3 июль 2020 яңалыклары
-
Югалган 13 яшьлек кызны Яр Чаллыда тапканнар
Ул Чаллыга Курск өлкәсеннән килгән.
-
Битлекләрне кайчан салачагыбыз билгеле булды
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко фикеренчә, илдә әле киләсе елның февраленә кадәр тулы кыйммәтле, нормаль тормышка кайтып булмас шикелле.
-
Үги әниләре: “Әниегез сез яхшы булсагыз үлмәс иде…»
Бөтенләе белән башкалага күченеп киләчәге ул кадәр куркытмады Вәлидәне. Үги әни тәрбиясендә үсеп, үзе дә шушы язмышы кабатлаганы уйландырды.
-
Татарстанда коронавирустан 17 нче үлем очрагы теркәлгән
Татарстанда яңа коронавируслы инфекциядән пациентның 17нче үлем очрагы теркәлгән.
-
Бик тәмле итеп сельдь һәм скумбрия тозлау ысулы
Җәйге эссе көннәрдә организмда тир белән тозлар күп бүленеп чыга. Шуңа күрә табиблар бу чорда тозлы балыктан йөз чөермәскә киңәш итә. Балыкның болай да файдалы икәнен беләбез, чөнки анда организм өчен үтә кирәкле омега-3 майлары күп.
-
Чистайда хатын-кызның яшүсмерне самокат белән кыйнаганы
Чистайлылар әни кешенең үз-үзен тотышына карата ачу белдергән һәм бу гамәл игътибардан читтә калмас дип ышана.
-
Чаллыда әнисенең банк картасыннан акча урлаган яшүсмергә карата эш кузгатылган
Урланган акчаларны егет үзе теләгәнчә тоткан.
-
Вузларда уку елы башлануны 2 айга кадәр кичектерә алалар
Россиядә вузлар уку елы башын ике айга кадәр күчерергә мөмкин, бу студентларның коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен кирәк.
-
Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады
Онлайн форматтагы Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Җиләкчеләр: «Үрмәләп тә, аунап та, ятып та җыябыз»
«Безнең якта җиләклек бүлешү, көндәшлек дигән нәрсә юк. Каен җиләге барыбызга да җитә.Үрмәләп тә, аунап та, ятып та җыябыз. Үзенә күрә бер рәхәтлек бу», – ди Балык Бистәсенең Казаклар авылында яшәүче Сәрия Шәрәфиева. Моңа кадәр җиләк саткан акчага ял итәргә барганнар. Быел да Кырымга туганнарына кунакка җыеналар.
-
Зөлфирә Шәйдуллина: «…комада ятканына буген 22 көн булды…»
Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсендә күңелсез хәл. Җырчының абыйсы комада. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итә.
-
Чаллылылар стрит-арт Идел буе фестивалендә катнаша ала
7 июльдән Идел буе федераль округында стрит-арт фестивале старт ала, аның барышында катнашучылар коронавирус инфекциясенә каршы тору темасына граффити әзерли алачаклар.