5 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бала тудыру йортында тәртип булмаган
Чаллының 2 санлы бала тудыру йотында Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге планнан тыш тикшерү үткәрде. Социаль челтәрдә биредә бала төрү чүпрәкләренең пычрак һәм үтекләнмәгән булуы хакында, туклану начар оештырылуы турында фото һәм хәбәр урнаштырылган иде. Тикшерү барышында кагыйдәләрне бозу расланды, бала табу йортына кисәтү ясалды һәм кимчелекләрне төзәтергә кушылды. Шулай ук федераль...
-
Татарстанга давыл килә
Иртәгә 6 октябрьдә республикабызда давыл булуы ихтимал. Бу хакта МЧС хәбәр итә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр җитәргә мөмкин, ә инде кичен һәм 7 се көнне 25 метрга дҗа җитүе бар, диләр белгечләр. Иртәгә көн җылы булачак: +13 градус. Яңгыр яумаячак.
-
Чаллыда “Гөлгә бизәп гомер юлларын...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә "Гөлгә бизәп гомер юлларын..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге очрашуга шагыйрәнең иҗатташ дуслары Сирень Якупова, Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. килгән иде. Алар,...
-
Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр
Аксубай районы Яңа Үзи авылында Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң бай мирас калдырып мәңгелек иленә күчкән күренекле язучы Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуын билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Эдуард Касыймов, Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, төбәкне өйрәнүче...
-
Тоткында тотып көчләгәннәр
Чаллыда бер ир-атны ГЭС бистәсенең 8 комплексындагы фатирда берничә көн тоткын итеп тотканнар. Аны ике ир кеше кыйнаган һәм көчләгәннәр. Бу хакта ир кеше үзе полициягә килеп хәбәр иткән. Шушы хәл буенча гаепләнеп 34 һәм 48 яшьлек ике кеше тоткарланган. Алар үз гаепләрен танымыйлар. Тикшерүчеләр бу адәмнәргә карата "Сексуаль характердагы...
-
Бәйрәмегез белән укытучылар!
Бүген Укытучылар бәйрәме. Яр Чаллыда белем бирү өлкәсендә 17 672 кеше эшли.Шәһәребез республикабызда мәгариф өлкәсендә иң алдынгы урыннарны алып тора. Кадерле мөгаллимнәр,Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен мең рәхмәт!
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: "Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды. Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук...