Кая киткән соӊ Чаллы урманнары?
Унтугызынчы гасыр Чаллысы турында.
Чаллы төбәге өчен 19нчы гасыр крестьян восстаниеләре белән тарихка кереп калган 18нче гасыр белән чагыштырганда тынычрак була. Халык иген игә, сату итә, беренче сәнәгать предприятиеләре ачыла – хуҗалык эшчәнлеге елдан-ел киӊрәк колач ала. Бүген шул чорныӊ берничә мөһим вакыйгасы турында бәян итәрбез.
Чаллы урманнары кая киткән?
Игътибар иткәнегез бардыр, Каманың сул ягында Чаллы тирәсендә урманнар юк. Шәһәрне чыгып, Минзәлә, Сарман, Зәй якларына таба ун-егерме чакрым ара китмичә урман күрмисең. Кая карама – ялан кыр. Ә бит тарихи чыганакларга күз салсаң, моннан 400-500 еллар элек Кама елгасының ике ягында да кеше кулы тимәгән урманнар бихисап булган. Бу төбәк йөзьяшәр төз наратлары белән дан тоткан. Имән, өрәӊге, карама, юкә кебек киӊ яфраклы агачлар да шаулап үскән. Ул урманнар Алабуга рәссамы Иван Шишкинныӊ атаклы картиналарында сурәтләнгән. Кая киткән соӊ ул әкияти урманнар?
Кама буеныӊ табигате 18нче гасырныӊ икенче яртысыннан кискен үзгәрә. Кызганычка каршы, яхшы якка түгел. Урманнарны күпләп кисә башлыйлар. Бу, беренчедән, төбәктә халык саны артуга һәм хуҗалык эшчәнлеге үсүгә бәйле. Зур-зур урманнарны төпләп, сөрүлек җирләр, көтүлекләр ясала. Икенчедән, Кама нараты күпләп корабльләр ясау өчен озатыла башлый. Боровецкое һәм Кече Шилнә авыллары янындагы нарат урманнарыннан, Алабуга ягындагы Зур һәм Кече наратлыклардан ике гасыр дәвамында Казан, Әстерхан адмиралтействоларына биеклеге 50 метрдан ким булмаган иӊ яхшы агачлар киселә. Безнеӊ төбәктә корабльләр ясауга яраклы нарат урманнары –«корабельная роща»лар күп була. Материалыныӊ сыйфаты буенча Кама агачы Уфа губернасында иӊ яхшылардан санала.
Урманнар юкка чыгуныӊ тагын бер бик җитди сәбәбе бар. 17-19нчы гасырларда Россиядә бик күпләп поташ җитештерелә. Нәрсә соӊ ул поташ? Бу матдәне кешеләр борынгы заманнардан ук кер юу, тукымаларны майсызландыру, сабын кайнату өчен кулланганнар. Поташ – латин сүзе, потт – чүлмәк, аш – көл дигәнне аӊлата. Бу сәер исем аны ясауныӊ борынгы ысулы белән бәйле. Поташ агач көленнән алына. Ясау ысулы гади булса да, бу эш бик күп көч таләп иткән. Иӊ элек таштан зур учаклар ясалган. Аларда утын якканнар. Махсус тагарак-казаннарда кайнар су белән көлне кушып болгатканнар. Әлеге катнашманы әз-әзләп янып торган учакка сипкәннәр. Ут яна торган, көл суын сибә торганнар. Шулай яна торгач, учак астында ак төстәге каты катлам барлыкка килгән. Эш процессы озаграк булган саен катлам калыная барган. Суынганнан соӊ барлыкка килгән матдәне ватып алып мичкәләргә тутырганнар. Калий карбонаты – поташ шулай алынган.
Россиядә поташка сорау зур була. Аны бик күп сәнәгать өлкәләрендә – пыяла, буяулар, тукыма җитештерүдә, тәмәке фабрикаларында файдаланалар. Поташ төп химик реагент ролен үти. Бу эш бик төшемле була. Аның өчен махсус белем дә, кыйммәтле җиһазлар да таләп ителми, иң төп шарт – агач һәм су булу. Ә алар икесе дә Россиядә җитәрлек. Шуңа күрә поташ ясау белән күп кенә алпавытлар, сәүдәгәрләр, хәтта хәллерәк крестьяннар да шөгыльләнә. Урманнар контрольсез кырыла. Моӊа Петр I чик куя: 1721 елда аныӊ Указы белән Россия империясендә поташ җитештерүгә монополия кертелә: «Моннан ары беркемгә дә беркайда да поташ ясамаска һәм сатмаска. Моныӊ өчен мәӊгелек каторга эшләренә сөрергә». Әлеге Указда поташны корыган мичкәләрдән, ботаклардан һәм башка шундый агач калдыкларыннан ясау технологиясе кулланырга кирәк, диелә. Монополия кертелгәнче 17нче гасырда Россиядә иӊ эре поташ җитештерү үзәкләре Түбән Новгород, Арзамас, Муром өязләрендә була.
