Яр Чаллы елга элеваторы тарихы
Аның төзелешендә Кама буе авылларыннан меңләгән кеше катнаша.
Бүген Чаллының иң беренче зур сәнәгать предприятиесе – елга элеваторының тарихы турында сөйләрбез. Ул Кама буе төбәгендә генә түгел, ә Татарстанда, хәтта Россиядә иң беренче элеваторлардан санала. Бина 1914-1917 елларда төзелгән һәм 20нче гасыр башының архитектура һәйкәле булып тора, җирле әһәмияттәге дәүләт сагы реестрына алынган.
Нәкъ менә елга элеваторы 20нче гасыр башында гап-гади Бережные Челны авылын Уфа губернасының данлыклы икмәк үзәгенә әйләндерә. Текә ярдагы мәһабәт бина ничәмә-ничә еллар буе безнең шәһәрнең йөзен билгеләп тора: Камадан узучылар аңа карап Чаллыны таныйлар. Элеватор бу төбәкне икътисадый яктан үстерүдә мөһим урын били. Ул 1970 елларга кадәр – Түбән Кама сусаклагычы һәм Кама автомобиль заводы төзелгәнче – шәһәрнең иң зур предприятиесе була. Тарихи объект бу көнгә кадәр Чаллы төбәгенә хезмәт итә. Чаллы элеваторына кадәр Россиядә ике генә элеватор була: берсе – Самарада, икенчесе – Новороссийскида. Ни өчен патша хөкүмәте чираттагы иң зур элеваторларның берсен Чаллыда корырга була соң? Моны белү өчен 19нчы гасыр ахырына – 20нче гасыр башына сәяхәт ясыйк.
Иген игү элек-электән Кама буенда яшәүче халыкларның төп шөгыле була. 19нчы гасыр ахырында безнең Уфа губернасы икмәк җитештерү буенча Россиянең 50 губернасы арасында беренчеләр рәтендә исәпләнә. Минзәлә өязе крестьяннары икмәкне аеруча күп игәләр – үзләре өчен дә, сату өчен дә. Зур сәүдә юлында – Кама елгасы буенда урнашканга күрә, Бережные Челны авылы тиз арада өязнең икмәк сату үзәгенә әйләнә. Нәкъ менә галиҗанәп икмәк 19нчы гасырда гап-гади авылны бөтен өязгә, губернага, хәтта Россиягә таныта. Чаллы пристаненнән ел әйләнәсе икмәк төялгән олаулар өзелми, пристань яны кайнап тора. Яр буйлап өскә таба зур-зур икмәк амбарлары тезелеп киткән була, әллә ничә урында он тегермәннәре эшли. Көз көне крестьяннардан арзан бәягә алып, сәүдәгәрләр язга кадәр күпләп икмәк запасы туплыйлар, он, ярма ясыйлар. Ә яз көне – Камада боз киткәч – бу байлыкны баржаларга төяп Россиянең эре икмәк базарларына илтеп саталар. Ул вакытта Чаллы пристаненнән елына 5-6 миллион пот арыш, бодай озатыла.
Әмма тора-бара дөнья базарында Россия икмәгенә сорау кими башлый, аның бәясе төшә, чөнки дөрес сакланмаганга һәм тиешенчә эшкәртелмәгәнгә күрә ипинең сыйфаты югала. Менә шул сәбәпле патша хөкүмәте Россия губерналарында Дәүләт банкы акчасына икмәк саклау һәм эшкәртү предприятиеләре төзергә дигән карарга килә. Элеваторларны икмәк иң күп җитештерелә һәм сатыла торган һәм тимер юл станциясе яки пристань булган урыннарда җиткерәләр. Ә Чаллы пристане 1842 елгы кенәгәләрдә үк инде Каманың түбәнге өлешендәге пристаньнәр арасында иң зурысы дип күрсәтелә. Чаллы элеваторы иң беренче чиратта төзелергә тиешле объектлар исемлегенә кертелә. Проект буенча ул 2 миллион пот икмәк сыйдырырга һәм сәгатенә 8 мең пот арыш кабул итәргә тиеш. 1914 елда Россия империясенең Дәүләт банкы төзелешкә 1580700 сум акча бүлеп бирә.
