыну датасы дип әйткәннәр. Әйтик, 1626 ел, 17нче гасыр. Чаллы шул елларда искә алынган. Хәзер без бу мәсьәләгә икенче төрле киләбез. Соңгы вакытта миңа Казан белән бәйле рәвештә бик күп шәһәрләрнең яше белән кызыксынырга туры килде. Шул ук вакытта рус шәһәрләре белән дә, Көнбатыш Европа илләрендәге борынгы шәһәрләр белән дә. Мин шуның белән кызыксындым – шәһәрнең датасын нинди әйберләргә, материалларга нигезләнеп билгелиләр икән. Кызыклы гына күзәтүләрем булды. Шуларның нәтиҗәсе булып Казанның меңьеллыгы тора. Кызганычка каршы, бу эшкә археологлар, тарихчылар – профессиональ белгечләр генә катнашмый, сәясәт тә килеп кушыла һәм мәсьәлә тагын да катлаулана. Менә Идел буенда утыра торган рус шәһәрләрен алыйк – Сембер, Самара, Саратов (Сарытау), Әстерхан. Берсенең дә исеме русча түгел. Әстерхан Алтын Урда чорында булган, соңыннан Казан ханлыгы чорында да Әстерхан ханлыгы булган. Табигый инде, башкаласы Әстерхан. Әмма аңа 16нчы гасырның икенче яртысы – 1558 елларда нигез салынган дип исәпләнә. Янәсе шул вакытта рус гаскәре Әстерханны алып җимерә дә, шунда рус шәһәре салып куя. Һәм хәзер Әстерханның тарихын руслар салган шәһәрдән башлыйлар. Бу дөрес түгел. Аның борынгырак тарихын кая куябыз? Ул ким дигәндә 13-14нче гасырларда барлыкка килгән шәһәр бит. Бөтен шәһәрләрне дә русныкы итеп үзгәртергә ярамый бит инде.
Шәһәрнең исеме Чаллы. Ә нигә соң 16-17нче гасырда барлыкка килгән шәһәргә урыслар татар исеме кушканнар? Шушы ук факт миндә шикләнү тудыра. Чаллы топонимы безнең Татарстанда киң таралган – утызлап авыл исеменә Чаллы сүзе кергән. Бу шәһәрне руслар төзегән дигәнгә мин ышана алмыйм. Менә шундый нәрсәләр килеп туа Чаллы тарихын өйрәнгәндә.
– Фаяз Шәрипович, Сез Чаллы тарихи яктан ни дәрәҗәдә өйрәнелгән дип исәплисез? Аз икән, сәбәпләре нәрсәдә?
– Моңа кадәр бер генә профессиональ тарихчы да Чаллы тарихы белән шөгыльләнмәде. 17нче гасырда нигез салынган диләр, тик аның тарихы борынгырак, минемчә. Ныклап өйрәнергә кирәк. Ике яктан да инициатива булырга тиеш. Беренчедән, археологлар ягыннан (Казан университеты, Фәннәр Академиясенең Тарих институты, Алабуга универститеты). Археологлар әзер булырга тиеш. Икенче яктан, безгә шәһәр хакимияте тарафыннан ярдәм кирәк, башкача анда казып булмый. Кызганыч, элегрәк моңа игътибар итмәделәр. Анда бит хәзер төзелеш бик күп – йортлар, коттеджлар. Ул археологлар өчен уңайсыз урын булып китте.
– Мәләкәс һәм Чаллы елгалары Камага койган җирләрдә, Элеватор тавында борынгы болгар шәһәре яки авылы булган дип фаразлана. Анда табылган экспонатлар моны дәлилли аламы?