19нчы гасырның беренче яртысында патша хөкүмәте рөхсәте белән Кама буенда да сату өчен күпләп поташ җитештерә башлыйлар. Чаллы пристаненнан ел саен Россия шәһәрләренә, чит илләргә 50 меңләп пот поташ озатыла. Моның кадәр продукция җитештерү өчен Чаллы тирәсендә күпме урман киселгәнен күзаллау кыен түгел. Бер пот поташ алу өчен 17 пот агач көле кирәк була. Уртача зурлыктагы бер поташ заводы елга 5 дисәтинә (5 гектардан артык) урманны «йота». Ә Минзәлә өязендә 33 поташ заводы исәпләнгән.
Тарихчылар әйтүенчә, аларның иң зурларыннан берсе – хәзерге Тукай районының Мусабай Завод авылы урынында була. Исеме үк әйтеп тора – поташ заводын сәүдәгәр-фабрикант Муса Мөслимов ача. Унҗиде казанлы бу завод якын-тирәдәге урманнарны йотып бетерә. Бәхеткә каршы, 19нчы гасырның икенче яртысыннан Кама буенда поташ җитештерү кими башлый, чөнки урман кыйммәтләнә һәм бетүгә бара, поташ ясауның башка арзанрак ысулын уйлап табалар.
Урманнарны янгыннар да юкка чыгара. Генераль межалау мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1794-1841 еллар чорында Минзәлә өязендә 665624 дисәтинә (727527,032 гектар) урман исәпләнә. Ә инде 19нчы гасыр ахырына бу сан өч мәртәбәгә кими һәм нибары 262859 дисәтинәгә (287304,887 гектарга) кала. Безнеӊ чорда исә – КАМАЗ төзелеше башланганчы – урманнар Чаллы районы территориясенеӊ нибары 3 процентын гына били.
Урман мәйданнарыныӊ кимүе Минзәлә өязенеӊ климатына йогынты ясамый калмый. Узган гасырда һава торышыныӊ кинәт салкыннан җылыга, җылыдан салкынга үзгәрүе күзәтелә. Көчле коры җил туфракны киптерә. Озакка сузылган корылыктан соӊ көчле яӊгырлар китә, боз ява. Күп кенә кечкенә елгалар, инешләр кибеп юкка чыга, нәтиҗәдә кайбер территорияләр чүлгә охшап кала. Ул вакытта зыян күргән урманнарны яӊадан торгызу буенча максатчан эш алып барылмый. Бары тик 20нче гасыр башында гына өяз земствосы тырышлыгы белән яшь агачлар үстерә торган беренче питомниклар ачыла. Урманнарны торгызу эше башланып китә.
Беренче таш чиркәүләр
19нчы гасырның тагын бер мөһим вакыйгасы – таш чиркәүләр төзелә башлау. Минзәлә өязендә беренче таш чиркәү өяз үзәге Минзәләдә 1813 елда сафка баса. Ул Никольский кафедраль соборы дип атала. Өяз шәһәрләрендә чиркәүләр нигездә казна акчасына салына. Әмма Минзәләнекен отставкадагы унтер-офицер Ситников берничә ел ил буйлап йөреп җыйган акчага төзиләр. Храм 1878 елда янгыннан зыян күрә, аннары аны Кама буе төбәгенеӊ атаклы сәүдәгәре Иван Стахеев торгыза. Безнеӊ көннәрдә борынгы бинага реставрация ясалды һәм ул Минзәлә халкына хезмәт итә.
19нчы гасырның беренче яртысында Чаллыда да агач чиркәүләр урынына ташларын сала башлыйлар. Бережные һәм Мысовые Челны, Орловка, Боровецкое, Олы Шилнә һ.б. зуррак авылларда агач чиркәүләр 17-18нче гасырларда ук төзелгән була. Әмма вакыт узу белән алар искерә, яңа биналарны таштан күтәрергә булалар. 19нчы гасырның 20нче елларында Мысовые һәм Бережные Челны, Новотроицк крестьяннары, җыен үткәреп, үз акчаларына таш чиркәү төзетергә дигән карарга киләләр. Моның өчен Изге синодтан һәм Оренбург епархиясеннән рөхсәт кирәк була. Тиешле кәгазьләр әзер булгач, Оренбург архитекторлары чиркәүләрнең проектын эшлиләр. Чаллыныӊ беренче таш чиркәве – Никольское – хәзерге Үзәк (элеккеге Дворянская) урамында урнашкан була. Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч урамныӊ аскы өлеше су астында кала, чиркәү бинасы җимерелә. Дворянская урамыныӊ, Никольское чиркәвенеӊ фоторәсемнәрен шәһәр тарихы музеенда күрергә мөмкин.
Икенче таш гыйбадәтханә – Ильинское чиркәве – Мысовые Челны авылында төзелгән булса кирәк, ди тарихчылар. Ул Мәләкәс һәм Чаллы елгалары Камага кушылган борында урнашкан була. Безнеӊ көннәрдә әлеге урында яӊа чиркәү сафка басты.