Шулай итеп, 1914 елда Бережные Челны авылындагы Красная гора дип аталган урында – хәзерге Элеватор тавында – искиткеч зур төзелеш башлана. Россия хөкүмәте чакыруы буенча бу эшне оештырырга Германиядән һәм Бельгиядән тәҗрибәле төзүче-инженерлар төркеме килә. Төзелеш белән чит ил белгечләре җитәкчелек итсә дә, эшче көчләр үзебезнең крестьяннардан туплана. Иң авыр эшләрне алар башкара. Дүрт ел дәвам иткән элеватор төзелешендә Кама буе авылларыннан меңләгән кеше катнаша. Архив документлары буенча 1915 елда анда 150 хәрби әсир эшләве дә мәгълүм.
Элеватор өч бинадан тора. Иң беренче итеп икмәк саклау өчен төп корылманы төзиләр. Ул силос корпусы дип атала. Аның биеклеге ун катлы йорт чамасы. Гасыр башында төзелгән бина бу көнгә кадәр сафта, алай гына да түгел, аңа 90 ел буе бер мәртәбә дә капиталь ремонт үткәрелми. Стеналары нарат агачыннан, кара металл белән тышланган (хәзер башка төскә буялган).
«Чал тарихлы кала» тапшыруы өчен предприятиенең тарихы турында материал туплаганда миңа 1960-1980 елларда элеватор директоры булып эшләгән Галимҗан Закиров белән очрашу насыйп булды. Бу 2003 ел иде. Галимҗан ага борынгы бинаның ныклыгы, вакытка бирешмәве хакында шаккатып сөйләгән иде. Без оператор белән силос корпусының эчен видеотасмага төшердек. Ул гасыр башында ничек ясалган булса, шул хәлдә иде. Бар да элеккеге осталар эшләп калдырган килеш сакланган. Нарат түшәм астында икмәк саклый торган базлар урнашкан. Аларны силослар дип йөртәләр. Барлыгы 486 силос, һәркайсының ишек капкачында үз номеры сугылган. Базлар конус сыман формада, диаметры 2 метр тирәсе, биеклеге 16 метр. Киптерелгән, чистартылган икмәк транспортер линияләре буйлап өскә – силосларга килә һәм шунда саклана. Корпус барлыгы 32 мең тонна икмәк сыйдыра.
Тарихи предприятиенең тагын бер игътибарга лаек бинасы – эшче башня. Ул Кама ягыннан яхшы күренә. Анда икмәк чистарту-киптерү җайланмалары, транпортер, лифт урнашкан. Сәнәгать предприятиесе булса да, проект авторлары Камага чыгучы төп фасадның бизәлешенә зур игътибар биргәннәр. Ул 20нче гасыр башы сәнәгать модерны стилендә төзелгән. Үзенчәлекле тәрәзә уемнары бинаны матурлап, тулыландырып тора. Элеккеге фотоларга игътибар белән карасаң, башняның өске өлеше борынгы архитектурадан аерыла. Чөнки ул безнең көннәрдә – Түбән Кама ГЭСы төзелеп су күтәрелгәч – өстәп төзелгән. Реконструкциягә кадәр башня декоратив элементлар белән бизәлгән булган. Эшче башня белән янәшәдәге өч катлы бинада икмәк көшелләре һәм капчыклар торган. Эшче башнягага да беренче тапкыр капиталь ремонт 90 елдан соң гына үткәрелгән. Элеватордан икмәкне су юлы белән озатканнар – йөзмә дебаркадер аша баржаларга төягәннәр. Ә элеваторга икмәкне атларда ташыганнар. Предприятиенең үзенең конюшнясы булган, анда кырыклап ат тотканнар.
