Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Чаллы тарихы

Чемпионнар чыгарган спорт мәктәбе

«Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тарихы 1977 елга барып тоташа. Шушы елны «Челныгорстрой» йортлар төзү комбинаты каршында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачыла.

1983 елда биредә йөзү бассейны да эшли башлый. Соңыннан алар икесе дә «Витязь» спорт мәктәбенә берләшә. 
Спорт комплексы проектының инициаторы һәм төзүчесе – ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры, 40 елдан артык гомерен төзелешкә багышлаган Марат Шакир улы Бибишев. 70нче елларда, тулы куәткә шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше барганда, Марат Бибишевка спорт комплексларының да мөһимлеген һәм кирәклеген исбат итәр өчен бик күп көч һәм тырышлык куярга кирәк була.

КАМАЗ автогиганты төзелгән чорда шәһәргә бөтен Советлар Союзыннан белгечләр һәм төзүчеләр агыла. Чаллыга килгән халыкны яшәү урыны белән тәэмин итү бурычы куела. «Йортлар төзү комбинаты»ның да алдагы 10 елга төзелеш планы әзер була. Балалар бакчалары, мәктәп, торак йортлар, мәдәният һәм ял йортлары төзү беренче планга куела. Әйтергә кирәк, Марат Бибишев спорт объекты проектын Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитетында да яклап чыга.

Марат Бибишев «Йортлар төзү комбинаты» директоры итеп 1973 елда билгеләнә. 1975 елда СССР Министрлар Советы карары нигезендә предприятиеләргә гимнастика заллары төзергә рөхсәт ителә. «Йортлар төзү комбинаты» администрациясе һәм профсоюз оешмасының уртак карары белән производство гимнастикасы залларын төзү турында уртак карар кабул ителә. Беренче чиратта 12х36 метрлы кече көрәш залы, аннары 18х42 метрлы волейбол һәм спорт-массакүләм чаралар үткәрү өчен зур зал төзелә башлый. Бибишев эскизлары буенча һәм ПКУ (проект-конструкторлык идарәсе) җәлеп итеп, спорт комплексы төзелә. Бүгенге көндә әлеге комплекс «Витязь» спорт комплексы исемен йөртә.
«Витязь» спорт комплексы базасында йөзү бассейны да ачыла. Бу планнан тыш объект була һәм аны төзелеш күләменнән акчаны экономияләү хисабына төзиләр.

Чаллының ул вакыттагы спорт-сәламәтләндерү идарәсе (СОУ) «Челныгорстрой» берләшмәсе структурасына карый. Идарәнең төп максаты предприятие хезмәткәрләрен, аларның гаилә әгъзаларын һәм шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү була.

1977 елда спорт комплексының беренче чираты, 1981 елда зур спорт заллары һәм шахмат клубы белән икенче чираты эшли башлый. Спорт комплексында берничә спорт төре: классик һәм ирекле көрәш, дзюдо, волейбол һәм шахмат белән шөгыльләнергә була. 1983 елда «Йортлар төзү комбинаты» яңа объектны – спорт мәктәбе составына керүче «Дулкын» йөзү бассейнын файдалануга тапшыра. ДЮСШ территориясендә тамашачылар өчен трибуналары булган футбол кыры; волейбол мәйданчыгы, гимнастика җиһазлары, сикерү чокыры, йөгерү юлы булган спорт үзәге; гомуми мәйданы 5469,30 квадрат метр булган өч катлы спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм гомуми мәйданы 2934,60 квадрат метр булган өч катлы ябык йөзү бассейны урнаша. «Дулкын» бассейнының төп бурычы шәһәр халкын сәламәтләндерү, йөзүгә мәхәббәт арттыру була. 2002 елда йөзү бассейны спорт юнәлеше ала. Шәһәр бюджеты йөзү буенча өстәмә тренерлар ставкаларын кертә һәм 2002 елның январеннан «Витязь» спорт мәктәбендә йөзү бүлеге ачыла.

«Челныгорстрой» спорт мәктәбе 2002 елның февраленнән балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесе статусын ала.

Бүгенге көндә мәктәп базасында грек-рим һәм милли көрәш, армспорт һәм йөзү юнәлешләре эшли. Мәктәптә параллель рәвештә сәламәтләндерү характерындагы спорт төрләре: бодибилдинг һәм фитнес, атлетика гимнастикасы һәм йөзү, зур теннис һәм өстәл теннисы үсеш алган.

Директорлар составы

Спорт мәктәбенең беренче директоры Юрий Иванович Журавлев, югары белемле, 1978 елдан 1996 елга кадәр эшләгән. Аннары директор итеп Валерий Геннадьевич Чернов билгеләнә, югары белемле, 2002 елга кадәр эшли. Өченче директор – Геннадий Александрович Аношин, югары белемле, нибары 4 ай гына эшли. 2002 елдан 2019 елга кадәр директор булып Рәшид Димович Гыйрфанов тора, югары белемле, югары квалификация категориясенә ия. Хәзерге көндә мәктәп белән Артур Валерьевич Фролов җитәкчелек итә. 

Горурлык

«Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренче директоры Юрий Журавлев – Яр Чаллы шәһәрендә һәм, гомумән, бөтен Татарстан Республикасында спорт хәрәкәтен, грек-рим көрәшен популярлаштыру өстендә күп көч куйган шәхес. Спорт мәктәбендә традицияләр булдыручы, спортчыларны беренчеләрдән булып Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда танытучы булып нәкъ Юрий Журавлев тора. 

Рәшид Гыйрфанов җитәкчелек иткән елларда биредә шөгыльләнүче Энҗе, Рим, Рузалин һәм Руслан Хәмидуллиннар армспорт буенча Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары һәм җиңүчеләре булдылар. Айрат Гыйлаев, Илшат Сибгатуллин, Ренат Әхмәтшин, Дмитрий Арзамасов, Александр Данилов, Регина Салихова, Хафиз Вәлиев – билбаулы көрәш буенча Россия һәм Дөнья беренчелекләре һәм чемпионатлары җиңүчеләре. Айрат Гыйлаев билбау көрәше буенча БДБ һәм Балтыйк илләре кубогында беренче урын ала. Айрат Гыйлаев, Айнур Фазылов, Хафиз Вәлиев, Илшат Сибгатуллин, Рузил Ганиев, Морад Әмирханов – татар-башкорт милли көрәше буенча Россия чемпионатларында берничә тапкыр җиңүчеләр. 2003, 2005, 2007 елларда команда зачетында грек-рим көрәше бүлеге Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасында җиңүче булды, 2008 елдан Россия беренчелегендә грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчесе Марат Гарипов 1нче һәм 2нче урыннарны алып, Россиянең юниорлар җыелма командасы составына керде. Ренат Әхмәтшин – 2013 елгы Универсиадада билбау көрәше буенча җиңүче. Ильяс Газизуллин – 2014 елгы грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призеры, 2015 елгы милли көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе һәм 2014 елгы билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе. Абсолют авырлык категориясендә Александр Сафин, Руслан Лущиков – 2015 елда грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре, Ильяс Газизуллин – 2015 елда татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, Эмиль Җиһаншин – 2015 елда грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегенең бронза призеры, 2015 елда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры. Владислав Тазов 2015 елда йөзү буенча Россия чемпионатының көмеш призеры. Миләүшә Гыймранова армспорт буенча Европа беренчелеге җиңүчесе, 2015 елда армспорт буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры. Нәфис Хаҗиев – армспорт буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры, Ирек Зыятдинов 2015 елда армспорт буенча Европа чемпионатының бронза призеры, Зәмирә Әхмәдова 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы.

2011 елда Россия спорт һәм туризм министрлыгының 2011 елның 23 декабрендәге 1662 номерлы боерыгы белән «Витязь» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлеге «олимпия» статусын ала.
«Витязь» спорт мәктәбенең бүгенге директоры Артур Валерьевич Фроловның хезмәт юлы 2007 елдан башланып китә. 2019 елда исә аны олимпия резервы спорт мәктәбе директоры итеп куялар. Хезмәт стажы – 10 ел. 

Бүгенге мәктәп

2002 елда спорт мәктәбенә дәүләт өстәмә белем бирү статусы бирелә. Мәктәптә 20 тренер хезмәт куя, 75 проценты югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. Аларның икесе Татарстан Республикасының атказанган тренеры, икесе Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, алтысы физик культура һәм спорт отличнигы, унысы Россиянең спорт мастеры исемнәрен йөртә. Мәктәп эшләгән чорда биредә 8 атказанган спорт мастеры, 7 халыкара класслы спорт мастеры, 18 СССРның спорт мастеры, 54 Россиянең спорт мастеры, 9 Татарстан Республикасының спорт мастеры, спорт мастерлыгына 170 кандидат һәм 2500дән артык разрядчы әзерләнгән. Биредә 1500дән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 69 егет һәм кыз Татарстан Республикасы җыелма командасы составында, Россия җыелма командасы составында исә 14 спортчы. 
«Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт базасында 4050 квадрат метрлы футбол кыры, һәрберсе 400әр метрлы асфальтланган 4 юл, уен залы белән 350 квадрат метрлы йөзү бассейны, уен залы һәм 500 кеше утырырлык трибуналары булган спорт комплексы, 3 тренажер залы (бодибилдинг, атлетик гимнастика һәм армспорт) һәм көрәш заллары бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев