1 июнь 2015 яңалыклары
-
Юллар, юллар...
М-7 юлыннан Минзәлә яклап яңа шәһәргә кергән юлны сират күпере белән чагыштыру бер дә ялгыш булмас. Берничә ел инде ул йөрерлек хәлдә түгел. Җитмәсә, ремонтлау нияте белән, күрәсең, үткән ел ук юлның бер кат асфальт өслеген кырып чыкканнар иде. Аннан машина белән үтү мең бәлагә әйләнде. Ташбака тизлеге белән генә...
-
Чаллыдан Бакуга – автобус
Чаллының пассажир йөртүче шәхси эшмәкәре Бакуга автобус маршруты ача. Пассажирлар 36 сәгать эчендә Әзербәйжанга барып җитә. Билет бәясе 6 мең сум.
-
Чаллыда – велотрек
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Чаллыда велотрек төзергә исәбе булуын белдерде. "Велоспорт буенча дөнья чемпионы Илнур Закарин да автокаладан бит. Велотрек төзү буенча федераль министрлык белән сөйләшүләр алып барыла. Проект эшләнә. Якын киләчәктә бу проектны тормышка ашырырга тырышабыз", - диде министр.
-
Яңа комплекс төзелә
"Чаллы-Бройлер" кошчылык фабрикасында яңа җитештерү комплексы төзелә башлый. Анда елына 49500 тонна продукция җитештерелер дип планлаштырыла. Яңа төзелешкә 2 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителә.
-
Тиздән Сабан туе!
Быел Чаллыда Сабан туе 13 июньдә ике урында - "Яр буе" паркында һәм ипподромда гына уза. "Яр буе"нда уен-бәйгеләр, бәйрәм концерты оештырыла. Ә ипподромда ат чабышлары уза. Милли бәйрәмебезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чакырулы.