– Моннан берничә ел элек без монда казу эшләре башлап җибәргән идек. Аңа тикле Чаллыда кайбер разведкалар булып китте. Мисал өчен, тарих фәннәре докторы Евгений Петрович Казаков җитәкчелегендә. Ул Мәләкәс елгасы тирәләрендә эшләгән иде. Ул анда болгар чорына караган авыл урынын (селище) тапты. Материаллары бар иде. Бераздан соң шул болгар авылы каршындагы Элеватор тавында разведкалар булды һәм бик аз гына казу эшләре үткәрелде. Шул чакта болгар чорына караган кайбер әйберләр табылды, аз булса да, бер-ике бөртек булса да – ул күрсәткеч. Болгар чорына караган керамика, Алтын Урда чорына караган кайбер әйберләр табылды. Бик аз алар, әлбәттә, әмма кызыклы. Аларга таянып мин бер фикер әйткән идем. Евгений Казаков тапкан авыл урыны һөнәрчелек бистәсе булган, анда гади халык яшәгән, ә тау башында ныгытма – хәрби крепость булган. Бу, әлбәттә, гипотеза, минем фаразым. Әмма моны исбатлау өчен Элеватор тавы тирәсендә казу эшләре башларга кирәк.
– Фаяз Шәрипович, Тарих институты Чаллы җирлегендә археологик экспедицияләр үткәрергә исәплиме?
– Киләчәктә Чаллыны тикшерүне күздә тотарга кирәк. Мин Чаллыда еш булам. Кешеләр Чаллы тарихы белән кызыксына. Бу тема мөһим. Кул кушырып утырырга ярамый. Чаллы республиканың зур шәһәре бит. Аның яшен билгеләү, тарихын өйрәнү безнең бурычыбыз. Чаллыны, аның тирәсендәге җирләрне өйрәнергә кирәк, экспедицияләр оештырырга кирәк. Борынгы истәлекләр бар, хәтта Болгар чорыннан иртәрәкләре дә бар.
– Чаллыда тарихи урыннарны саклау буенча нәрсәләр эшләнергә тиеш?
– Шәһәр хакимияте тарихи-мәдәни урыннарны саклау буенча документ чыгарган иде. Анда Элеватор тавы да кертелгән. Бу документ эшләп китсә, без әле Элеватор тавындагы кайбер урыннарны саклап калырбыз. Киләчәктә ул барыбер кирәк булачак. Быелмы, икенче елгамы – археологлар килеп эшли башласа, нәрсә дә булса тапмый калмаслар дип уйлыйм.
Яр Чаллыга 1626 елда нигез салынуы турында 19нчы гасыр галимнәре Г. Перетяткович, М.Любавский, В.Ефремов хезмәтләрендә әйтелә. Алар Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп язылган. 1626 елда Трехсвятское (хәзерге Алабуга) патша сарае авылында яңа крестьяннардан җәмгыять төзелә. Аның башында Федор Попов исемле крестьян тора. Воевода Семен Волынский указы буенча бу крестьяннар (Федор Нифонтьевич Попов, Зотик Михайлович Бухарин, Миронка Мартемьянов һәм аларныӊ иптәшләре) Каманың сул ярына чыгып, Уфа өязендә төпләнергә рөхсәт алалар.
Кечкенә генә общинага никадәр җир, тугай һәм урманнар бирелүе күзгә ташлана. Урын чыннан да бик кулай – калку ярларны язгы сулар басмый, кечкенә елгаларның (Чаллы, Мәләкәс, Шилнә) суын эчәргә, тегермән куярга була, кеше кулы тимәгән урманнар, болыннар күп. Борынгы документларда бу урыннарда Алабуга крестьяннары төпләнгәнче нинди дә булса авыл булганлыгы турында әйтелми. Бер төркем галимнәр Болгар, Казан ханлыгы чорының берәр кирмәненнән калган нигез, бина яки йортлар сакланган булса, алар документта һич югында ориентир буларак телгә алыныр иде дигән фикердә тора. Кайберләре исә Алабуга крестьяннары килгәнче Каманың бу ярында татарлар яшәгән, әмма Казан ханлыгы җимерелгәннән соң алар йортларын ташлап качып киткәннәр дип белдерә.
Тарихи белешмә
1552 елда Мәскәү патшасы Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алып Россиягә кушканнан соң, Каманың сул ярында рус хөкүмәте хуҗалык эшчәнлеге алып бара башлый. Шәһәрләр, бистәләр, сөрү җирләр һәм көтүлекләр исәпкә алына. Тормыш итү өчен иң яхшы урыннар – бу Кама буйлары – казна җире дип игълан ителә. Аларны мул итеп рус кешеләренә бирәләр. Бу төбәккә казаклар, стрелецлар, ирекле һәм монастырь крестьяннары, качаклар һ.б. күчеп утыра башлый. Ә биредә яшәгән рус булмаган халыклар, шул исәптән татарлар, зур шәһәрләр һәм елгалардан 20-30 чакрым читкә китеп урнашырга мәҗбүр булалар. Бу указ Кама буенда яшәгән башкортларга гына кагылмый, чөнки алар Казан ханлыгы җимерелгәннән соң рус патшасына буйсына башлыйлар, шуңа күрә үз җирләрендә калалар. Башкортларга Чаллы, Шилнә, Ык, Минзәлә, Зәй елгалары буенда зур җир кишәрлекләре бирелә. Моның өчен алар казнага ясак түлиләр. Әмма ул зур булмый – кеш, кондыз, төлке, тиен, сусар тиресе белән түләнә.
Ә хәзер кабат рус елъязмасына, 1626 елга әйләнеп кайтыйк. Каманың сул ягы искиткеч бай табигатьле – анда калын урманнар җәйрәп ята, уңдырышлы җирләр, тугайлар күп була. Федор Попов җитәкчелегендәге крестьяннар төркеме Чаллы елгасы Камага кушылган борында (Мыс) төпләнә. Алар иген игә башлыйлар, терлек асрыйлар, ауга йөриләр, балык тоталар. Беренче елларны патша Чаллы крестьяннарын оброк түләүдән дә азат итә. Тора-бара алар янына башка кешеләр дә күчеп утыра. Шулай итеп, беренче авыл барлыкка килә. Аңа Чалнинский Починок дигән исем бирелә. Пүчинкә (починок) тирәсендә башка авыллар да төзелә, халык саны артканнан-арта. Рус кешеләре, Кама ярларында гына калмыйча, эчкәрәк – Зәй, Шушма, Ык, Агыйдел буйларына да үтеп керәләр. 1647 елда булачак Уфа губернасында беренче халык санын алу үткәрелә. Аның буенча инде 74 авыл исәпкә алына. Аларда барлыгы 700гә якын хуҗалык, 2300гә якын ир заты яши.
Нибары 20 ел вакыт эчендә Чаллы пучинкәсе дә зур авылга әверелә, анда 121 хуҗалык исәпкә алына. Ә аның тирәсендә унлап яңа пучинкә үсеп чыга. Аларның иң зурысы Набережная Слобода (Бережная, соңрак Бережные Челны) 100 йортлы була. Орловкада – 27, Мироновкада – 26, Калининда 9 хуҗалык була. Чаллы пүчинкәсенә караган бу авылларда барлыгы 300дән артык хуҗалык санала. Аларда 683 кеше (ир-ат) яши.
Тормыш шулай дәвам итә. Дала белән чиктәш булганга күрә, Чаллы пүчинкәсенә һәм якын-тирә авылларга еш кына күчмә халыклар һөҗүм ясыйлар. Үз җирләрен саклау максатыннан Алексей патша Чаллы елгасының Камага койган урынында кирмән (крепость) – шәһәрчек төзергә әмер бирә. Уфа воеводасы Федор Милославский кушуы буенча, эшне бик кызу тоталар. Кыска гына вакыт эчендә биек ярда (хәзерге Элеватор тавында) кирмән сафка баса. Аны Челнинский Городок дип атыйлар. Челнинский Починок атамасы документлардан юкка чыга. Ә Чаллы кешеләре яши торган иң зур авыл Мыс дип үзгәртелә. Соңрак Мысовые Челны һәм Челнинский Городок кушылып, бер авыл хасил итәләр. Башта ул Береговые, Бережные, тора-бара Набережные Челны исемен ала.
Тарихчылар тасвирлаган буенча, Чаллы крепосте шактый зур – озынлыкка 100 сажин, аркылыга 60 сажин чамасы була. Анда алты манара урнаштырыла. Крепость агач стеналар белән уратып алына. Аның биләмәсендә икмәк йорты, акча һәм дары базлары булуы мәгълүм. Дошман һөҗүменнән саклану өчен 6 туп куела. Крепость эчендә шулай ук төрмә һәм каравыл йортлары, мунча була. Монастырь һәм чиркәү төзергә дә рөхсәт бирелә.