Чаллы елга элеваторы 1917 елда файдалануга тапшырыла. Төзелеш елъязмасыннан күренгәнчә, 1914-1921 еллар эчендә силос корпусы, эшче башня, аларны тоташтыручы галерея, пар казаны бинасы, күпер, таш юл, ат абзары һәм белгечләр өчен ике торак йорт төзелә. Ул йортларның икесе дә бу көнгә кадәр исән. Алар югары сыйфатлы таш блоклардан салынган, ике катлы. Тарихчылар әйтүенчә, бу торак заманы өчен бик затлы итеп ясала, анда яшәү өчен бөтен уңайлыклар – аерым ванна, туалет бүлмәләре була. Иң гаҗәпләндергәне – ике катлы өй ике гаиләгә генә исәпләнә. Димәк, анда һәр гаилә әгъзасы өчен аерым бүлмә каралган була. Ул йортларда чит илдән килгән инженерлар яши. Йортлар хәзер дә буш тормый.
Тора-бара элеватор янәшәсендә эшчеләр өчен беренче бараклар да төзелә. Авыл үзеннән-үзе Элеватор тавы исеме ала. Предприятие тирәсендә беренче урам барлыкка килә. Аннан соң икенчесе, өченчесе... 1950 елларда – иске Чаллыда халык саны бик нык арткач – кешеләргә йорт төзү өчен участокларны Элеватор тавыннан бирә башлыйлар. Хәзерге урамнар урынында ул вакытта элеваторның бәрәңге җирләре була. Элеватор тавының өлкән буын вәкилләре Мисхәт ага Барыев, Халидә һәм Имаметдин Сәләхетдиновлар сөйләгәннәр буенча, авыл бик тиз үсә. Беренче елларны ук унлап урам барлыкка килә. Ай саен өй туйлары үткәрәләр. Халык саны арткач, Элеватор тавына мәктәп кирәк була. Балаларны Чаллы елгасы аша шәһәргә укырга йөртү уңайсыз, язгы ташу вакытларында куркыныч та. 1958 елда күмәк көч белән биек яр өстендәге буш урында мәктәп төзи башлыйлар. Төзелешне директор Мухин Александр Григорьевич башлап йөри. Башта мәктәп бер катлы була – нигезе табигый таштан, стеналары кулдан сугылган кирпечтән. Рахманкулов кирпече дип йөртәләр аны. Соңрак өстәп мәктәпнең икенче катын да җиткерәләр. Мәктәп тирәсе бистәнең иң матур урынына әйләнә. Агачларны Тарловка санаторие теплицасыннан алып кайтып утырталар.
Чаллы елга элеваторының беренче директоры Михаил Васильевич Дивавин була. Аның фотографиясе шәһәр тарихы музее фондларында саклана. М.В.Дивавин император һөнәр училищесын тәмамлап техник белгечлеге ала һәм беренче элеваторларны төзүдә катнаша. Аны Чаллыга патша хөкүмәте үзе җибәрә. Дивавин элеватор төзелешен тәмамлау һәм аны җиһазландыру өчен зур көч куя. 1923-25 елларда аның җитәкчелегендә Чаллы елгасы аша 37 метрлы күпер салалар (аның бер өлеше хәзер дә исән), шулай ук элеваторга килүче ат юлын да беренче директор төзетә. 1926 елда Дивавинны Уфага – элеваторлар идарәсенә эшкә чакыралар. Чаллы кантоны башлыкларының тәҗрибәле белгечне җибәрәселәре килми, әмма Михаил Васильевич Чаллыдан бөтенләйгә күчеп китә.