«Чаллы өяз шәһәре булырга тиеш»
19нчы гасырның икенче яртысында, төгәл әйткәндә 1865 елда, Уфа губернасы оеша. Аӊа Бөре, Бәләбәй, Златоуст, Өфе, Стәрлетамаҡ өязләре керә. Моӊа кадәр Оренбург губернасына караган безнеӊ Минзәлә өязе, шул исәптән Чаллы авыллары да, яңа губерна составына күчереләләр. Башкортостан Республикасының Үзәк дәүләт тарих архивындагы «Россия империясенең торак пунктлар исемлеге» дигән документтан күренгәнчә, 1877 елда Уфа губернасы 6 өяздән тора. Иң зур өяз – Бөре өязе. Аӊа губерна биләмәләренеӊ 19,8 проценты карый, ә иң кечкенәсе – Минзәлә өязе – 10,6 процентны били. Шул ук документтан Минзәлә – Алабуга почта трактындагы Мысовые Челны авылында 348 хуҗалык булуы, Орловкада – 287, Бережные Челныда – 136 хуҗалык, Тогаевода (Ильинское) – 54 йорт, Мироновкада (Чутчево) 12 йорт булуы күренә. Волость идарәсе Мысовые Челны авылында урнашкан була. Мысовые һәм Бережные Челны авылларында 2 православ чиркәү, 2 училище, су тегермәннәре, пристань, кибетләр булуы мәгълүм. Халкы – руслар. Төп шөгыльләре – балтачылык, урман кисү, бурлаклык, олаучылык һәм пристаньдәге эшләр.
Уфа губернаторы Сергей Ушаков Минзәлә өязенең зур сәүдә юлында – дүрт елга (Кама, Агыйдел, Ык, Минзәлә) тоташкан җирлектә урнашуын истә тотып, аны губернаның иң бай һәм зур киләчәге булган өязе дип бәяли. Бәяләп кенә калмый, алдынгы карашлы губернатор өязне тагын да үстерү нияте белән өяз үзәген Минзәләдән Чаллыга күчерергә тәкъдим итә. Шулай итеп, 19нчы гасырның 60нчы еллар ахырында Чаллы өяз шәһәре булырга тиеш була.
Чаллының географик урыны отышлы икәнен губернатор Ушаков бик тиз күреп ала. Ул зур сәүдә юлында – Кама ярында утыра. Чаллы аша Уфа – Вятка почта юлы, Казан – Троицк – Себер, Казан – Троицк – Ташкент коммерция трактлары үтә. Ә Минзәлә, губернатор фикеренчә, өяз шәһәре таләпләренә җавап бирә алмый. Губернатор Минзәлә ярминкәсен Чаллыга күчерүнең һәрьяклап отышлы булачагын әйтә. Чөнки ярминкәгә килүче товарларныӊ күпчелеген башта Чаллы пристаненә бушаталар, аннан соң атларда Минзәләгә алып китәләр. Ярминкәне Чаллыга күчерү сәүдәгәрләр өчен күпкә уңайлы һәм отышлы булыр иде. Әмма губернатор Ушаковның Чаллыны өяз шәһәре итү нияте тормышка ашмый. Сәбәбе – Минзәлә ярминкәсе.
Әлеге ярминкә 1798 елда Оренбург губернасы идарәсе фәрманы белән оештырыла. Ул вакытта атларга сорау зур. Шуӊа күрә казак, башкорт якларыннан китерелгән атлар табуны Минзәлә ярминкәсендә төп товар була. Көнгә бер меӊ баштан артык ат малы сатыла. 19нчы гасырда әлеге ярминкә Россиядәге 10 иң эре ярминкәнеӊ берсе санала. Анда Россиянеӊ төрле өлкәләреннән, Ираннан, Урта Азиядән йөк-йөк товар китерәләр. Минзәлә ярминкәсендә җаның ни тели шуны алырга мөмкин була. Ярминкә Минзәлә байларына зур табышлар китерә. Шәһәр казнасына керә торган акчаның 75 процентын ярминкә бирә. Сәүдә яхшы барган елларда Минзәлә ярминкәсендә 10 миллион сумлык товар тәкъдим ителә торган була. Чагыштыру өчен: Чаллы ярминкәсендә бу күрсәткеч уртача 80 мең сум.
Әлбәттә инде, Минзәлә дворяннарының бу табыш чыганагын Чаллыга бирәселәре килми. Озак сатулаша торгач, аларның сүзе өскә чыга. Чаллы өяз шәһәре була алмыйча кала. Әгәр дә губернатор Ушаковның тәкъдиме чынга ашкан булса, Чаллы 19нчы гасырда ук Россиянеӊ зур шәһәренә әверелгән булыр иде. Әмма шәһәр статусы аңа 1930 елда гына бирелә.
Үзәк урам. Пристаньга бару юлы. 1900 еллар. / Фото шәһәр тарихы музееннан.
Иске Чаллы. Үзәк һәм Ключевая урамнары почмагы. 1960 еллар. / Фото шәһәр тарихы музееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев