5 июнь 2020 яңалыклары
-
«Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә?»
Альберт быел да әтисе ягы туганнарына, нәкъ менә әтисе янына, аны күрергә кайтты. Тик, тагын үпкәләү катыш ачы күз яшьләре бит очларын яндыра- яндыра да, муены буйлап агып төшә. Моннан утыз еллар элек үзе беренче тапкыр тәпи басып киткән сукмакка ятып елыйсы, ауныйсы килә. Юк, туктарга ярамый, китәргә, ничек тә тизрәк китәргә кирәк. Кыйммәтле машина алгач, Оренбург ягына, яшәгән җирләргә оча гына… Томан арасында гына булып хәтергә уелып калган балачак хатирәләре кабат бөтен халәтен биләп ала. Альберт машина рулен каты итеп кысып тоткан килеш:
-
Татарстанда бүген 50 COVID-19 очрагы расланган
15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
-
"Мәетләр аслы-өсле ята. Коточкыч шакшы ис"
Уфа шәһәрендә яшәүче Юрий исемле кеше хәбәр иткәнчә, Бәләбәй район дәваханәсе моргында коточкыч хәлләр күзәтелә.
-
ЮХИДИ инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән
Чаллыда юл-патруль хезмәте инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазылованың улы: «Миңа монда рәхәт!»
Әмир хакында күп язылды. Әнисе вафатыннан соң ул Тукай районында яши башлады. Газета укучылар да, социаль челтәрләрдә “ВТ” сәхифәләрендә язылучылар да сабыйның хәлен сорашып тора.
-
Киләсе пандемиягә әзер торырга куштылар
Коронавирус киләсе пандемия килеп чыгу очрагына тиешле гамәлләр эзлеклелеген булдырып, аларны «ятлауга» китерергә тиеш. “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова әнә шулай дип белдергән. Попова әйтүенчә, “киләсе очрак”ның булачагы бәхәссез. Әлегә аның тәгаен генә кемнәргә кагыласы билгесез, әмма яңа пандемия килеп чыгу очрагына әзер кагыйдәләр булырга тиеш, дигән ул “Валдай” клубы үткәргән онлайн-киңәшмәдә. Бүгенге тәҗрибәне сакларга, берләштерергә һәм аннан “бер нәрсәне дә җуймаска” кирәк, дип басым ясап әйткән “Роспотребнадзор” башлыгы.
-
Төнгелеккә кабызып куйма!
Күбебезнең смартфонны төнгелеккә зарядкага кую гадәте бар. Алай ярамавын үзебез дә аңлап торабыз да соң, шулай да үҗәтләнеп кабызып куябыз шул.
-
Алинә Заһитова коронавируска тест тапшырган. Ни булган соң?
Россия, Европа, дөнья, Олимпия чемпионы 18 яшьлек милләттәшебез Алинә Заһитова коронавируска тапшырган. үзизоляция вакытында Алинә Казанда - әти-әнисе янында яшәде.
-
Яр Чаллы шәһәрендә опрессовка: икенче этап
8 июньнән 21 июньгә кадәр җылылык челтәренең тыгызлыгына һәм ныклыгына гидравлик сынаулар үткәрү, агымдагы ремонт һәм кимчелекләрне бетерү өчен, түбәндәге объектларны кайнар су белән тәэмин итү туктатыла:
-
Яр Чаллыда 6,5 процент белән ташламалы ипотека буенча 76 килешү төзелде
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, май аенда чаллылылар ташламалы ипотека буенча 6,5% ставкасы белән 76 килешү теркәгән
-
Театрларның кайчан эшли башлаячагы билгеле булды
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова артистларның июль аенда җәйге яллардан чыгачагын, августта спектакльләр күрсәтелә башлаячагын хәбәр итте.
-
Чаллыда яңа бассейн ачылды
Кичә Чаллыда өсте ябулы яңа йөзү бассейны – “Юбилейный” ачылды. Быел Татарстанда “Демография” илкүләм проектының “Спорт-тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында төзелгән иң зур спорт корылмасы бу.