Патша Указы белән Чаллы крепостена 100 атлы казак алына. Аларның төп вазыйфасы – Чаллы төбәген калмыклар һәм ногайлылар һөҗүменнән саклау була. Бу хезмәткә бик кыю һәм көчле кешеләрне генә алалар. Документлардагы фамилияләргә караганда, алар төрле төбәкләрдән килә, мәсәлән, Петрушка Уфимец, Якушка Лаишевец, Васька Астраханец һ.б. Хәрби хезмәттән тыш, казаклар һөнәрчелек эшләре белән дә шөгыльләнә, бу аларның кушаматларында күренә – Самолка Кожевник, Власка Портнов, Офонка Шерстобит, Ивашка Сапожник һ.б. Патша жалованиесе өстенә, һәрбер казакка 30 дисәтинә җир дә бүлеп бирелә. Мироновка крестьяннарын башка авылларга таратып, андагы крестьян җирләренең тулысы белән Чаллы казакларына бирелүе мәгълүм.
Тарихи документлардан күренгәнчә, Чаллы крепосте тирәсендә зур хәрби бәрелешләр булмый. Дөрес, крепость үзе дә озак тормый. 5 елдан соң Кама аръягы ныгытмасы – Закамская оборонительная черта төзелгәч, крепость әһәмиятен югалта. Аны Зәйгә күчерәләр. Ә менә крепость урнашкан ярда йортлар төзелә, халык арта, тора-бара аны Красная гора дип йөртә башлыйлар. Анда пристань, аннары элеватор төзелә. Бусы инде яңарак тарих.
450 чакрымга сузылган Кама аръягы хәрби ныгытмасын төзү Чаллы крестьяннары тормышына зур йогынты ясый. Патша аларны әлеге ныгытма буйлап гарнизоннарга, Минзәлә, Зәй һәм башка крепостьларга хәрби хезмәткә күчерергә әмер бирә. Әлбәттә, Чаллы крестьяннарының йорт-җирләрен ташлап китәселәре килми. Әмма бу мәҗбүри куела. Ул вакытта Чаллы төбәгеннән барлыгы 1400ләп гаилә күчеп китә.
18нче гасырда да Кама буенда халык саны артканнан-арта бара. Бирегә төрле милләт халыклары килеп урнаша. Шулай да аларның күпчелеген руслар тәшкил итә. Аларны бу якка, элеккечә күп күп өстенлекләр биреп, патша хөкүмәте үзе җибәрә. Бу чорның иң зур вакыйгаларыннан берсе – җир сатып алуга, аны файдалануга рөхсәт алыну. 1730 елларда алпавыт җирбиләүчелеге үсә башлый. Рус дворяннары, отставкадагы чиновниклар һәм офицерлар зур җир биләмәләре сатып ала башлыйлар. Чаллы җирендә дә беренче алпавыт авылы барлыкка килә. Екатерина II майор Тютчевка дворянлык титулы һәм җирләре, кешеләре белән бергә Мироновка авылын бүләк итә (элек ул Чутчево дип тә аталган). Авылның бер урамы безнең көннәргә кадәр исән, ул пединститут каршында урнашкан һәм борынгы исеме белән Мироновка дип йөртелә. Мондый затлы бүләкләр, әлбәттә, күбесенчә рус кешеләренә ясала. Көнчыгыш Камада аларның саны артканнан-арта. 18нче гасыр ахыры – 19нчы гасыр башларында Минзәлә өязендә халыкның 40 процентын руслар тәшкил итә. Кама аръягына күчеп килүчеләр арасында татарлар, башка милләт вәкилләре дә аз булмый. Әмма аларга русларга бирелгән хокуклар, ташламалар эләкми. Шуӊа да карамастан, алар бу төбәктә акрынлап үз авылларын төзиләр.
Сәхифәне Римма Солтанова әзерләде
Фотолар шәһәр музееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев