Шат йөзле укытучы ул - Галия Хәсәнова
Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Талантлы мөгаллим үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Аның хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше тынгысыз, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, тырыш кеше ул.
Бу язмамның герое да үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелүче, киң эрудицияле, олы йөрәкле, үз артыннан әйдәп баручы, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән укытучы Галия Наил кызы Хәсәнова турында булыр.