1 февраль 2016 яңалыклары
-
Сыйфатсыз товарлар сатылган
Узган елда Чаллыда сыйфаты шик уяткан 39 партия товар сатудан алынган. Бу, нигездә, составында үсемлек майлары табылган сөт продуктлары. Шулай ук "кара исемлектә" кондитер эшләнмәләре, туңдырылган диңгез продуктлары да бар. Алар физик һәм химик күрсәткеч стандартларына җавап бирмәгән. Кайсы-берсенең куллану вакыты да чыккан булган.
-
Билгеләнү
«Просто молоко» ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов боерыгы белән Фәрһад Латыйпов Яр Чаллы сөткомбинаты директоры итеп билгеләнде. Моңа кадәр Фәрһад Флоритович «Иннополис» «Махсус икътисадый зонасы»ның эксплуатация буенча генераль директоры урынбасары булып эшләде. 2010-2014 елларда Чаллы башкарма комитетын җитәкләде.
-
Россиякүләм проект Чаллыда тормышка ашырыла
ТР икътисад минстрлыгы Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру турында хәбәр итте. Әлеге карарга РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйды. Шәһәребезнең яңа проектны тормышка ашыру өчен иң кулай җирлек буларак сайлануы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле булды. Әлеге яңалыкны Татарстанның икътисад министрлыгы баш белгече Артем Здунов җиткергән...
-
Ел хатын-кызын сайлыйбыз
Берничә ел дәвамында Чаллының иң актив, иң иҗади хатын-кызлары "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә катнашып, иң-иңнәрне билгелиләр. Быел әлеге чараның шәһәр этабында 45 кеше катнашты. Аларның 19ы 3 февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда узачак зона этабына үтте. Алар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланачак. Иң алдынгылары бәйгенең финалында катнашу хокукына ия булачак. Ул...
-
Тәртипле балалар – киләчәгебез иминлеге
Үткән ел шәһәребездә яшүсмерләр тарафыннан 175 җинаять кылынган. Барлык хокук бозуларның 85%ы - урлау, талау, мошенниклык - табыш алу ниятеннән эшләнгән. Әлеге саннар Шәһәр Советының регламент, хокук һәм халыкның иминлеген саклау, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссияләрнең яшүсмерләр җинаяте проблемаларына һәм аларны булдырмау чараларына багышланган...