1 декабрь 2017 яңалыклары
-
"Күңел" радиосы 20 еллык юбилеен бәйрәм итте
Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында «Күңел» радиосы үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итте. Бу олуг бәйрәм белән радио хезмәткәрләрен, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова да котлады. Коллективка, иҗатларында уңышлар һәм тагын да яңа үрләр, җиңүләр теләде. Күпьеллык хезмәтләре, Яр Чаллыбыз мәдәниятен үстерүгә...
-
Инвалидлар көне уңаеннан
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының "Энергитек"мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен кичә үтте. Анда сәнгать эшлеклеләре, артистлар белән беррәттән инвалидлар да үз талантларын күрсәттеләр. "Энергитек" мәдәният фоесында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең кул эшләре куелган иде. "Игелек декадасы" дәвам итә, хөрмәте шәһәрдәшләребез янәшәбездә гомер итүче инвалидларга һәрчак ярдәм итегез, аларны мәрхәмәтегездән...
-
Татарстанда фаҗига: машина күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган
Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе. Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана. Машина йөртүче...
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә. Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Көннең икенче...
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән. 2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта. Казанда электр утының бәясе 5 процентка - 3,74...
-
«Халык синоптигы”: ноябрь аномаль җылы булды, ике-өч көннән кыш җитә, чын суыклар гыйнварда”
Чаллыда яшәүче синоптик Юлий Бубнов декабрьнең 7 сеннән көннәрнең суытуын, ә икенче декадада исә, термометр баганасы 35 градуска кадәр төшүен фаразлый. 15-18 декабрьдә, өйдән дә чыкмый ята торган көннәр киләчәк - температураның -40ка кадәр төшүе ихтимал. "Татар-информ" хәбәрчесе бу уңайдан "халык синоптигы" - Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев...
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарча сөйләшергә кирәк, телне татарлар үзләре сакларга тиеш
«Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган татар эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты тел мәсьәләсен күтәрде. «Мин татар телен саклауның мөһимлеге турында әйтми кала алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаучылар арасында татар телендә сөйләүне авырсынып, русча сөйләүчеләр дә булуына кызганычын белдереп. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Татарстаннан,...
-
Ренат Ибраһимов Кырымда бәби таптыра торган мунча ачарга тели
Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш. Бу хакта Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте. "Татар-информ" язуынча, Ренат Ибраһимов: "40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң...
-
Чаллы хакиме чыгышы кызыксыну тудырды
Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады. Ул "Нәтиҗәләр ясап-киләчәккә планнар корабыз" пленар сессиясендә Чаллы турында Кама агломерациясенең үзәге диде. Россиядә җитештерелгән һәр ике йөк автомобиленең һәм һәр өч көпчәкнең берсе, илдә эшләнгән пластик материалларның дүртенче өлеше Чаллыга туры килә, дип белдерде. Хаким автокалада...