2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
iPhone X смартфонын Россиянең бары тик ике шәһәрендә генә сатып алырга мөмкин
Иртәгә, 3 ноябрьдә, iPhone X смартфоны сатуга чыга. Apple компаниясенең яңа продукциясен Россиянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә генә сатып алырга мөмкин. Төбәкләрдә исә яңа смартфонга 27 октябрьгә кадәр заказ биргән кешеләр генә ия була ала.
-
Хәрби диңгез флоты корабына “Яр Чаллы” исеме бирелде
Хәрби диңгез флотының бер хәрби корабле хәзер «Яр Чаллы» исемен йөртәчәк. Ул Севастополь герой-шәһәрендәге ракеталы катерларының берсе. Бу хакта шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильяcов хәбәр итте.
-
Әлмәттә Чаллы тәрбиячеләре катнашында төбәкара семинар узды
Шушы көннәрдә Әлмәтнең 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Яр Чаллы югары белем бирү учреждениесе төбәк мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирү дәүләт стандартларын тормышка ашыруның психолого-педагогик шартлары» дигән төбәк семинар узды, дип яза җирле басма.
-
БДИ өчен – акча
Киләсе елдан укытучыларга, балаларны БДИга әзерләгән өчен, акча түли башлаячаклар. Сәгатенә 19 сум 28 тиен! Шул хактагы карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Имтихан 8 сәгать бара дип исәпкә алсак (барлык әзерлек эшләре белән), әлеге акчаның күләме көненә 154 сум 24 тиенгә кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр итә «ВК»...
-
Ак LADA - иң популяр машина!
Бу яңалык Русиядә автомобиль сату мәйданчыкларында белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган. Респондентларның 70 проценты беренче автомобиле итеп үзебездә җитештерелгәнне алган булган, аларның 48 проценты тәүге тапкыр "ВАЗ" моделе руле артына утырган. Тикшеренүдә 3,7 меңнән артык кеше катнашкан.
-
Пенсия арта
Киләсе елның гыйнварыннан Мәскәүдә минималь пенсия күләме 3 мең сумга артачак һәм 17,5 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин хәбәр итә. Кайбер төр бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган пособие күләмнәре дә үсәчәк.