5 август 2016 яңалыклары
-
Соблюдайте требования пожарной безопасности!
В связи с аномально устоявшейся жаркой погодой и принимая во внимание массовое возвращение в город, перед учебным годом, детей с отдыха обостряется пожарная обстановка. Из-за этого хотелось бы в очередной раз обратиться, в первую очередь к родителям, с целью дополнительного проведения разъяснительной работы со своими детьми, о доведении основных требований...
-
Чаллыда чүпләрне аерып җыюга игътибар арта
Шәһәребезгә кунак булып килгән кешеләр еш кына аның яшеллеген һәм чиста булуын билгеләп үтәләр. Чыннан да, Чаллы урамнары буенча йөргәндә аның матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Аеруча җәй айларында, әйләнә-тирә чәчәк аткан вакытта. Шөкер, хакимиятебез һәм халкыбыз шәһәр чисталыгын һәм яшеллеген кайгыртып кына тора.
-
Август ахырында Чаллыда Гарри Поттер көтелә
Балаларның иң яраткан тылсымчысы - Гарри Поттер турында сигезенче китап сатуга чыкты. Ул "Гарри Поттер һәм каһәрләнгән сабый" ("Гарри Поттер и проклятое дитя") дип атала. Китаплар Бөекбритания, Канада һәм АКШ буйлап 31июль көнне - аның авторы Джоан Роулинг һәм роман персонажы Гарри Поттерның туган көнендә сатыла башлады. Шул уңайдан күпсанлы...
-
Йолдызлар яңгырын күрми калма
11 һәм 12 август көннәрендә Җир Свифта-Таттла кометасы орбитасы аша үтәчәк. Шул рәвешле күктә йолдызлар атылганын карарга була. Белгечләр фикеренчә, бу кичтә сәгатенә 80-160 йолдыз атылганын күзәтеп булачак. Йолдызлар яңгырын күзәтү өчен, шәһәр читенә чыгарга киңәш ителә.
-
“Бердәм Россия” кабул итә
Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшли башлады. Республикабызның район-шәһәрләрендә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль ижтимагый кабул итү пунктлары сайлаучыларны кабул итә. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы белән халыкны таныштыру максатыннан тормышка ашырыла.
-
В городе установилась жаркая погода, будьте бдительны!
Отделение надзорной деятельности и профилактической работы по Центральному району муниципального образования г. Набережные Челны «Жилой» УНД и ПР ГУ МЧС России по Республике Татарстан обращается к жителям и гостям города с просьбой соблюдать противопожарные нормы в период жаркой погоды, которая установилась в Набережных Челнах. Каждый человек должен быть особенно внимательным...
-
Радарларны – тыярга!
15 июльдән башлап Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тизлеген кулга тотып эшли торган радар белән тикшерми башлаган. Әлегә кул радарларын куллануны тыючы закон Россияснең кайбер төбәкләрендә генә кабул ителгән. Татарстанны да әйләнеп үтмәс, дип ышандыра командир Михаил Савин.
-
Татарстан мөфтие Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын яздырды
"Хозур" нәшрият йорты "Азан" радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде. Язма өчен Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Бу бик тә үзенчәлекле диск, чөнки ул бүгенге көндә Россиянең хафиз мөфтие Коръәнне тулысынча укып яздырган бердәнбер аудиокоръән булып тора.