2 март 2017 яңалыклары
-
КАМАЗлар – футбол чемпионатында
"Ростех" дәүләт корпорациясе Милли гвардиягә КАМАЗ шассиендә ясалган бер партия Команда-штаб машиналарын җибәрде. Чаллы автомобильләре 2018 елда футбол буенча чемпионат вакытнда куркынчсызлык тәэмин итү өчен файдаланылачак.
-
Эстрада артистларының фан-төркемнәренә күзәтү: Элвин Грейда – 68 мең, Илһам Шакировта – 250
Татар эстрадасы җырчыларының тамашачысы Салаватның кайчан сәхнәдән китәчәген фаразлый, Илһам Шакировка һәйкәл куярга тели, Гүзәл Уразова клипларына сценарий яза, Элвин Грейга мөкиббән китеп гашыйк булудан дәва эзли... "Интертат.ру" социаль челтәрдә җырчыларга багышланган төркемнәрне барлап чыкты. 1 урын: Радик Юлъякшин (Элвин Грей) Татар эстрада җырчылары арасында Интернет киңлегендә берләшкән "җанатарлар" саны...
-
Айдар Галимов концертына билет от!
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, "Шәһри Чаллы" газетасы чираттагы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене татар эстрадасы йолдызы Айдар Галимовның концертына чакыру билеты көтә. Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган җырчысы шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 15 мартта 19:00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Бәйгедә катнашу өчен "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә теркәлергә һәм әлеге язмага репост...
-
Чаллы гүзәлләрен Президент котлый
25 гүзәл заттан торган Чаллы делегациясе 8 март халыкара хатын кызлар көне уңаеннан 6 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакка бара. Бәйрәм Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында була. Анда шулай ук "Ел хактын-кызы" республика бәйгесенә нәтиҗә ясала. Быел Президентка кунакка бару бәхете укытучыларга, сәламәтлек саклау, КАМАЗ хезмәткәрләренә һәм башка...
-
“Музейда туй” проекты эшли башлады
Чаллы шәһәренең Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Музейда туй" дигән кызыклы гына проект эшләп килә. ЗАГС бүлегендә язылышу тантанасыннан соң, туй мәҗлесенә кадәр калган буш вакытларын кызыклы һәм күңелле оештыру өчен яшь парлар ни генә уйлап тапмый. Бәйрәмне тагын да истә калырлык итү өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Чишмәгә...
-
«Күңел» ФМ ешлыгында сөйли башлады!
Ниһаять, Чаллыда «Күңел» радиосы ФМ ешлыгында сөйли башлады! Аны автокала халкы күпеллар өзелеп көтте. Үзенең 25 еллыгын узган ел билгеләп үткән радио 67,7 ультра кыска дулкынында сөйләп халыкны сөендерде. Инде «Күңел» ФМ 92,6 ешлыгында да үзенең тапшыруларын алып бара. Бу ешлыкны алу өчен "Татмедиа" агетлыгы җитәкчелеге күп көч куйды. Тагы...
-
Минзәлә районында песиләр кешене ашаган
Минзәлә районының Татар Мушугасы авылында була бу кеше ышана алмаслык хәл. Йортларның берсендә 62 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла. Аның битенең бер өлешен песиләр ашап бетергән була. Ир-ат мәете табылганчы берничә көн алдан үлгән дип фаразлана. Хәзер полиция пенсионерның үлем сәбәбен ачыклый. http://matbugat.ru/news/?id=18126
-
Сак булыгыз: кулланышта ялган акчалар йөри
Акча санаганны ярата диләр. Полиция хезмәткәрләре исә игътибарны да дип өстиләр. Сәбәбе - шәһәребездә ялган акчаларны таратучыларның активлашуы. Агымдагы елның 13 февраль көнендә генә дә шундый берничә очрак теркәлгән булган. 5000 һәм 1000 сумлык ялган купюралар белән шәһәрдәшләребезне алдаганнар. Моның турында Экче эшләр идарәсендә узган брифингта Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә...
-
Перчаткаларда – гашиш
Яр Чаллы ЮХИДИ хезмәткәрләре Алабуга шәһәреннән килүче пассажир автобусында наркотикларны таратучыны тоткарлаганнар. 24 яшьлек Алабуга районы егетендә 800 граммга якын гашиш табып алынган.
-
Чаллыда студентларның хезмәт отрядлары төзелә
Чаллыда беренче тапкыр "Студент һәм укучы яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге" муниципаль автоном учреждениесе ярдәме белән студентларның хезмәт отрядлары төзелә башлады. Быелгы җәйдә студентлар кайларда эшләргә теләк белдерәләр соң? Казан федераль университетың Чаллы филиалында сораштырулардан күренгәнчә яшьләрне күбрәк акчалы хезмәтләр җәлеп итә икән. Әйтик, Ерак Көнчыгышта балык эшкәртү комбинатына эшкә барырга...
-
КАМАЗда тагы кыскартылган эш атнасына күчтеләр
Март аенда автогигант заводлары тагы атнасына дүрт кенә көн эшли. Бу беряктан соңгы вакытларда автомобилләргә сорау кимү белән аңлатылса, икенче яктан ресурсларны янга калдыру белән дә бәйле. КАМАЗ да җитештерелгән әзер машиналар сату базаларында да шактый җыелган, аларның урыны бушагач җыю конвейры тулы куәткә эшли башлаячак. КАМАЗдан куанычлы хәбәр дә...