4 март 2016 яңалыклары
-
Халыкара фестифаль үтәчәк
"Идел" халыкара телевизион татар һәм башкорт җырының 2016 елгы фестиваль-конкурсы игълан ителде. Быел бәйге алтынчы мәртәбә үткәрелә. Фестиваль-конкурсны «Идел» мәдәниятне үстерү фонды оештыра. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәләр, диелә әлеге конгресс сайтында. Фестиваль-конкурска профессиональ артистлар, махсус музыка уку...
-
Интернетта - яңа мәгариф проекты
Интернетта яңа "Әлбәттә" мәгариф проекты барлыкка килде. "Әлбәттә" - татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта. Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк. Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы...
-
Чаллы педагогия көллиятендә “Без бәхетле буын” фестивале үтә
Бүген Чаллының педагогия көллиятендә республикабыз студентлары арасында "Без бәхетле буын" иҗадый фестивальнең зона этабы ярышлары бара. Анда Чаллы медицина, Чаллы политехника, Кукмара авыл хуҗалыгы, Саба авыл хуҗалыгы, Е. Н. Батенчук исемендәге Чулман төзелеш, В. Д. Поташов исемендәге техника көллиятләре, Чулман дәүләт автомеханика техникумы, Чаллы педагогия көллиятләре катнаша. Һәр уку йорты...
-
Чаллы театрында – премьера
Бүген Чаллы татар дәүләт драма театрында, узып баручы сезонның иң көтелгән премьерасы Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" мелодрамасы була. Яңа спектакль биш көн рәттән, ягъни 8 мартка кадәр уйналуга карамастан, билетларның барысы да сатылып беткән. "Мин театр тарихында премьераның тугыз көн рәттән уйналганын хәтерләмим, - ди театрның директоры Россиянең атказанган мәдәният...
-
Мөһим даруларның исемлеге яңартылды
1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керде. Элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырып 43 яңа дару өстәлгән. Аарның алтысы - үзебездә җитештерелгән. Хәзер исемлектә 646 дару исәпләнә. Алар арасында гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруларыннан, яман шештән, склероздан интегүчеләр өчен, шулай ук эчке органнарны...
-
Путин өчен – 74 процент
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең 130 торак пунктында яшәүчеләренә, 2018 елда Президент сайлауларында кемгә тавыш бирергә җыенасыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 74 проценты үз тавышларын Владимир Путин өчен бирергә җыена. Аларның сүзләренчә, ул 2012 елда вәгъдә иткәннәрен үтәп бара.
-
Хәзер паспорт 10 көн эчендә әзер була
РФ гражданы паспортын рәсмиләштерү эше 30 көн эчендә җиренә җиткерелергә тиеш. Шул хактагы документ РФ Хөкүмәте сайтында пәйда булды. Әгәр дә кеше Федераль миграция хезмәтенә паспортын югалту сәбәпле мөрәҗәгать иткән икән, документ 10 көн эчендә әзерләп биреләчәк. Моңа кадәр Россия гражданы паспортын рәсмиләштерү вакыты ике айга сузыла иде. intertat.ru
-
Безнекеләр җиңүче
17-26 февральдә Чаллыда мәгариф учреждениеләре арасында мини-футбол буенча республика ярышларының финалы үтте. Чараны мәртәбле кунаклар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге буенча программаларны гамәлгә ашыру секторы әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Сорокина, шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарсе баш белгече Лариса Әхмәтгалиева, Чаллы шәһәренең...