6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Замана таләбе
Татарстан мәктәпләрендә уку программасына машина йөртергә өйрәтүне кертергә мөмкиннәр. Хәер, бу яңалык Россия күләмендә башка төбәкләргә дә карый. Мондый тәкъдимне Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова әйткән. Беренче вице-премьер Игорь Шуваловка шул нисбәттән мөрәҗәгать иткәндә, ул яңа мәктәп төзелеше вакытында машина йөртү мәйданчыкларын да исәпкә алырга тәкъдим ясаган.
-
Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркы ачылды
Чаллы "ИТ-паркы" технопаркы базасында беренче балалар технопаркы ачылды. Анда мәктәп эскәмиясеннән үк галимнәр һәм инженерларның яңа буыны әзерләнәчәк. Технопаркта мәктәп укучыларына 5нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр белем бирүнең яңа формасы кулланылачак. Балалар үзләре теләгән дәресләргә йөриячәк. Уку елы дәвамында биредә автоквантум, космоквантум, Data-квантум, нейроквантум, IT-квантум, аэроквантум, нано-лазер һәм робото-квантум...
-
“Крулое Поле” бистәсе имам-хатыйбына - 80 яшь
3 декабрьдә Чаллы Мөхтәсибәтенә керүче "Круглое Поле" тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ошбу сөенечле вакыйга уңаеннан мәчеттә шөкер итү мәҗлесе оештырылды. Газизулла хәзрәт тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Балачак еллары Донецк өлкәсендә уза. Шахтер әтисе сугышта һәлак була. Фронт якынлашкач...
-
7 нче этап безнең файдага
Бер көн ялдан соң «Африка эко рейс» раллиеның 7 нче этабы тәмамланды. Йөк машиналары арасында «КАМАЗ-Мастер» командасы (Антон Шибалов, Роберт Аматыч һәм Алмаз Хисамиев) беренче булып килде. Сергей Куприянов, Александр Куприянов һәм Анатолий Танинның газ-дизель ягулыгындагы «КАМАЗ»ы әлегә икенче. Генераль классификациядә Россия йөк машиналарына кагылышлы үзгәрешләр булмады. Автомобильләр һәм йөк...
-
Мактаулы гражданнарга - яңа ел бүләге
Яр Чаллы шәһәре мактаулы гражданнары 2016 елда да шәһәр казнасыннан пенсияләренә өстәмә акча алып барачаклар. Шул турыда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев фәрманга кул куйды. Өстәмә акчаның күләме 1000 сум. Чаллыда барысы 214 кеше мактаулы шәһәр гражданины дигән исемне йөртә.