Социалистик революция һәм гражданнар сугышы чорында (1917-1922 еллар) Чаллыда хәл киеренке була. 1918 елның көзендә акгвардиячеләр һөҗүме башланганда элеваторда 3 миллион потка якын икмәк запасы саклана. Элеваторны, елга пристанен, башка предриятиеләрне дошман кулына төшермәскә дигән боерык чыга. Элеваторны Семен Карманов җитәкчелегендәге Кызыл гвардия отряды саклый. Колчак гаскәре Минзәлә өязенә кергәнче элеватордан икмәкне алып чыгып бетерәләр һәм коткарып калалар. Кыю комиссар Карманов Чаллыда Совет власте урнаштыруга гаять зур өлеш кертә. Ул Чаллы волосте крестьяннарыннан беренче коммунист була. Сидоровка урамнарының берсенә Семен Карманов исеме бирелгән.
Чаллы тарихчылары белдерүенчә, төзелгәннән алып безнең көннәргә кадәр элеваторда егермегә якын директор эшләгән: М.В.Дивавин (1920-1926 еллар), Сорокин (1934-193), Казаев (1935-1939), А.И.Тужилин (1940-1942), Скрябин (1942), Н.И.Федотов (1942-1946), А.Ф.Романов (1946-1947), А.М.Забродин (1947-1948), A.M.Антонов (1948-1949), И.П.Коперский (1950-1951), Г. И.Стыскин (1952-1959), Н.К.Курдеков (1959-1969). Г.Н.Закиров (1969-1990), И.И.Шәйхетдинов (1991-1997), В.Г.Хаҗиев (1997-2004). Ф.Т.Газетдинов (2004-2007), И.И.Шәйхетдинов (2007-2017).
Бу җаваплы вазыйфаны иң озак башкарган җитәкче – Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Закиров Галимҗан Нургали улы. Ул 1969 елдан 1990 елга кадәр – 21 ел дәвамында элеватор директоры була. «Иң катлаулы чор – КАМАЗ төзелгән еллар: шәһәр тиз арада үсте, ике-өч ел эчендә халык саны берничә тапкырга артты, чаллылыларны икмәк ризыклары белән тәэмин итәргә кирәк иде», – дип сөйләгәне истә калган Галимҗан аганың.
Элеватор тарихы турында язганда тагын бер мөхтәрәм кешене искә аласы килә. Ул предприятиенең ветераны – Рәшит ага Әхәтов. Элеваторда 1942 елда эшли башлый, аңа ул вакытта нибары унике яшь була. Башта – курьер, аннары кочегар, утын кисүче, электрик, армиядә хезмәт итеп кайткач машинага утыра. Рәшит Әхәтов 36 ел буе директорларны йөртә, шуның 21 елын – Галимҗан Закировны.
Чаллы элеваторыныӊ елъязмасына дистәләгән хезмәт династияләре кергән. Алар турында зур ихтирам белән икмәк эшкәртүчеләр нәселе дияргә була. Бу – Дроздовлар, Клюевлар, Мокрополовлар, Павлиновлар, Владимировлар һәм башкалар. Биредә йөз ел дәвамында өзлексез эшләгән гаиләләр бар.
Исеменә килгәндә, ул үз тарихында берничә мәртәбә үзгәртелә. 1917 елдан – «Чаллы елга элеваторы», 1934 елдан – Заготзерно бүлекчәсе, Бөек Ватан сугышы елларында - «Почтовый ящик №6», 1957 елдан – «Яр Чаллы элеваторы» («Росглавзерно»), 1982 елдан – «Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты», 1987 елдан «Яр Чаллы элеваторы» дип йөртелә. Исеме үзгәрсә дә, предприятиенеӊ җисеме шул ук кала. Бер гасырлык тарихы булган элеватор хәзер дә сафта. Ул бөртекле ашлыкны кабул итү, эшкәртү һәм саклау буенча республикада иң зурлардан берсе. Бүгенге көндә элеваторда елына 90 мең тонна икмәк саклана торган 30 склад, 420 тонналык он цехлары, икмәк киптерү җайланмалары, тегермәннәр, катнаш азык заводы бар. Предприятие «Агросила» холдинг компаниясе составына керә.
Римма Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев